+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
22 март 2022, 10:41

Син тормышны ничек сөйсәң, ул да сине шулай ярата

Рамил Бадахшановның сикәлтәле дә, үрнәкле дә гомер юлы моңа ачык мисал булып тора.Гомер юлы... Беленер-беленмәс кенә сукмактан башланып, киң офыкларгача сузылган ул. Туп-туры барган чаклары, сикәлтәләр белән сырланып, кискен борылышлары белән сискәндереп алган урыннары да бар аның. Кемдер аннан җиңел генә уза. Булган йөген юлдашына сала, юл тузаны да чабуына кунмый, коелып кала. Ә кемдер беленер-беленмәс сукмактан олы юлга чыкканчы булган барлык көчен сала.

Син тормышны ничек сөйсәң, ул да сине шулай ярата
Син тормышны ничек сөйсәң, ул да сине шулай ярата
Бөек Ватан сугышы тәмам­ланып, ил яраларын ямап, якты киләчәккә өмет белән яшәп киткән чор була ул. Яңа гына солдат кителен салган кече лейтенант Мөхәммәтхан Бадахшанов һәм гомеренең чәчәк чагына җиткән Миннафа Вәлишина Учалы районының Ахун авылында очрашалар. Бер-берсен ошатып, тиздән гаилә дә корып җибәрә яшьләр. 1947 елның 9 гыйнварында уллары Рамил туа. Менә кайда ул тулы бәхет! Тик... Малай дөньяга гарип булып килә, аның аяклары борылып, ике табаны да эчкә караган була. Әти-әнисенә авырлык китермәскә тырышып, елавыннан да тыелып, тумыштан акыллы күзләре белән аларга баккан сабыйларының ни әйтергә теләвен белдеме икән ата-ана? “Кайгырмагыз, мин үсәрмен, савыгырмын, зур кеше булырмын, карт көнегездә сезне чир-чорлардан саклармын, тик бергә генә булыйк, газизләрем”, – дип кычкырып тора ул күзләр. Әмма өлкәннәрнең еш кына күңел күзләре сукыр, күңел капкалары ябык була шул.
 
Рамилгә 9 ай булганда әтисе, гаиләсен ташлап, туган ягына кайтып китә һәм, берничә айдан яңа гаилә корып, моңача булганын “оныта”. Күп тә үтми, Миннафа да кияүгә чыга һәм улын әнисе Миңлекамал әби кулына тапшыра. Ике яшьлек малай, гарип аякларын көч-хәл белән турыларга тырышып, дәү әнисенә таянып, тормыш юлыннан әти-әниле ятим булып атлап китә. Түз генә...
 
Түзә бала, егылса, торып баса, авыртынса да әмәлен таба – фәкать алга бара. Җиде яшен тутыргач, яшьтәшләре белән бергә Ахун мәктәбенә укырга китә. Сабакташлары аның физик кимчелеген күрмәмеш булырга тырыша, чөнки Рамил укуда алар арасында иң яхшылардан санала – көндәлектә фәкать “бишлеләр” нурлана.
1959 елда аның тормышында хәлиткеч вакыйга була. Ул әнисе янына Учалыга бара. Шунда малайны районның баш табибы Абрар Баһаветдинов күреп кала. Хәрби табиб буларак, аның дәрәҗәсе бик югары була районда. “Кем баласы бу? Әти-әнисенә әйтегез, миңа килсеннәр, Уфага юллармын”, – ди.
 
Шулай итеп, Рамил башкалага, Республика клиник дәваха­нәсенә килеп эләгә. Биредә аңа ике ел эчендә ике операция ясап, ике аягын да төзәтәләр. Их, ата-ана игътибарны үз тормышларын коруга гына түгел, ә улларын сәламәт­ләндерүгә юнәлткән булса, табибларга иртәрәк күрсәтсә, тагын да яхшырак булыр иде дә бит. Әмма Рамил булганына да шөкер итә. Биредә ул ак халатлы фидакарь­ләргә таң калып, аларны чын күңелдән үз итә. Инде бу көннәрдән алтмыш еллар узса да, ул үзенә операция ясаган Софья Шихмантер һәм Григорий Давидовичны зур хөрмәт белән искә ала. Бу алтын куллы хирурглар, гомумән, биредә эшләүче хезмәткәрләрне ул тылсымчыларга тиңли – әнә ничек туп-туры диярлек атлап йөри бит аның тумыштан гарип аяклары! Малай­ның тизрәк үсеп җитеп, алар кебек ак халат киясе килә. Хыялы – табиб булу!
 
Моның өчен иң кирәкле фән – химия булуын чамалый егет. Математика белән беррәттән, аны төптән өйрәнергә, өстәмә белем алырга тотына ул. Моңа аларның мәктәбенә бик ерактан – Кушнаренко районының Әхмәт авылыннан килгән яшь укытучы Зөлхия Әхмәт кызы ярдәмгә килә, химия серләрен ачу юлында үз маякларын куя. Уртак тырышлык бушка узмый, Учалы районының Ахун урта мәктәбе укучысы Рамил Бадахшанов химия буенча район, республика дәрәҗәсендә узган олимпиадаларда җиңү яулый, ә 1966 елда ул II Бөтенрусия химия олимпиадасында катнашу бәхетенә ия була.
Әлеге дулкынландыргыч чара Казан шәһәрендә була. Ике поезд алмаштырып, ике көн бара алар бу шәһәргә. Юл буена, кош тоткан кебек, хисләрен чайпалдырудан сакланып кына бара егет. Их, нинди икән ул нурлы Казан?!
“Мондадыр безнең
бабайлар түрләре,
почмаклары;
Мондадыр дәртле
күңелнең хурлары,
оҗмахлары”.
 
Чыннан да, ерак Урал таулары арасында үскән татар баласының йөрәгенә кереп урын ала бу тарихи шәһәр. Шунысы мөһим: биредәге химия мәктәбе дә барлык дөньяга даны таралган көчле була. Урта мәктәпне алтын медальгә тәмам­лаган егет шул ук елда Казанга янә әйләнеп килә. Монысында инде – озакка.
 
Казан дәүләт университеты­ның химия факультетында да бик яхшы укый егет. Моннан тыш, үзен матди яктан да үзе тәэмин итә – студентларның төзелеш отрядларында эшли, вагоннар бушата... Шул ук вакытта төрле фәнни түгәрәкләргә йөри, хор капелласында җырлый. Ә аның өчен иң тансык җыр Казан – Уфа, Уфа – Учалы поезды тәгәрмәч­ләре текелдәве була, билгеле. Их, акрын гына кузгалып киткән поезд алдына төшеп йөгерәсе, аны тизләтәсе, тәгәрмәчләр җырын тагын да дәртләндерәсе иде! Сагындыра, бик сагындыра шул туган як.
Әмма Казанда башкарыласы эшләр күп була әле. Рамил дүртенче курста үзенең булачак һөнәренең аналитика химиясе белән бәйле булачагын күзаллый. Әлеге юнәлештә төпле фәнни эш башлый. Шул ук елда аның беренче хезмәте үзәк химия журналларының берсендә дөнья күрә. Фәнни җитәкчесе, профессор Александр Костромин, сугыш кырларын узган ветеран, исеме дөньяга таралган галим, анда үзенең дәвамчысын күрә. Университетны тәмамлагач та Рамил алдында аспирантура ишекләре ачыла.
 
Шул елларда Рамил, Казан кызы Валентинага гашыйк булып, гаилә корып җибәрә. Бер-бер артлы кызлары Юлия белән Наилә туа. Тормыш шулай акрынлап җайга салына, алда киң офыклар ачыла. Әмма...
 
Их, бу туган якны сагынулар! Торган җирнең туфрагы алтын булса да, туган җирнеке кадер­лерәк шул. Урал якларыннан җилләр иссә дә, киек кошлар шул якларга каңгылдашып очып китсә дә йөрәк кысылып куя. Поезд тавышларын әйтеп торасы да түгел инде.
Шулай итеп, яшьләр Уфага кайта. Икесенә ике чемодан, ике бала һәм студентларның тулай торагында ике урын. Булсын! Барысы да парлы, алар да парлы, ярсу, яшь йөрәкле бит! Рамил Мөхәммәтхан улының хезмәт юлы Уфа медицина институтында дәвам итә.
 
Биредә ул 47 ел хезмәт сала. Шушы елларда 170тән артык фәнни хезмәт һәм методик кулланма яза. Химия фәннәре кандидаты, доцент, Русиянең югары белем бирү отличнигы, Башкортстан Респуб­ликасының атказанган мәгариф хезмәткәре Рамил Бадахшанов әле дә сафта, студентларга белем бирү белән бергә, ул иҗтимагый тормышта да кайнап яши – үзе эшләгән коллективта 264 кешедән торучы Ветераннар советын җитәкли.
 
Валентина Архиповна һәм Рамил Мөхәммәтхан улының гаиләсе Уфада чын-чынлап бәхетле, тулы тормыш белән яши. Аларның биредә янә ике уллары – Тимур белән Артур туа.
Чын галимнәр – армиядәге солдат кебек, һәрвакыт сафта. Инде өлкән яшьтә дә фән турында уйлана, яңа ачышларга омтыла алар. Рамил Мөхәмматхан улы да шундый.
 
Күптән түгел 75ен тутырган аксакалның фәндә әйтер сүзе күп әле.

Резида ВӘЛИТОВА.

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: