-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
27 март 2022, 09:14

Йөрәкләрдә яши аның моңы

Күренекле якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның вафатына ике ел.Шигърияткә булган сөюем миңа тормыш юлымда олы әдипләр, чын шагыйрьләр белән аралашу бәхете бирде. Бүген чиксез зур ихтирам белән Татарстанның халык шагыйре, якташым Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинны искә алам. Бик талантлы, гади, гадел, акыллы, эчкерсез, моңга бай, татар телле, татар җанлы үзенчәлекле шагыйрь иде ул!

Йөрәкләрдә яши аның моңы
Йөрәкләрдә яши аның моңы

Бик тырышсам да, аның белән кайчан, кайда һәм ничек беренче тапкыр очрашуыбызны әйтә алмамдыр. Дүртөйлегә ул, туган ягына кайткан кебек, еш килде, килгән саен, төрле очрашуларда катнашып, булган дусларын барлады, яңа танышлар тапты. Бигрәк тә остазы — шагыйрь Наҗар абый Нәҗмине искә алу чараларын калдырмаска тырышты. Форсаттан фай­даланып, кемдер аның белән фотога төште, икенчеләре үзе язган шигырьләрен укыды, ә аерым бер төр­кем, билгеле шагыйрьне якыннан күрүенә шатланып, аңа ияреп йөрде. Алар арасында мин дә була идем.
Исемдә, берчак Роберт абый Илеш районында 65 яшен билгеләргә дусларын, якыннарын җыя икән, дигән хәбәр килде. Эшемдәге җитәкчем чит илгә ялга киткәндә кисәтеп куйды: әгәр чакыру язуы килсә, бүләгең, котлау хатың әзер булсын, мин барасы урынга син барырсың, диде. Бүләк алдым, котлау хатын яздым. Хат эчендә йөрәк түреннән чыккан, җылы сүзләр дә бар иде:
Дөрес сүзләр яза белдең,
Дөрес сүзләр сөйләдең,
Шуңа да бит әллә нинди
Зур үрләргә үрләдең.
Зур үрләргә үрләсәң дә,
Күп булса да эшләрең,
Туган якны онытмадың —
Бик тә дөрес эшләдең.
Президентка сайланмыйча
Тагын дөрес эшләдең.
Шагыйрь эшен оста итеп,
Син булмый, кем эшләсен?!
Күкрәр чакта күкрәп тордың,
Яшьнәр чакта – яшьнәдең!
Гом(е)рең буе җырдагыча
Матур итеп яшәдең.
Дөрес итеп яшәдең!
Әмма, җитәкчемнең ялга китүен белделәр микән, чакыру язуы миңа килеп җитмәде. Берничә ел бу котлау хаты миндә сакланды. Бары тик Дүр­төйледә Наҗар абыйның 100 еллыгын билгеләү тантанасында гына аны адресатның кулына тапшырдым – көлә-көлә, тарихын сөйләп, 70 яшең тул­ганчы, язулары уңганчы, дип. Роберт абый, рәхмәт әйтеп, кабул итте.
2017 елда Роберт абый белән бергә Югары Яркәйдә хезмәттәшем, җырчы Илшат Сибәгатуллинның юбилей кичәсендә очраштык. Ул анда яшь язучы Айгиз Баймөхәммәтов белән килгән иде. Һәрвакыттагыча, җылы күрештек, концерт барышында икебез дә сәхнәгә менеп чыгыш ясадык. Кичә тәмамлан­гач, Айгиз белән икәү бергә Мәдәният сараеның фойесында гәпләшеп тордык, ә чарада катнашучылар Роберт абыйны озак җибәрмәделәр. Бераздан ул күн бүреген, матур пальтосын киеп, яныбызга килде. Хәл-әхвәл сорашкач, Роберт абыйга әйтеп куйдым:
— Роберт абый, бер дә әйткәнем булмады, беләсезме, мин кайсы ша­гыйрь­ләрне аеруча яратып укыйм һәм кем иҗатын бигрәк хөрмәт итәм?
— Юк бит әле, — диде ул, серле генә елмаеп.
— Әнгам Атнабаев, Наҗар Нәҗми, Роберт Миңнуллин, — дидем мин чатнатып. Урысчалап, честно, дип тә өстәдем.
Роберт абыйның йөзе яктырып киткәндәй булды, карашларыбыз очрашты.
— Һе, мин дә бармыни бу исем­лек­тә?! Рәхмәт, Таһир, зурлага­ның өчен, — диде. Аннары, уйчан күз­ләрен ерактагы бер ноктага төбәп, нәр­сә­недер исенә төшереп, бераз эндәш­ми торды.
Алда очрашулар, сөйләшүләр күп булды. Тик, нигәдер, шул кичтә бу сүз­ләрне аңа әйтеп калганым өчен үзем бүген дә бик сөенәм.
Наҗар абыйның 100 еллыгы чараларында бергә озак йөрдек. Җае чыккан саен, уңнан да, сулдан да Роберт абыйны фотога төшердем. Үзе сизгән­дерме, юкмы – белмим. Барысы да яхшы булыр, очрашулар дәвам итәр кебек иде ул чакта. Тик без башкача очрашмадык. Дөрес, соңыннан Илшат аша берничә тапкыр аңа сәламнәремне юлладым, яңа шигырь­ләрен укып бардым, күңелем һәрчак аның белән бергә булды. Очрашулар гына насыйп булмады...
Кулымда Роберт абыйның үзе вафат булгач басылып чыккан яңа китабы. Бу китап өчен кызы Таңсылу Сабировага зур рәхмәтлемен. Һәр шигыре олы мәгънәгә ия, аларны укыган саен кабат укыйсы килә.
Роберт абыйның вафатына бер ел тулыр алдыннан шушы шигырь юлларын яздым:
Әгәр белсәм, арабыздан
Ашыгып китәсеңне,
Сагышларга салып безне
Гүрләргә керәсеңне,
Бу дөньяда тагын бераз
Яшәтер өчен сине
Мин бер җаен табар идем,
Син беләсең лә мине.
Килер идем яннарыңа,
Учыма алып Сөнне,
Туып-үскән нигезеңнән
Тир сеңгән туфрак-җирне,
Ияртеп Илеш ягыннан
Искән ягымлы җилне,
Догаларга багышланган
Әнкәйләр сузган көйне.
Шулчак арыган тәнеңә
Тагын көч тулыр иде,
Караңгы төн урынына,
Якты көн туар иде,
Туктый алмас идек укып
Язган шигырьләреңне...
Белмәдем шул, Роберт абый,
Вакытсыз китәсеңне,
Бик иртә китәсеңне.
Әйе, әллә ниләр бирер идек, әгәр югалтуларны кайтарып булса. Бүген шагыйрь Роберт Миңнуллин шигырь­ләрендә, җырларында, безнең йөрәк­ләрдә яши!

Таһир Якупов.
Дүртөйле шәһәре.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: