+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
6 апрель 2022, 19:50

"Исән булса..."

Җырчы Айсылу Габдинова  Илфак Шиһапов турындагы истәлекләре белән уртаклашкан.

"Исән булса..."
"Исән булса..."

"Эх, исән булса, бүген 54 кенә тулган булыр иде. Бүген барыбыз да белгән, безнең яраткан Илфак абыйның туган көне. Даһи кеше иде. Үз причудалары белән, үзенә генә хас идеяләр белән.

Күпме белә иде ул, искиткеч! Нинди генә теманы башласаң да, барысына да сөйләшә ала иде. Таң атуына, кош сайравына чын күңелдән соклана, шатлана белгән самими кеше! Көненә 10 чынаяк каһвә, 1-2 кап тәмәке тарта торган, урамда -30 булса да көзге пәлтәсен ычкындырып йөргән, кешегә соңгы ыштанын салып бирергә әзер кеше.

«Илфак абый, сиңа - 20, миңа 50 бугай», - дип көлә идем мин.

Туймазыда гастрольдә идек. Ул, әти, мин, егетләр… Концерт араларында фатирда яшәдек. Подъездда мин өйсез песине табып ашата башладым, ул кадрга тотып алды… "Әйдә өйгә алып керәбез", - ул гына тәкъдим итә ала иде инде. Безнең белән яшәп алды песи. Кызыклар күп иде инде. Жырларың, үзең өчен рәхмәт әйтәбез! Миңа гына түгел, татарга Илфак Шиһапов җитми!" – дигән Айсылу.

Фото: "Шәһри Казан"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: