"Владимир Жириновский безнең илне бик яратты һәм аның оппонентларына карата каты булды. Ул катгый һәм ихтыяр көче нык булган сәясәтче иде, әмма шәхси аралашуда аннан да тәрбиялерәк кешене очратмадым.
Аны бик тә юксыначакбыз. Бигрәк тә хәзер. Владимир Вольфовичның туганнарының, якыннарының һәм хезмәттәшләренең кайгысын уртаклашам.
P.S. Бу картинаны аңа бүләк иткән вакытны яхшы хәтерлим, картина аның искиткеч зирәклеге белән ассоциацияләнә дидем. Бу шулай да".