

Танылган диктор, "Башкортстан Левитаны" Әхәт Мотаһар улы эшләгән "Юлдаш" радиосында спорт сөючеләр күп. Ул үзе дә волейбол командасы туплап, радио кубогына ярышлар оештыра иде. Үзе бик иртә безнең арадан киткәч, эшен хезмәттәшләре дәвам итте һәм аның исемендәге кубокка волейбол турнирлары уздыра башлады.
Быелгысы - дүртенче. Анда биш команда катнашты. Ярты көн барган чәмле ярышта җиңүчеләрне билгеләү аеруча дулкынландыргыч булды. Шулай итеп, бишенче урынны "Башкортостан" юлдаш телевидениесе командасы, дүртенче урынны - "Юлдаш" радиосы алды, өченче урында - "Россия 24 Башкортстан", икенче урында билгеле артистлардан торган "Йолдызлар" командасы. Һәм... Беренче урында кем дип уйлыйсыз? Кубок кемдә?!
Ә Кубок - бездә! "Республика Башкортстан" нәшрият йорты командасында!
Аның составында "Шоңҡар”, "Һәнәк" журналлары, “Киске Өфө”, “Республика Башкортостан”, “Балтач таннары”, “Ейәнсура таңдары”, “Йәшлек” гәзитләре хезмәткәрләре бар. “Ейәнсура таңдары” гәзитеннән Алексей Куянов турнирның иң яхшы уенчысы буларак билгеләнде. Алар барысы да кыйммәтле бүләкләр алды.
Спорт ярышын оештыручыларның берсе - Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе Вәдүт Исхаков киләчәктә әлеге җыелма команданың күнекмәләре дәвам итәчәк, анда аңа спортчы-журналистлар кушылачак дип ышандырды.
- Бу турнирның иң төп җиңүчесе - ул безнең бердәмлек һәм хәтер мәңгелек булуын исбатлау, - дип билгелде "Башкортостан" телерадиокомпаниясе директоры урынбасары Тәнзилә Үлмәсбаева.
Җиңүебез - сезнең истәлеккә һәм хөрмәткә, Әхәт абый!