+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
15 апрель 2022, 19:18

Үлем рөхсәт сорап тормый шул...

Уфада “Торатау” Конгресс-холлы бинасы проекты авторы Ришат Муллагилдин вафат булган.

Үлем рөхсәт сорап тормый шул...
Үлем рөхсәт сорап тормый шул...

Билгеле архитектор эш урынында үлгән. Ни сәбәпле үлүе әлегә билгеле түгел, дип яза “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.

Ришат Усман улы Муллагилдин – Русия Архитектор берлеге әгъзасы. Ул 1969 елның 3 февралендә Уфада туган. Балачактан ук рәсем төшерү белән мавыга. 7нче сыйныфта укыганда архитектор булырга карар итә. Ришат Усман улы Мәскәү архитектура институтын тәмамлый. Япониядәге иң борынгы саналган Кейо университетында да белем ала.

1997 елдан – “Kajima Design”, 1998-1999 елларда “Nihon Sekkei” проект фирмалары архитекторы, бер үк вакытта 1999-2001 елларда – Шибаур технологик институтының (барысы да – Япония) архитектор-инструкторы, 2005 елдан башлап – “RAUM Architects” оешмасы президенты, бер үк ваҡытта 2008 елдан алып “RAUM Design” җәмгыяте (икесе дә – Уфада) директоры.

Уфада Муллагилдинның проектлары буенча Агыйдел елгасының уң ярының көньяк битләвендә шәһәр төзелеше эшләре башкарыла. Конгресс-холл бинасы төзелә, «Акбузат» ипподромына реконструкция ясала.

Соңгы елларда Ришат Усман улы Уфада яшәгән. Япон телен камил белгән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: