Миллионнарның яраткан җырчысына шушы көннәрдә 73 яшь тулды.
Билгеле булуынча, Украинада хәрби операция башланганнан соң җырчы гаиләсе белән Израильгә китте. Алла Пугачеваның сәламәтлеге турында шагыйрь-җырчы Илья Резник BLITZ+ порталы белән әңгәмә вакытында сөйләде.
Примадоннаның күптәнге дусты сүзләренә караганда, ул Русиядә дәвалау мөмкин булмаган күп кенә авырулардан җәфа чигә. Резник җырчының нәкъ менә Израильдә сәламәтлеген ныгыту өчен кирәкле медикаментлар һәм процедуралар алуын әйтте.
Шагыйрь Алла Пугачеваны «илгә 200 елга бер тапкыр бирелә торган бөек кеше» дип атады. Ул: "Алла Борисовнага сакланырга кирәк", - дип белдерде һәм аңа сәламәтлек теләде.
Бу теләкләргә без дә кушылабыз.
Фото: "blitz+"