+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
28 март 2022, 10:33

«Соңгы көннәре, төне гел күз алдында»

Роберт Миңнуллин сүзләренә иҗат ителгән «Каен суы» җырын кызы Таңсылу яздырган. Өзгән үзәкне...

«Соңгы көннәре, төне гел күз алдында»
«Соңгы көннәре, төне гел күз алдында»

Татарстанның халык шагыйре, якташыбыз, гәзитебезнең якын дусты Роберт абый Миңнуллинны югалтуыбызга ике ел булды.

"Өченче ел рәттән яз башы иң авыр ел фасылы… Соңгы көннәре, соңгы төне — һәр мизгеле күз алдында, - дип яза аның кызы Таңсылу әтисе исеменә ачкан телеграм каналында. - Зөһрә апа Сәхәбиева башкаруында бу җырны без әти белән бик еш тыңлый идек. Машинада барганда әтинең җырлар дискын кабызуга 13нче җырдан башлый идек. «Гениаль сүзләргә язылган гениаль җыр бу!» дия идем мин әтигә. Кушылып җырлап барам үзем. Әти, гадәттә, дәшми генә читтәге тәрәзәгә карап тыңлый иде. Күңеле шундук тулган инде… «Син әйбәт җырлар идең бу җырны, кызым», - диде берсендә әти тәрәзәдән күзен алмыйча…

Әтидән соң бу җырны бер еллап бөтенләй тыңлый алмадым. Тәрәзәгә төбәлеп тыңлап баруы күз алдыма килеп баса да күз яшьләренә буылам. Ничаклы гына вакыт узса да, күңел тула һәм тулачак, моны кабул итәргә кирәк. Тулсын гына, минем әти белән аралар гына өзелмәсен!

Нәтиҗәсен сезнең хөкемгә дә тәкъдим итәм. Биредә булганыгыз, терәк булганыгыз өчен рәхмәт сезгә».

Йөрәге белән җырлый бу җырны Таңсылу...

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: