– Рәшидә Искәндәровна, Сез җитәкләгән Башкортстан Хатын-кызлары берлеге менә инде 35 ел төбәкнең гүзәл затларын берләштерә, файдалы эшләргә рухландыра. Әмма хатын-кызлар хәрәкәтенең тарихы ераккарак сузыла дип беләбез.
– Чыннан да, әлеге хәрәкәт озын юл узган. Ул әле моннан бер гасыр элек, ерак 1921 елда ук башланган. Нәкъ шул елда Төркестан, Азәрбайҗан, Башкортстан, Кырым, Татарстан, Себер партия комитетлары хатын-кызларының киңәшмәсе уза. Дөньяда беренче тапкыр көнчыгыш халыклары хатын-кыз коммунистлары үз сүзен югары трибунадан әйтә.
1927 елда Башкортстанның җәмәгатьче хатын-кызлары – эшчеләр һәм крестьянкаларының беренче съездында 179 кеше катнаша. Бу елларда гүзәл затлар хезмәт шартларын яхшырту, грамотасызлыкка, ачлыкка каршы көрәш, социаль мәсьәләләрне күтәрә. Гомумән, илдә килеп туган хәлләргә карата үз фикерен җиткерә.
Илгә фашист явы ябырылгач, илдә Совет хатын-кызлары комитеты (антифашистлар комитеты) оеша. Барлык өлкәләрдә һәм республикаларда, шул исәптән Башкортстанда да, аның бүлекләре булдырыла.
Илне сугыш хәрабәләреннән арындыру, социалистик төзелеш чорында Совет хатын-кызлары комитетының төбәк бүлекчәсе эшчәнлеге елдан-ел киңрәк җәелдерелә.
1987 елда Башкортстан Республикасы хатын-кызлар оешмасын гамәлгә кую конференциясе була.
Анда 567 делегат Хатын-кызлар советы турындагы нигезләмә проектын хуплады, Устав кабул иттеләр. Башкортстан хатын-кызлар оешмасы рәисе итеп БДУ профессоры Рәйдә Гайсина сайланды.
Ә 1991 елда Башкортстан хатын-кызлары оешмасының отчет-сайлау конференциясендә аны “Башкортстан Хатын-кызлар берлеге” дип атау турында карар кабул ителде.
– Сез әлеге берлекне 25 ел җитәклисез. Аңа кадәр узган хезмәт юлына да күз салыйк әле. Дөресрәге, Сез берлек белән җитәкчелеккә каян килдегез?
– Башкортстан Хатын-кызлар берлеге – ул бик зур иҗтимагый көч. Анда төрле милләт гүзәл затлары оештырган берләшмәләр дә керә. Шул исәптән, сезгә яхшы таныш Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы да. Берлек белән идарә итү дә – иҗтимагый хезмәт, ягъни йөрәк кушуы буенча, түләүсез дигән сүз. Шәхсән мин иҗтимагый хезмәт белән Советлар Союзы, Коммунистлар партиясе таркалган чорда ныклап шөгыльләнә башладым. Ул чорда партиянең Уфа шәһәре Киров район комитеты секретаре идем. Мин азакка кадәр бу корабта капитансыз гына түгел, рульсез дә, сусыз да утырдым. Әле дә хә-терлим, учет карточкаларын Тау җи-һазлары заводы мичендә яндырдык. Ул Уфада бердәнбер шундый зур мич иде. Ә ул чакта инструкция шундый булды: барлык партия документларын көлгә калганчы яндырырга!
Әлбәттә, партия активисткасы буларак, мине беркем дә эшкә алырга теләмәде. Өстәвенә, райком секретаре да идем бит әле. Мин күпмедер вакыт өйдә утырдым. Шул вакытта халык хәерче-байга аерыла башлады, күпләр ярдәмгә мохтаҗ иде. Мин, бер ручка тотып, офиссыз, ярдәмчеләрсез, үз фатирымда Русиядә беренче “Мәрхәмәт” хәйрия җәмгыяте оештырдым. Кыскасы, байлардан алып, хәерчеләргә таратып бирү белән шөгыльләндем.
Өч ел ярым бу йөкне берүзем тарттым дияргә дә була. Шул чорда биш-алты бала тәрбияләүче күпбалалы берничә гаиләне 16 көнгә “Арский камень” ял йортына алып киттем. Август аенда дүрт зур “Икарус” автобусы белән килеп төштек анда. “Башкортстанда Курочкино һәм Чесноковка таулары гына барлыгын белә идек, Сезнең ярдәм белән башкаларын да күрдек”, – диде анда баручылар. Күпбалалы гаиләдән 12 яшьлек бер кызны әле дә хәтерлим, ул миңа аның тормышындагы беренче курчак бүләк иткәнен әйтте. Бу гаиләдә 13 бала үскән.
Ә бер елны Корбан бәйрәмендә без җиде сыер чалдык. Аларны бер көндә өләшеп бетерергә кирәк, чөнки суыткычлар да юк иде. Мин бу итне тапшырырга төрмәгә дә барып чыктым...
– Сез башкарган эшләр шундый киң колачлы булды. Хатын-кызлар берлеген җитәкләгәндә аларның Беслан фаҗигасендә калучылар өчен ярдәм оештыру кебек бөтен илгә яңгыраганнары гына түгел, бик тар даирәгә генә билгелеләре дә булгандыр.
– Чыннан да, бу шулай. Хатын-кызлар безгә шәхси мәсьәләләр буенча да мөрәҗәгать итә. Рәсми саннарга караганда, Русиядә ел саен 17 мең хатын-кыз нәкъ гаилә җәнҗалларында, ирләре кулыннан үлә. Чагыштыру өчен: Чечняда ун ел эчендә җиде мең кеше корбан булган, ә монда – ел саен 17 мең кеше. Һәм җиде мең ир үз хатыннары, сөяркәләре һәм өйдәшләре кулыннан үлә. Тагын ике меңгә якын баланы югалтабыз. Димәк, ел саен 26 меңгә якын кеше гаиләдә үлә. Менә кайда бәла. Шуңа да без төрле районнарда бүлекчәләребезне булдырып, актив хатын-кызларны социаль бәлагә каршы көрәшкә алып чыктык. Аларның иң хәвефлесе – эчкечелек, әлбәттә.
Пессимистик фаразлар буенча, йөз елдан соң Русиядә ялгыз карчыклар гына яшәячәк. Ир-егетләр җенес буларак үләчәк. Бу фараз тормышка ашмасын өчен бүген демографияне яхшырту, күпбалалы гаиләләргә ярдәм итү, яшьләргә үз оясын кору, балалар үстерү мөмкинлеген бирү зарур. Иҗтимагый оешма буларак, без бу уңай-дан аңлату эшләре, төрле чаралар оештыра алабыз. Шулай ук, конкрет гаиләгә тәгаен ярдәм күрсәтергә дә кулдан килә. Монда инде дәүләт башкарма органнары белән берлектә оештырылган эшчәнлек ярдәмгә килә.
Әйткәндәй, республикадагы барлык 1,5 мең хатын-кызлар советы белән без даими рәвештә элемтәдә торабыз. Кирәк булса, яшен тизлеге белән оешабыз. Былтыр Бөрҗәндәге тыюлыкта янгын чыккач, тәүлек эчендә 60 мең сум акча җыеп алдык. Анда юлланган махсус машиналарга безнең акчага сатып алынган бензин салынды. Алкинодагы хәрби частька да шундый ук ярдәм күрсәттек. Әле Донбасс, Луганск халкына 400 тартма кирәк-ярак җыйдык, аларның гомум авырлыгы 4 тоннадан артып китте.
– Рәшидә Искәндәровна, Сезне республикада белмәгән кеше юктыр. Нинди чарада катнашсагыз да, Сез анда – “йөзек кашы”. Чит төбәктән килгән бер танышым Сезне күргәч, “Бу халык артистымы?” дип сораган иде. Сез һәрвакыт трибунадан ялкынлы телмәр тотучы, я сәхнәдә балкучы гына түгел, ә җиң сызганып мәрхәмәт эшләре башкарып йөрүче “эш аты”да әле.
– Мин мохтаҗлар яныннан тыныч кына уза алмыйм шул. Балачакта мохтаҗлыкны үзем дә күп күрдем. Үсеп буй җиткергән, инде егетләр күзе төшә башлаган озын толымлы кыз чагымда чыгарылыш кичәсенә киеп барырга туфлием булмыйча, күрше апасының катасын кигәнемне генә искә төшерәм дә...
Үзем күпбалалы гаиләдә бердәнбер, көтеп алган кыз булып дөньяга килгәнмен. Әти – авылда беренче коммунист, әни – тәүге комсомолка. Әтине авыл Советы рәисе итеп куйгач, гаиләгә бәла килә аны “халык дошманы” дип кулга алалар, шулай итеп, иң якын дуслары ялкынлы коммунистның “башын ашый”. Шуңа күрә мин кечкенәдән дөреслекне яклаучы булып үстем. Ә дөреслек ул тыныч, тук, шат халык арасында күбрәк була.
– Бүгенге заман хатын-кызларының җәмгыятьтәге урынын ничек билгеләр идегез?
– Минемчә, 40 яшькә кадәр хатын-кыз гаилә корырга һәм ике генә булса да бала табарга тиеш. Гаилә – кешелек уйлап тапкан иң яхшы нәрсә. Без барыбыз да, иң беренче чиратта, әниләрбез, һәм безгә киләчәк буыннарга иҗтимагый һәм рухи элемтәләрне, гомумкешелек кыйммәтләрен тапшыруның изге бурычы йөкләнгән. Үзен тулысынча карьерасына багышлаган хатын-кызлар, чынлыкта, бик аз. Балалар мәктәпкә киткәч, 35-40 яшьтән соң карьера яисә җәмәгать эшчәнлеге белән тыныч кына шөгыльләнергә мөмкин.
Әлбәттә, кемдер бу яшьтә карьера баскычыннан күтәрелә башлауны соң дияр. Ләкин белеп торасыз, күп кенә коммерция фирмаларында хәзер кайвакыт яшьләрне эшкә алырга куркалар, чөнки алар теләсә кайсы мизгелдә кияүгә чыгарга һәм декретка китәргә мөмкин. Ә аларга бу отышлы түгел. Мин Америка хатын-кызлар хәрәкәте лидерлары белән очрашуда комсомол өлкә комитетына эшкә чакырулары хакында сөйләгән идем. Бердәнбер улыма ул вакытта тугыз ай гына иде әле. Алар, Америкада мине аңламаслар иде, дип җавап бирде. Чөнки алар өчен гаилә һәрвакыт беренче урында тора. “Безнең хатын-кызлар хакимияткә оныклары булгач кына бара”, – ди алар. Чыннан да, мин Хантсвилле шәһәрендә булдым, анда шәһәр мэры – хатын-кыз. Ул 57 яшендә, башлангыч сыйныф укытучысы буларак, сайлауларда үз кандидатурасын куя һәм барлык ир-егет кандидатларны җиңел генә узып китә.
– Хакимияттә хатын-кызлар аз дип зарлана алабызмы әле һаман?
– Соңгы елларда хәл яхшы якка үзгәрде, гүзәл затлар властьта үзләрен лаеклы күрсәтә. Халык хатын-кыз депутатларны теләп сайлый, чөнки алар сайлаучылар наказына аеруча игътибарлы. Район хакимиятләрен алсак, анда да акыллы башлык үзенең урынбасары итеп хатын-кызны билгели. Чөнки ярдәм, киңәш сорап килүчеләр күбрәк аңа мөрәҗәгать итә. Хатын-кыз үз эшен төгәл башкара, җитәкчесе урынын алу турында хыялланып йөрми. Ә ир-егетләр арасында көндәшлек зур. Без хатыннарны “гүзәл зат” дибез, урыслар “слабый пол” дип тә җибәрә. Ә чынында, гүзәл затның иңнәре корычтан ул!
Шулай да безнең дөнья, безнең җәмгыять – ике канатлы кош сыман. Аның уң канаты сулының талпынуына яраклашырга, симметрияне сакларга тиеш. Хәзер, кызганычка каршы, бу бердәмлек сизелерлек кимеде. Халыкның яртысыннан күбрәге, 54 проценты, хатын-кызлар булуын гына алыйк. Соңгы мәгълүматлар буенча, һәр икенче хатын-кыз бездә сыңар канатлы, ягъни кияүдә түгел: яки тол, яки аерылышкан, яки беркайчан да никахка кермәгән, яки гражданлык никахында яши. Бездә бүген һәр бишенче бала ир һәм хатын мөнәсәбәтләрен теркәмәгән гаиләдә туа. Шушы шартларда Башкортстан Хатын-кызлар берлеге үз эшчәнлеген тагын да җанландырып, илгә, республикага, халыкка хезмәт итүгә йөз тота.
– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!
Резида ВӘЛИТОВА әңгәмәләште.