+22 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Шәхес
24 Марта 2022, 04:29

Сергей Безруков Учалы кунакханәсендә яши

Машинасы да әйләнгән... Ни булган?!

Сергей Безруков Учалы кунакханәсендә яшиСергей Безруков Учалы кунакханәсендә яши
Сергей Безруков Учалы кунакханәсендә яши

Русиянең халык артисты Сергей Безруков катнашлыгындагы сериал Учалы тау баектыру комбинаты террриториясендә уза. Тасма әлегә «Манекенщикның үлеме" дип атала.

Детективның тарихы узган гасырның 70нче елларында башлана. Танылган актер белән эпизодлар Чиләбе өлкәсендәге "Молодежный" карьерында төшерелә, дип хәбәр итә "Учалинская газета". Биредә тәшерелгән фоторәсемнәр һәм видеоязмалар социаль челтәрләрдә барлыкка килде.

Сергей Безруков массовкада катнашучы эшче егетләр белән бик теләп фотога төшә, аралаша, диләр.

Ул Учалыдагы кунакханәдә яши. Безнең халыкның кунакчыллыгын татып китсен әйдә, "бригадир"!

Фото: Учалы мәгълүмат үзәгеннән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас