+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
14 Май 2022, 13:05

“Авылыбыз аксакалы”

Кырмыскалы районының Прибельский авылында яшәүче хезмәт ветераны Риф Гомәров турында шулай диләр.

“Авылыбыз аксакалы”
“Авылыбыз аксакалы”
Үз авылы, авылдашлары өчен янып-көеп яшәгән, кулыннан килгәнчә ярдәм итү теләге белән янган һәм көченнән килгәнчә изге эшләр башкарган кешеләргә, аларның көч-дәртенә ничек сокланмыйсың? Кемдер пенсиягә чыккач үз көенә генә яши бирсә, икенчеләрдә яңа сулыш ачыла, күрәсең. Алар барлык вакытын, көчен авылның киләчәген кайгыртуга юнәлтә. Әлбәттә, өлкән яшьтәгеләрнең сәламәтлекләре какшый төшкәч, авыр физик эшләр башкара алмасалар да, аксакалларның биргән яхшы киңәшләре, төпле фикерләре бик урынлы булып кала. “Өлкәннәрдә — акыл, сабырлык” дип юкка гына әйтмәгәннәр бит.

Элек-электән безнең халык әнә шул өлкәннәр сүзенә, киңәшенә таянып яшәгән. Барлык эшләрдә дә, мәҗлесләрдә дә аларны түр башына утыртып, йөзләренә карап, авызларыннан чыккан алтынга тиң сүзләрне тыңлап, тормышка ашырганнар. Шунысы куанычлы: бу хәзер дә шулай. Дөньяның ачысын-төчесен үз иңнәрендә күтәреп, зур тормыш тәҗрибәсе туплаган шундый аксакалларның берсе – Кырмыскалы районының Прибельский авылында яшәүче Риф Гомәров.

Изге башлангыч

Әлбәттә, Риф Гомәровның изге башлан­гыч­ларының барысын да санап бетереп булмый. Шулай да берсен телгә алмый мөмкин түгел. Районыбыз — данлыклы шәхесләргә бай төбәк, аларга хөрмәт йөзеннән исемнәре авылларыбыз урамнарына бирелә. Яңа Кыешкы авылының төп урамы да хатын-кызлар арасыннан республикада беренче Социалистик Хезмәт Герое Банат Батырова исемен йөртә. Якын-тирә авылларны тоташтыручы бу урамдагы юлга күптән төзекләндерү таләп ителә иде. Аннан көн буена, тузан туздырып, әллә күпме машина үтә. Үзәк, өстәвенә, барлык гомерен урындагы колхозда чөгендер үстерүгә багышлаган якташыбыз, Герой исемен йөртүче урам мондый хәлдә булырга тиеш түгел. Еш кына шушы авылга килеп йөргән Риф Фәткулла улын да бу мәсьәлә борчый. Үзенең фикерен ул авыл биләмәсе башлыгына җиткерә: “Нәрсә дә булса эшләргә кирәк, күпер дә куркыныч хәлдә”.
Әлбәттә, авыл биләмәсе һәм район хакимиятенә дә проблема яхшы таныш, ләкин аны башкарып чыгу өчен көчләре җит­мәгәнлеген яхшы аңлый ул. Шулай да тузанга батып, көтеп яту белән дә ул хәл ителмәячәк. Төрле инстанцияләргә ярдәм сорап, хатлар юллый Риф Гомәров. Ниһаять, бозны урыныннан кузгалта. Ул вакыттагы авыл биләмәсе башлыгы Гөлчәчәк Сәгыйтова район хаки­миятенең ярдәме белән республикабызда тормышка ашырылучы “Туган урам” программасына керү мөмкинлеге ала. Бүгенге көнгә иң озын урамнарның берсенә асфальт түшәлгән, күпер төзекләндерелгән, билгеләр куелган. Хәзер аны “Банат Батырова урамы” дип, зур горурлык хисе белән әйтергә була.

Хирург булырга теләсә дә...

Риф Гомәровның барлык хезмәт биографиясе тимер юлы белән бәйле. Бәләкәй чагыннан хирург булырга теләсә дә, ул чордагы авырлыклар сәбәпле, белем алу мөмкинлеге булмый һәм бу хыялы тормышка ашмый кала. Ничек кенә булмасын, табигатьтән бирелгән бу сәләте кешеләргә ярдәм итеп яшәргә мөмкинлек бирә.
Элек урак чорында авылның олысы-кечесе эшкә җигелгән. Бала-чагалар, башлыча, ындыр табагында ашлык җилгәрүгә җәлеп ителә. Эш кызу бара. Ялгыш бер малайның аягы молотилкага эләгеп, үкчәсе каты яралана, өзелеп төшәргә дә күп калмый. Шулвакыт Риф тиз генә беренче ярдәм күрсәтә. Яраны ул чордагы гадәти һәм табигый “антисептик” белән эшкәртә дә, үзенең күлмәген ертып, яраны ныклап бәйләп куя. Бу егетне ярасы төзәлгәнче күзәтү астында тота, көн саен әнисеннән өйрәнгән ысуллар белән дәвалавын дәвам итә. Егет аягына баса, яраның эзе дә калмый.
Үзе дә бервакыт кызу печән чорында бармаксыз кала яза. Арып-алҗып, тиргә батып, чалгы янарга туктыйлар. Кабаланып, бармагын өзгәнче кисә. Моны да ул үзе дәвалый. Мондый хәлләр аның тормышында бик күп була. Шуңа да ул табиб-хирург булу турында хыяллана башлый. Кызганычка каршы, 1938 елда туган егетнең үсмер чоры илебездәге иң авыр заманга туры килә. Ул вакытта хыялларны читкә куеп, ничек тә булса яшәргә, эшләргә тырышалар.
Тумышы белән ул Кушнаренко районының Бүләк авылыннан. Әтисе, Бөре педагогия училищесын тәмамлагач, сугыш башланганчы шунда эшләгән. Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң районның мәгариф бүлеге аны Кырмыскалы районының Кәҗә-Күл авылындагы башлангыч мәктәпкә эшкә җибәрә.
Ул вакытта башлангыч сыйныфлар укучылары бер үк бинада, бер укытучыда, ләкин төрле программалар буенча белем ала. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, Иске Шәрәй авылына йөреп укый егет. Кызганычка каршы, 7нче сыйныфны тәмамларга насыйп булмый. Ике авыл арасы ерак, Агыйдел, Инҗәр елгалары аша йөрү бик авыр була. Кәҗә-Күл авылы да бетә башлый, мәктәп ябыла. Гомә­ровлар гаиләсе дә күченеп китәргә карар итә.
Шулай, Архангель районының Карташовка авылына килеп урнашалар. Риф “Россия” колхозында сабанчы булып эш башлый. Өстәвенә, 1956 елда авто­һәлакәткә тарып, аягы сына. Шул сәбәпле армия сафларына да бара алмый кала. 1958 елда Ляхово һөнәрчелек училищесында механизатор белгечлеген үзләш­тергәч, Карлыман шикәр заводына эшкә килә. Аны тимер юлына составлар төзүче итеп эшкә алалар. Бераздан тырышлыгын күреп, паровозга машинист ярдәмчесе итеп тәгаенлиләр. Бу эш аның күңеленә хуш килә. Ләкин, 6 сыйныф белемең белән машинистлыкка укырга җибәрә алмыйбыз, диләр. Нишләргә? Бу хыялы да тормышка ашмый калырмы? Шулвакыт ул ничек тә булса эшләргә дә, белем алырга да карар итә һәм Прибельский авылындагы кичке мәктәпкә укырга бара. 1969 елда паровоз машинисты таныклыгы алып, күңеленә хуш килгән һөнәре буенча эшли башлый.
1972 елда тепловоз машинисты белгечлеген дә үзләштерә һәм пенсиягә киткәнче ярат­кан эшен башкара. Күпьеллык намуслы хезмәте лаеклы бәһаләнә Риф Фәткулла улының: Мактау грамоталары, III дәрәҗә Хезмәт даны ордены белән бүләкләнә, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була. Эшләгән елларында Прибельский авыл биләмәсе Советы депутаты булып тора.

Сынауларга бирешмичә

Булачак җәмәгате Нәсимә белән дә ул кичке мәктәптә укыганда таныша. Күрше Иске Шәрәй авылы кызы да көнкүреш комбинатында эшләүне уку белән бергә алып бара. Күп тә үтми, яшьләр, күркәм гаилә корып, Прибельский авылында төпләнә. Нәсимә апаның хезмәт биографиясе Карлыман нефть базасының Прибельскийдагы автозаправкалау станциясе белән бәйле була. Ул да тырыш хезмәте өчен бихисап Мактау грамоталары белән бүләкләнә, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була. Нефтебазада эшләгән елларында аның фоторәсеме Мактау тактасыннан төшми.
Биш малайга лаеклы белем алырга ярдәм итә һәм тәрбия бирә Гомәровлар. Кызганычка каршы, 53 ел тату гомер кичергән тормыш юлдашының гомере юл-транспорт фаҗига­сендә өзелә. Дөньяның тоткасы – хатын-кыз, дип юкка гына әйтмиләр. Риф абый да моны бик авыр кичерә. Бала кайгылары да бик бетерә аны – өч улының гомере кыска була. Ничек түзгәндер ир йөрәге? Шул сәбәпле сәламәтлеге дә бик нык какшый, ләкин ул язмыш сынауларына бирешми, бөгелеп төшми. Ике улының, күпсанлы оныкларының уңыш­ларына сөенеп, гомер йомгагын сүтә.
Рим һәм Марс, әтисенең балачак хыялын тормышка ашырып, табиб һөнәрен сайлыйлар. Бүген инде алар, тормышта үз урыннарын табып, яраткан эшләрен башкара. Әтиләре турында да даими хәстәрлек күреп торалар.

Тормыш сукмаклары буйлап

– Узган елларыма әйләнеп карыйм да, гомер зая узмаган, дип кыю әйтә алам. Һәркем үзеннән соң ниндидер эз калдырырга тиеш. Мин дә узган гомеремне, якын кешеләремне еш искә алып, төрле уйларга биреләм. Шуларны язып калдырасым килә. Алар киләсе буыннарга истәлек булып саклансын иде, — ди Риф абый, әле яңа гына дөнья күргән китабын миңа сузып.
“Тормыш сукмагы” дип аталган шигырьләр җыентыгында аның барлык гомер юлы чагылыш тапкан. Әйткәндәй, китап чыгарырга аңа уллары тәкъдим итә. Ни генә дисәң дә, бу — зур истәлек. Анда авторның балачагы, үсмер еллары, туган авылы, авылдашлары, якын кешеләре – һәрберсенә урын бирелгән. Әлбәттә, шигырьләренең күп өлеше кайгы кичергән чоры белән бәйле. Әйтәләр бит: ниндидер авыр тетрәнүдән соң кешенең әле моңа кадәр күренмәгән сәләтләре ачыла, дип. Риф Гомәров белән дә нәкъ шулай була. Әлеге вакытта ул икенче китабы турында уйлана, чөнки иҗат җимешләре янә бер китаплык җыелып киткән.
Менә шундый тынгысыз җан ул Риф абый. Тугызынчы дистәне куса да, көч-дәртенә, уй-ниятләренә яшьләр көнләшерлек. Аның ялгызлыгын, уй-фикерләрен уртаклашучы кеше дә бар янында. Кәҗә-Күл авылында туып-үскән Мәфрүза Әһлетдин кызы белән бер-берсенә терәк һәм кирәк булып гомер кичерәләр. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, заман белән бергә атлый алар. Әле шушы көннәрдә Прибельский авылы мәдәният йортында бик күркәм итеп китап туен уздырдылар. Чәй табыны артына җыелучылар, Риф Фәткулла улының шигырьләрен укып, үзләренең фикерен белдерде һәм киләчәктә дә шундый оптимист, авылның терәк-таянычы, киңәшчесе булып калуын теләделәр.

Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: