+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
7 апрель 2022, 14:38

Атнабайның энесе, Хәниянең сеңлесе

Мондый очрашуларда тарих җанлана.

Атнабайның энесе, Хәниянең сеңлесе
Атнабайның энесе, Хәниянең сеңлесе

Башкорстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның энесе Мәгъдан ага тиздән туксанын тутыра. Туган авылы Күрдемдә шагыйрьнең музеен булдыруга күп көч салган, бүген дә авыл мәнфәгатьләрен кайгырткан гаҗәеп игелекле, җитез, иманлы матур кеше ул. Ә Тәтешле район үзәгендә шундый ук туган җанлы, сөекле җырчыбызның хәтерен мәңгеләштереп, апасы Хәния Фәрхи музеен ачуга бар булмышын багышлаган Фирүзә Ибәтуллина белән аның арасында уртаклыклар бик күп. Шушы көннәрдә алар музейда очрашкан. Бу истәлекле вакыйга турында Фирүзә социаль челтәрдә болай яза:

- Районыбызны данлаган олуг шәхесебез, шагыйрь, язучы, драматург Әнгам ага Атнабаевның туган авылы Күрдемнән булды музей кунакларыбыз. Күрдем авылы имамы, Әнгам Атнабаев премиясе лауреаты, Атнабайның бертуган энесе Мәгъдән абый һәм Күрдем авыл Советы биләмәсе башлыгы Лариса Нисапова белән берлектә чираттагы эш сәфәре белән килгән алар. Тиздән 90 яшьлек юбилеен каршылаган бу Ил агасының шул кадәр җитез хәрәкәтле, яңгыратып сөйләвенә, бар нәрсәне дә белеп, хәтерли алуына таң калырсың. Өлкән яшьтә дә эш, авылым, дип янып йөргән авылның тугры кешеләренә «Афәрин», дип кенә әйтәсе килә.

Хәния Фәрхи күп еллар үзенең концертларында Әнгам аганың сүзләренә язылган, «Танып буе әрәмә», «Ромашкалар гашыйк, ромашкалар» җырын, «Безнең якта чыршылар күп» шигырен һәм башка бик күп әсәрләрен сөйләп, җырлап, биек сәхнәләрдә халыкка җиткерде. Тәтешле район хакимияте, газиз тамашачы аны хөрмәтләп 2016 елда Әнгам Атнабаев премиясе белән бүләкләде. Күпме шөһрәтләр алып данланса да, туган ягының бу бүләге аны бик шатландырды. Олы, хөрмәтле кунакларымны озатырга дип ишекне ачсам, берсеннән-берсе күркәм, матур 10нчы сыйныф укучылары да, Әнгам Атнабаев исемен йөрткән Күрдем авылы укучылары икән. Укытучылары, класс җитәкчеләренә рәхмәт. Акыллы, тәртипле, күзләрендә бераз сагышлы сорау булган укучыларга Хәния апалары турында сөйләве горурлык булса да, аның инде бу фани дөньяда юклыгын аларга аңлату җиңел түгел. «Кеше китә, җыры кала»,– дигән акыллы әйтем бу очракта нәкь Кояшым хакында икәнен тагын исемә төшердем, - ди ул.

Чыршылар нәселе дәвам итә, димәк.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: