+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
9 апрель 2022, 15:40

"Соңгы көнне әнием янында куныйм", - дигән

Хәния Фәрхинең соңгы көне турында аның яраткан туганы сөйли.

"Соңгы көнне әнием янында куныйм", - дигән
"Соңгы көнне әнием янында куныйм", - дигән

"Шәһри Чаллы" җырчы Хәния Фәрхи турында яңа истәлекләр бастыруын дәвам итә.

Бу юлы Галия Ибәтуллина яраткан апасы турындагы истәлекләрен сөйләгән.

"– Татар дөньясына, гаиләбезгә зур кайгы китергән тетрәндергеч 27 июль көне бүгенгедәй күз алдымда. Мин, әни, сеңлем Гүзәл, Хәния апа – барыбыз бер машинада Казанга барырга чыктык.

Хәния апа Тәтешлегә 13 июльдә кайтты. Без аны поезддан каршы алдык. Ул зәңгәр күлмәге белән поездга утырып кайтты. Әнигә: «Зәңгәр күлмәкле кызны кем каршы ала?» дип «смс» язган иде.

Без аны каршы алдык. Нидер сизенгән кебек, ул көннәрне без бергә үткәрдек, мин аннан калмадым, авылда, Салаюада икәү йөрдек, балык тоттык, җиләк җыйдык. Ялының соңгы дүрт көнендә бездә торды. Без аның белән бер бүлмәдә йокладык.

Бер көнне төнлә кисәк уянып, торып утырды да, калтыранып: «Төштә чак үлмәдем», – диде. 26 июльдә җыенды да, әнисенә китте. «Соңгы көнне әнием янында куныйм әле», – диде.

Билгеле, ул «соңгы көн» дигәндә, авылдан китүне күз алдында тоткандыр. Әллә күңеле үләсен сиздеме икән?...

Кан басымы күтәрелә иде Хәния апаның..." - дип язган Зөлфия Галим.

Тулырак: http://shahrichalli.ru/news/ni-khllrd/yrchy-khniya-frkhi-sogy-knne-niem-yanynda-kunyym-le-dign

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: