+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
20 Май 2022, 09:10

Президентлар хөрмәт итте, халык аны үз итте!

Легендар фотохәбәрчебез, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наил Акмеевка – 65 яшь.

Президентлар хөрмәт итте, халык аны үз итте!Президентлар хөрмәт итте, халык аны үз итте!
Президентлар хөрмәт итте, халык аны үз итте!
“Легендар фотохәбәр­чебез” диюгә, бәлки, кемдер сискәнеп тә куяр. Әмма, “Кызыл таң” гәзите редакциясе эшчәнлегендә генә түгел, гомум рес­публи­каның ярты гасырга якын тарихи елъязмасын язуда да турыдан-туры катнашкан иң күренекле һәм талантлы фотохә­бәрче­ләр­нең берсе булган Наил Мөдә­рис улы Акмеев хакында шулай дип әйтер­гә, безгә калса, тулы нигез бар.

1975 елда Уфадагы 1нче полиграфистлар училищесының журналистика бүлеген тәмамлаганнан алып, 2019 ел башыннан хаклы ялга киткәнгә кадәр, өч ел Төньяк диңгез флотында хәрби хезмәт үтүен исәпкә алмаганда, ул дүрт дистә елдан артык бер коллективта – “Кызыл таң” редакциясендә эшләп, яраткан һөнәренә гомере буе тугрылык саклады. Шушы дәвер эчендә республика, ил тормышындагы нинди генә хәл-вакыйгаларны фотообъективка тер­кәмәде дә, кайсы гына югары даирәләрдә, оешма-пред­прия­тие­ләрдә, хезмәт коллективларында булып, кемнәрне генә төшер­мәде ул! Һәм ни дәрәҗәдә талантлы итеп, хәрәкәттә. Бер фото белән шул чорны бар тулылыгында ачып салып, шәхеснең бөтен асылын, эчке дөнь­ясын, кичерешләрен чагылдырып...
Бүген дә гәзиткә республика тарихыннан, аның күренекле шәхес­ләре турында язмалар әзерләгәндә Наил Акмеевның архивын күтә­рәбез дә, аның фотохәбәрче талантына янә бер таң калабыз. Юкка гына легендар фото­хәбәрчебез Әгъләм Зараевның укучысы, һәм яхшы укучысы, аның мәктәбен үткән кавемнән түгел шул ул?! Нәкъ менә остазының эш тәҗрибәсен һәм традицияләрен үстерә барып, Наил Акмеев үзе дә республика җитәк­челеге дәрә­җәсендә дә, халык арасында да зур хөрмәт һәм абруй яулады һәм үзе дә легендар фото­хәбәрчеләр дәрәҗәсенә күтәрелде!
Шәхсән миңа Наил Акмеев белән ике дистә елга якын кулга-кул тотынышып эшләргә туры килде. Хәтерлим, 2000нче еллар башында Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов катнашлыгында үткән рәсми һәм тантаналы чара­ларның күпче­леген төп ике фотохәбәрче – “Республика Башкортостан” гәзитеннән легендар Рәиф Бадыйков һәм “Кызыл таң”нан Наил Акмеев фотообъективка төшерәләр иде. “Әһә, Наил килде, димәк чара булачак”, – дип шаярта иде журналистлар ул чорда фотоаппаратын муенына аскан озын буйлы Наил Акмеевның башы тантана үтәсе зал ишегендә күренүгә. Хәер, Мортаза Гобәй­дулла улы да тантана алдыннан залны күздән кичергәндә карашы белән мотлак Наил Акмеевта тукталмый калмый иде. Аның катнашлыгында үткән мондый чараларны шактый еллар һәм күпләп яктырткан журналист буларак, Мортаза Рәхимовның тантана алдыннан безнең фотохә­бәрчебезгә карап: “Тәк, Наил монда, башласак була”, – дигән сүзләрен шәхсән үземә дә берничә тапкыр ишетергә туры килде. Аңлашыла, республика җитәкчелегенең фото­хәбәрчегә тирән хөрмәте дә, җылы мөга­мәләсе, ышаныч күрсәтүе дә чагыла иде бу сүзләрдә. Бәлки шуңа күрә дә ул чорда Башкортстан Президентының матбугат хезмәте дә иң җаваплы чараларга һәм эшләргә еш кына нәкъ Наил Акмеевны җәлеп итте. Башкортстанга Русия Федерациясенең беренче Президенты Борис Ель­цинның килүе, илебезнең гамәл­дәге җитәкчесе Владимир Путин катнашлыгында үткән чаралар, ул вакыттагы республика җитәкче­легенең чит илләргә, Русия төбәк­ләренә әледән-әле булып торган эшлекле сәфәрләрен яктырту – боларның барысы да мотлак Наил Акмеевның фотообъективы аша үтте һәм республика елъязмасында лаеклы урын алды.
Хәтерлим, 2002 елда Герма­ниядәге Боден күле өстендә Башкортстан балалары белән самолет һәлакәткә тарып, коточкыч фаҗига булганнан соң да республика делегациясе составында һәлакәт урынына бару өчен фотохә­бәр­челәрдән нәкъ Наил Акмеевның кандидатурасына тукталдылар. Моңа кадәр Олы-Теләк фаҗигасен дә үз күзләре белән күреп, йөрәге аша кичерергә туры килгән фотохә­бәрчебез, эмоциональ-психологик яктан никадәр генә авыр булмасын, бу очракта да һөнәри бурычын намус белән һәм лаеклы башкарып чыкты. Һәлакәт урыныннан фотолар республика елъ­язмасының шанлы сәхифә­лә­ренә дә, якыннарын югалт­кан­нарның шәхси архивларына да мәңге онытылмаслык истәлек булып теркәлде.
Наил Акмеевның югарыда телгә алынган һәм башка күпсанлы хезмәтләре дәүләт дәрәҗәсендә дә тиешле бәһасын алды. 1997 елда аңа “Башкортстан Респуб­ликасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
“Президентлар хөрмәт итте” дигәндә, кырык елдан артык Баш­кортстанның төп татар гәзи­тен­дә хезмәт салган Наил Акмеев күрше Татарстан җитәкчелеге даирәсендә дә чит кеше булмады. Аның Татарстанның элекке Президенты, хәзер Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Кызыл таң” гәзитен, “Әллүки” журналын кызыксынып укыган вакытны фотообъективка эләктереп алган фотолары, Казанда ике тугандаш төбәк җитәк­челеге, милли-мәдәни даи­рәләр катнашлыгында үткән чаралардан фотоэшләре бүген дә редакция архивында кадерләп саклана. Аларның бер өлеше исә 2013 елда дөнья күргән “Кызыл таң” фотоальбомы”нда чагылыш тапты.
2004 елда мин редакциядән Федоровка районы тормышын яктырту буенча һәм биредә басмаларыбызга яздыруны оештыру өчен җаваплы вәкил булып билгеләнеп, Наил Акмеев белән даими рәвештә бергә командировкаларга йөри башлаганнан соң, ул минем өчен башка яклары белән дә ачылды. Һәм аның шәхесенә кагылышлы үземне кызыксындырган байтак сорауларга җавап табылды. Баксаң, Наил Акмеевны иң югары җитәкчеләрнең дә, халыкның да бердәй хөрмәт итүе, тәү чиратта, аның искиткеч интеллектуаль дәрәҗәсеннән, эчке мәдә­ниятеннән һәм, әлбәттә, халыкчанлыгыннан килә икән. Унбиш елга якын берлектәге командировкалар вакы­тында без аның белән Федоровка районын ничәмә тапкырлар ар­кылы-буй айкадык икән дә, кем­нәрне һәм кемнәр белән генә төшермәдек икән!
Шул рәвешле шушы елларда безнең тарафтан Федоровка районыннан әзерләнеп, “Кызыл таң” гәзитендә дөнья күргән барлык язмаларны бергә туплаганда, һич­шиксез, район елъязмасын тәшкил итәрлек бай фотоиллюстрацияле калын журнал булыр иде! Гомумән, Наил Акмеев белән барган-булган җирләребездә начар төшер­мә­гәнбез һәм язмаганбыз дип әйтергә ныклы нигез бар. Хаклы ялга чыгуына өч елдан артык вакыт үтсә дә, Федоровка районында без бергә эшчән­леген яктырткан коллективларда әле булса килгән саен Наил Акмеевны җылы хатирәләр белән телгә алалар, хәл-әхвәлен сорашып торалар. Хәер, федоровкалылар гына түгел, Наил Акмеев үзе дә бу төбәктәге очындырылмаган, үсен­дерелмәгән, туры сүзле халыкны их­лас яратты. Мөгаен, бу ярату аның үзенең дә Куйбышев өлкәсенең Федоровка атамасын йөртүче эшчеләр поселогында (хәзер Тольятти шәһә­ре) туып-үсү­еннән, гомер буе аны күпмедер дә­рәҗәдә сагынып яшә­веннән дә киләдер. Федоровка районында булганда шушы сагыну-сагышларын да баса иде Наил абый.
Бүген исә легендар фото­хә­бәрчебез күңел юанычын кырык елдан артык хезмәт салган туган коллективы белән даими аралашып яшәвендә һәм, әлбәттә, ныклы тылы – гаиләсендә таба. Юбилее уңаеннан ихлас тәбрик итеп, Наил Мөдәрис улына корычтай ныклы сәламәтлек, тормыш иптәше Ирина Евгеньевна белән тигез-озын гомер һәм күптән түгел оя корган уллары Ян белән киленнәре Надежда онык-оныкалар белән сөендерүен дә теләп калабыз!

Илдар ФАЗЛЕТДИНОВ,
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас