Бүген Ялгызкаенда өч социаль хезмәткәр өлкән яшьтәгеләргә ярдәм күрсәтә. Арадан Флүзә Мусина бу эшкә 26 ел гомерен багышлаган. Ул үзе Стәрлетамак районының Бүреказган авылыннан. Үскән чакта Ялгызкан авылы барлыгын ишетеп тә белмәгән.
Олы кешеләрнең “Сүзләрең фәрештәнең “амин” дигән чагына туры килгән” дигән әйтеме дөреслеккә никадәр туры килүе хакында Флүзә ханым үзе белән булган ике очрак аша бәян итте. Бүреказган урта мәктәбен тәмамлагач, ул Стәрлетамак мәдәният һәм мәгърифәт училищесына кергән һәм авыл клубында эшли башлаган. Үскәндә үк аның җырчы, артист буласы, зур-зур сәхнәләрдә уйныйсы килә. Популяр артист Фидан Гафаров аның кумиры була. Авылдагы бер генә мәдәни чара да Флүзәсез үтми. Һәм менә көн-нәрдән бер көнне авыл һәвәскәрләре бию ансамбле белән Уфага мәдәни чарага барырга җыена башлый. Опера һәм балет театрында әнисенең ерак кына туганы, Башкортстанның атказанган артисты Тәлгать Сәгыйтов эшләгән була. Флүзә, Уфага баргач, аны эзләп табарга карар итә. Кем белә, бәлки ул Фидан Гафаров белән бер подъездда яшидер, дип төннәр буе хыяллана кыз.
Чыннан да, Уфада ул театрга бара, абыйсын эзләп таба. Соңгысы аны өенә алып китә. Подъездга керәләр һәм, кем күрсен, югары каттан хатыны белән чаңгы тоткан Фидан Гафаров төшеп килә. “Әйдә, ауга”, — ди ул Флүзәнең абыйсына. “Кунагым бар бит әле”, — ди тегесе.
Бу хәлнең шулай ул уйлаганча туры килүен берничек тә аңлата алмый Флүзә. Шунда ук ул икенче очракны да бәян итте. Мәктәптә укыганда укытучысы Флүрә ападан Ялгызкаен исемле авыл барлыгын ишеткән, исеме бигрәк матур, үскәч бу авылны барып күрәм әле, дип ниятләп тә куйган. Соңрак читтән торып укуын дәвам итеп, Стәр-летамак станоклар төзү заводына кранчы булып эшкә урнаша. Шул вакыт язмыш аны Ялгызкаен егете, шофер һөнәрен үзләштереп йөргән Рәшит белән очраштыра. Тагы да фәреш-тәнең “амин” дигән чагына туры килдеме икән, еллар үткәч Ялгызкаенны барып күрү генә түгел, шул авылга килен булып төшәргә язган Флүзәгә. Инде 42 ел Рәшит Абдулла улы белән тату, җитеш дөнья көтә. Ике ул үстергәннәр, бүген оныкларын сөеп куаналар.
Менә шундый хыялый гына түгел, хыялларын тормышка ашыручы да кеше ул Флүзә ханым. Бүген инде күбрәк үзе турында түгел, үзе караган әбиләренең теләкләрен тормышка ашыру турында уйлана ул. Аның кул астында 21 өлкән яшьтәге кеше, ике 3 яшькә кадәр бала исәпләнә. Өлкәннәрнең һәрберсенә ким дигәндә атнага ике тапкыр барып, йорт эшләрендә ярдәм итәргә, утка, суга килгән һәм башка квитанцияләрне түләшергә, бакчаларын карашырга, тагы да авыл җирендәге тавык чүпләсә дә бетми торган эшләрендә ярдәмләшергә кирәк. Ә кайбер очракта йорт һәм җир документларының дөрес булмавын, пенсия һәм социаль ташламаларның исәпкә алынмавын район үзәгенә барып җайга салу да аның өстендә һәм ул аларны төгәл үтәп чыга. Җитәкчелегеннән әледән-әле Мактау грамоталары алып торуы да шул хакта сөйли.
Олы яшьтәге кешеләрнең кайберләренә җылы сүзе дә җитә, чөнки күпләре — ялгыз, бер авыз сүзгә сусаган җаннар. “Әбиләрем көтеп тора, серләрен бүлешә, сине сагынам, кызым, дип аркадан сөя, ярата”, — дип елмая Флүзә.
Менә Зөһрә Батыршина апаны алыйк. Аңа 70 яшь тулган. Гомерен Стәрлетамакның “Авангард” заводында эшләп үткәргән, шуннан пенсиягә чыккан, ике бала үстергән. Тормыш иптәше яшьли генә вафат булган. 17 ел элек әнисе үлгәч, төп йортта калган инвалид энесен карарга кайткан. Былтыр энесе дә мәрхүм булган. Хәзер Зөһрә апа үзе генә яши. Бик авырый ул, аяклары сызлый, таякка таянып чак йөри. Балалары еш кайтып ярдәмләшеп тора, ләкин көндәлек эшләрдә Флүзә кирәк. Аның бәхетенә, йортлары якын гына урнашкан, Флүзә аның янына форсаты чыккан саен кереп хәл белеп чыга.
— Зөһрә апа, хәлләрең ничек, дип елмаеп дәшсә генә дә күңел була, — ди апабыз.
Гомумән, Флүзә ханымның йөзеннән елмаю бервакытта да китмидер кебек. Ул шулкадәр ачык йөзле, шат күңелле, бервакытта да моңсуланып, сагышланып утырмас, күңелсез уйларын эш белән үткәреп җибәрер. Ә аның тәрәзә төбенә тезелгән гөлләреннән күзләр камаша. “Кулларыннан гөл тама” диләр андыйлар турында. Каян барысына вакыт җиткерәдер! 23 кешенең хәлен дә белеп өлге-рергә кирәк бит әле!
Үзе ул бу эшне яратып башкаруы турында әйтте. Шулай булмаганда 42 ел хезмәт стажының 26 елын ялгыз карт-карчыклар белән әвәрә килеп яши алыр идеме икән! Бөтен-ләй ялгыз булганнарын үзенә алып килеп, мунча кертеп, кундырып та озатып куя әле ул. Кайберәүләр үз әнисеннән йөз чөергән бер заманда! Моңа нинди олы йөрәкле булу кирәк!
Бу эштә тик йөрәк кушуы буенча гына эшләп була ди ул үзе дә. Флүзә Гайнислам кызы кебек, өлкәннәр күңеледәй кылдан нечкә хисләр белән эш итүче кешеләр, чыннан да, олы хөрмәткә лаек. “Беркем дә күтәрә алмастай кайгыга, төзәлми торган ярага дучар булмасын, һәркемгә тик бәхетле картлык насыйп итсен иде”, — дигән теләкләрен юллады ул хушлашканда.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Гафури районы.