+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
26 март 2022, 10:10

Жириновскийның хәле ничек?

Кичә аның үлеме турында хәбәрләр таралган иде...

Жириновскийның хәле ничек?
Жириновскийның хәле ничек?
Февраль башыннан, Жириновскийны коронавирус белән дәваханәгә салгач, барысы да сәясәтченең сәламәтлеген ныклап күзәтә башлады. 25 мартта Владимир Вольфовичның вафат булуы турында хәбәрләр пәйда булды. Бу хакта беренче булып Mash язган, соңрак мәгълүматны Телеграмда сенатор Александр Пронюшкин да раслады. Дөрес, бер-ике минуттан соң ул хәбәрен алып ташлады.

Ул арада Дәүләт думасында Владимир Жириновский үлемен кире кактылар. Дәүләт думасы спикеры Вячеслав Володин Телеграмда Жириновский исән дип яза һәм ялган хәбәр тараткан сенаторга вәкаләтеннән баш тартырга киңәш итә.

Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, сәясәтченең хәле тотрыклы. "Жириновскийның хәле тотрыклы дип бәяләнә. Табиблар бу ситуациядә мөмкин булган бөтен медицина ярдәмен күрсәтүне дәвам итә", - диелә Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Жириновский үлеме турындагы мәгълүматны сәясәтченең туганнары һәм ЛДПР кире какты. "Бер сәгать элек кенә табиблар Владимир Вольфовичны планлы процедурага җибәрде. Аның хәле тотрыклы, сәламәтлегендә бернинди тискәре үзгәрешләр юк", — диелә партия белдерүендә.

ЛДПРда Жириновскийның үлеме турында фейклар тараткан кешеләргә карата дәгъвалар әзерләүләрен дә өстәделәр.

Фото: newsua.ru 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: