-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
26 март 2022, 20:15

Муллаян Халиков Бүздәккә "кайтты"

Бүген Бүздәк районында Башкортстанның күренекле дәүләт эшлеклесе, Башкорт АССРның беренче җитәкчеләренең берсе Муллаян Халиковка бюст ачтылды.

Муллаян Халиков Бүздәккә "кайтты"
Муллаян Халиков Бүздәккә "кайтты"


Тантанада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов, Бүздәк районы хакимияте башлыгы Илнур Игдиев, Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы) Башкарма комитеты рәисе Юлдаш Йосыпов, Муллаян Халиковның туганнан туганы Флүрә Вахитова катнаштылар.

Бүздәк авылының 1нче мәктәбе территориясендә урнаштырылган бюстның авторы - Башкортстанның танылган скульпторы Владимир Дворник.

- Муллаян Халиковның язмышы бик кызыклы, якты һәм, кызганычка каршы, кыска. Ул нибары 43 ел гына яшәгән. Һәм без, чыннан да, аның турында бик аз беләбез. Ә бит ул - Совет Башкортстаны автономиясен таныту өчен көрәшкән кеше. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә безнең республика бүген гамәлдәге административ чикләрдә яши, - диде Радий Хәбиров. - Күптән түгел без Уфада онытылган һәм халыкка кайтарылган исемнәр музее булдыру турында карар кабул иттек. Музей без тиешле кадәр хәтерләмәгән, яшьләр алар турында белмәгән кешеләргә багышланачак. Алар арасында – Кәрим Хәкимов, безнең хәрби начальниклар, Беренче Бөтендөнья сугышы генераллары, безнең тарихта булган башка уникаль шәхесләр. Якташыбыз Муллаян Халиков – бу исемлектә беренче.

Бүздәк районы хакимияте башлыгы Илнур Игдиев муниципалитетта Муллаян Халиков истәлеген мәңгеләштерү өчен күп эшләр башкарылуын билгеләп үтте. Әйтик, 2009 елда аның туган Иске Тактау авылында мемориаль тактаташ урнаштырганнар, аның исемен Бүздәктәге урамнарның берсе йөртә. Урындагы музейда Муллаян Халиков турындагы китаплар һәм мәкаләләр, аның белән бәйле документларның төп нөсхәләре саклана. 2018 елдан бирле Бүздәк районында «Халиков укулары» Республика фәнни-гамәли конференциясе уза.

Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Юлдаш Йосыпов үз вакытында Муллаян Халиковның буыны заман һәм чор куйган чакыруларга лаеклы җавап бирүен билгеләп үтте. Шуңа күрә хәзерге Башкортстан халкы аның республика үсешенә керткән өлеше турында белергә тиеш.

Муллаян Халиковның туганнан туганы Флүрә Вахитова төбәк Башлыгына һәм Бүздәк районы халкына аның туганы турында истәлекне саклаган өчен рәхмәт белдерде.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: