"Әсирлектә вакытта безнең янга Муса Җәлил белән Абдулла Алиш килгәләделәр. Редакциядә эшләрлек кеше юкмы дип сорашып та йөрделәр әле. Безнең белән әсирлектә Әтнәдә гәзиттә эшләгән Рәүф Вафин бар иде. Аны Муса Җәлил үзе белән алып китте. Авылга кайткач, иң беренче Рәүф турында белештем. Аны НКВДга алып киткәннәр, шуннан кайта алмаган ул. Ашказаны авыртуыннан вафат булган, диделәр. Чынлыкта нәрсәдән үлгәндер, белмим.
Авылга кайтып ике ел яшәгәч, әсирлектә булган өчен мине дә Казанның Дзержинский урамында урнашкан НКВДга йөртә башладылар. Бераздан суд булды. Мине егерме елга хөкем иттеләр. Минем белән судка кергән ике егеткә егерме бишәр ел колония бирделәр. Әсирлектән соң кабат фронтта булуымны исәпкә алып, минем срокны биш елга кыскарттылар. Шулай итеп Казанның Вахитов станциясендә урнашкан колониягә ябып куйдылар. Әти-әни янында ун айлык улым белән хатын калды.
Сеңлем хатынның китәсе килә диебрәк хәбәр салды. Мин каршы килмәдем, ләкин малай бездә калсын, дип хат яздым. Ахыр чиктә, баланы авылда калдырып, Казанга чыгып киткән ул. Улыбызны күрергә кайтып йөргән, бераз үзе белән дә алып китеп торгалаган".
"Авылга кайтуга күрше кызы Разыяның кулын сорадым. Ул озак ялындырып йөрмәде, тиздән өйләнешеп куйдык. Бер-бер артлы өч улыбыз, бер кызыбыз туды".
"Шук булмады Габделфәт. Акыллы малай иде. Бик яхшы укыды. Бергә утырган иптәш малаена дәфтәр күчерткәне өчен ачу итеп, укытучысы бер «дүртле» чыгарды. Отличник буласы иде ул. Казандагы төзелеш институтына үзе барып керде. Эшли башлагач, Казанда дүрт бүлмәле фатир алды. Шәһәрне генә яратмады. Аннары шәһәр читендә йорт салып чыктылар.
- Киленегезне ошаттыгызмы соң?
- Беренче күргәч, ярамаслык түгел икән, дидем. Бик боевой килен булып чыкты ул. Чит илдән товар ташып, Казанда сатты. Тормышларын шулай башлап җибәрделәр. Гәзиткә кадәр чыгара башладылар бит", - дип сөйләгән ветеран "Интертат" хәбәрчесе Рифат Каюмовка.
фото: tatar-inform.tatar