+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
24 апрель 2022, 10:00

Константин Толкачев — алдынгы урында

Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев март йомгаклары буенча Идел буе федераль округы хакимиятенең законнар чыгару органнары башлыклары медиарейтингында алда бара. Республика парламенты спикеры Гомумрусия исемлегендә бишенче урында тора.

Аннан алда — Кырым Республикасы, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Краснодар крае парламентлары рәисләре.

Март аенда киңкүләм мәгълүмат чаралары Башкортстан парламенты эшчәнлеген актив яктыртты. Аларда чайлдфрины балалар арасында тарату тыелган мәгълүматка кертү турында закон чыгару башлангычы зур кызыксыну уятты.

Украина, ЛНР һәм ДНР территориясендә махсус операциядә катнашучыларга сугыш хәрәкәтләре ветераны статусы һәм һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә республика бюджетыннан ике миллион сум күләмендә өстәмә түләүләр бирүгә кагылышлы язмалар һәм телевизион сюжетлар чыкты.

Шулай ук киңкүләм мәгълүмат чаралары бал кортларын һәм умартачылык продукциясенең сыйфатын яклауга, куркыныч инфекцияләр таралуны кисәтү өчен терлекчелек биналарына таләпләр билгеләүгә юнәлтелгән закон проектлары турында язды. Рейтинг 76 меңнән артык чыганакны: телевидение, радио, гәзит, журналлар, мәгълүмат агентлыклары, Интернетны үз эченә алган “Медиалогия” системасының мәгълүмат чаралары базасы нигезендә төзелде.

Константин Толкачев — алдынгы урында
Константин Толкачев — алдынгы урында
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: