+22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
4 июнь 2022, 07:25

Рөстәм Нәбиев - Уфа мэры киңәшчесе

Уфа мэры Ратмир Мәүлиев үзенә яңа киңәшче алачак.

Рөстәм Нәбиев - Уфа мэры киңәшчесе
Рөстәм Нәбиев - Уфа мэры киңәшчесе
Башкортстан башкаласында уңайлы мохит мәсьәләләре белән танылган блогер, сәяхәтче, альпинист һәм җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Нәбиев шөгыльләнәчәк. Уфа шәһәре башлыгы моны үзенең ТГ-каналында анонслады.

"Рөстәм Нәбиев таныштыруга мохтаҗ түгел. Көчле холыклы һәм тимер рухлы кеше. Безнең барыбыз өчен дә үрнәк. Шәхсән танышуыма шатмын. Рөстәм Уфада уңайлы мохит булдыру мәсьәләләре буенча киңәшче булыр дип килештек", - дип язды Ратмир Мәүлиев.

Исегезгә төшерәбез, казармада ВДВның 242нче уку үзәге җимерелгәннән соң Рөстәм Нәбиев ике аяксыз калды, әмма бу аңа гадәти тормыш рәвеше алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә һәм хәтта тауларны яуларга комачауламый. 2020 елда ул Эльбруска менде, ә узган елның октябрендә Рөстәм Непалдагы сигез мең метрлы Манаслуга кулларында менгән беренче кеше булды.

фото: Ратмир Мәүливның Телеграм-каналыннан.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: