+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Шәхес
8 Июля 2022, 08:15

Туры сүзле, гадел, таләпчән ул...

Күренекле якташыбыз Ринат Закиров 75 яшен билгели.

Туры сүзле, гадел, таләпчән ул...Туры сүзле, гадел, таләпчән ул...
Туры сүзле, гадел, таләпчән ул...
Ринат Закиров Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының зоотехния факультетын кызыл диплом белән тәмамлап туган ягына – Тәтешле районына кайтканда “кичәге студент малай” түгел, ә гаиләле, төпле кеше иде инде. Югары уку йорты тәмамлап кайтканнарга, кагый­дә буларак, ферма мөдире, иң күбе колхозда зоотехник-селекционер вазыйфасы бирә торганнар иде. Ә Ринат Закир улын район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы итеп тәгаенләделәр. Районга дипломлы белгеч булып кайткан вакытында Ринат Закир улы чыннан да шактый бай эш һәм тормыш тәҗрибәсе туплап өлгергән була.

Ринатның балачак еллары бик авыр чорга туры килә. Ул Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң, 1947 елның 7 июлендә туган. Аңарда да, күпчелек туганнарындагы кебек үк, үскәч зур шә­һәрдә яшәү, зур заводта эшләү теләге көчле була. Кальтәү сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, балалык хыялына тугры калып, Свердловск өлкәсенең Түбән Тагил шәһәрен­дәге һөнәрчелек училищесына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлагач, заводта токарь булып эшли.
1966 елда егетне Совет Армиясенә хәрби хезмәткә чакыралар. Ватан алдындагы изге бурычын ул социализм лагереның иң алгы сызыгында – Гер­ма­ниядәге Совет гаскәрләре төрке­мендә үти. Өч ел дәвамында киләчәк тормыш турында уйланырга вакыт җитәрлек була. Беренчедән, туган авыл, анда калган сыйныфташлар, дуслар, туганнар сагындыра. Икенче­дән, егетнең күңелендә туган төяге өчен кирәкле кеше булу, авылдаш­ла­рының тормышын яхшы якка үзгәртүгә лаеклы өлеш кертү теләге туа.
Шундый матур омтылышлар белән Ринат Закиров, хәрби хезмәтен тәмам­лап, туган авылына кайта һәм “Фәнгә” колхозында эшли башлый. Тырышлы­гын тиз арада күреп алып, аны сөт­челек фермасы мөдире итеп тәгаен­лиләр. Кальтәү фермасы ул елларда районда иң зурларның берсе иде. Ринат тиз арада коллектив белән уртак тел тапты. Бердәм омтылыш белән эшләү хезмәт күрсәткечләрендә дә чагыла башлады. Мөдир булып Ринат озак эшләмәде. Шулай булса да, эшне замана таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәдә оештыру өчен төпле белем кирәклеген төшенде. Һәм озак уйлап тормыйча, Башкортстан авыл хуҗалы­гы институтына укырга керде.
Бу вакытта Ринат Закиров өйләнгән иде инде. Ә стипендиягә генә гаилә карау мөмкин түгел. Институт җитәк­челеге аңа тулай торак комменданты вазыйфасын тәкъдим итте. Җәйге ял вакытында башка студентлар авылга кайта, күпләр төзелеш отрядларына китә. Ә Ринат Закиров өчен тулай торакларны ремонтлау “фронтында” бетмәс-төкәнмәс эш башлана иде. Тик ул бервакытта да зарланмады, үзенә йөкләтелгән бурычларны намус белән үтәп барды.
Авыл хуҗалыгы идарәсендә бер ел эшләгәннән соң, район җитәкчелеге Ринат Закировны тагын бер тапкыр сы­нарга карар итте шикелле – аны районда һәрвакыт иң артта сөйрә­лүчеләр исәбендә булган Тельман исемендәге колхоз рәисе вазыйфасына тәкъдим иттеләр.
Тельманлылар миңа үпкәләмәсен, мин һич кенә дә якташларымны ялкаулыкта яки булдыксызлыкта гаепләр­гә җыенмыйм. Хуҗалык район үзәген­нән бик еракта – Балтач районы белән чиктә урнашкан һәм халык юлсызлыктан җәфалана иде.
Шулай булуга карамастан, Ринат Закир улының оста оештыру сәләте нәтиҗәсендә Тельман исемендәге колхозда кыска вакыт эчендә уңай үзгә­решләр төсмерләнә башлады. Шун­лыктан аны Ленин исемендәге колхозга рәис итеп күчерү турында хәбәр як­ташларымның башына күсәк белән суккандай тәэсир итте. Алар зур төркем булып җыелып, партия райкомына килде. Ләкин ул вакыттагы беренче секретарь Нәдим Гамилов, хәзер мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсын, үз сүзен сүз итте, Ринат Закировны Ленин исемендәге колхозга рәис итеп сайладылар. Бүген мин Нәдим Гата улын да гаепли алмыйм, чөнки Ленин исемендәге хуҗалыкта сыер малы симертү комплексы булып, ул район­ның ит сату планының өчтән бер өле­шен тәэмин итә иде.
Ринат Закировның максатчанлык, үҗәтлек һәм таләпчәнлек кебек сыйфатлары нәкъ менә авылда ачык кү­ренә. Хуҗалык җитәкчесе буларак, ул зур тәҗрибә туплады: катлаулы җи­тештерү эшләре, кадрлар һәм социаль мәсьәләләрне көн саен хәл итәргә кирәк иде. Һәм ул аларны кыю хәл итте. Ринат Закиров җитәкчелегендәге хуҗалыклар районда авыл хуҗалыгы тармагының барлык төп күрсәткечләре буенча һәрвакыт алда барды.
Ике хуҗалыкка җитәкчелек итү тәҗрибәсе булган Ринат Закировны партия райкомының икенче секретаре итеп “күтәрүләре” беркем өчен дә көтелмәгән хәл булмагандыр, дип уйлыйм. Биредә эшләгән чорда ул читтән торып Свердловск югары партия мәктәбен тәмамлады һәм диссертация яклап, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә лаек булды.
Ә 1987 елда Ринат Закир улын бертавыштан партиянең Тәтешле райко­мының беренче секретаре итеп сайладык. Бу вазыйфада ул 1991 елга, республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары вазыйфасына тәгаенләнгәнгә кадәр эшләде.
Ә районда Ринат Закир улы җи­тәкчелегендә ышанычлы матди-техник база булдырылды: җитештерү һәм социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары, торак, юллар төзелде, авыллар төзек­ләндерелде, авыл хезмәтчәннәренең тормыш сыйфаты яхшырды. Район предприятиеләре һәм хуҗалыклары барлык җитештерү һәм социаль-икътисади күрсәткечләр буенча шактый уңышларга иреште. Тәтешле районы өч тапкыр күчмә Кызыл Байракка лаек булды, Бөтенсоюз социалистик ярышында җиңүче буларак күп тапкырлар билге­ләнде һәм КПССның Үзәк Комитеты, СССР Министрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк комитеты Мактау грамоталары белән бүләклән­де.
Ринат Закир улының биредәге фидакарь хезмәте Башкортстан Респуб­ли­касының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән югары исем белән билгеләнде.
Алда торган зур күләмле төзелеш эшләрен башкару өчен хуҗалык өлкә­сендә эшләү тәҗрибәсе булган җитәк­че, җиргә нык адымнар белән басып йөрүче, һәр сүзен уйлап сөй­ләүче, киләчәккә карап эш итүче олпат кеше кирәк булгандыр, күрәсең, 1993 елда Ринат Закировны Башкортстан Респуб­ликасының Милли банкына эшкә чакырдылар. Биредә аны банк рәисенең беренче урынбасары итеп тәгаенлә­деләр һәм капиталь төзелеш мәсьәлә­ләрен тормышка ашыруны йөкләт­теләр.
Ринат Закир улы яңа урында да эшкә җиң сызганып тотынды. Нәтиҗәдә кыска гына вакытта зур күләмдәге төзелеш эшләре башкарылды. Тагын шунысына басым ясап үтү урынлы булыр, ул һәр эшне профессиональ дәрә­җәдә башкарып өйрәнгән. Шуңа Ринат Закировның читтән торып Бөтенсоюз финанс-икътисад институтын тәмам­лавы беркем өчен дә көтелмәгән хәл булмады.
1997 ел Ринат Закировның тормышында кискен борылыш булды – аны Хакасия Республикасының Милли банкы рәисе итеп тәгаенләделәр.
2007 елда 60 яше тулу уңаеннан миңа Ринат Закир улыннан интервью алу насыйп булган иде. Моның өчен Уфадан Хакасия Республикасының башкаласы Абакан шәһәренә барырга туры килде. Бу вакытта дистә ел дә­вамында Ринат Закир улы җитәк­челегендә эшләп, Хакасия Респуб­ликасының Милли банкы илдә иң алдынгылар сафына чыккан иде. Банк­ның зур булмаган коллективы әгъ­залары арасындагы дуслык, татулыкка сокландым. Ринат Закир улының абруе бик зур булуы да хәтердә калган.
Лаеклы ялга чыкканнан соң, Ринат Закир улын тагын ике ел Хакасия Республикасында эшләттеләр. Ниһаять, 2009 елда аңа кире Уфага кайту насыйп булды. Көтеп кенә торганнар, күрәсең, кайту белән кабат респуб­ликаның Милли банкына чакырып алдылар һәм рәис урынбасары вазыйфасына тәгаенләделәр. Бу вазыйфада ул тагын байтак еллар туган республикабызга хезмәт итте.
Ринат Закир улы кайда гына эшлә­мәсен, барлык участокларда да, җә­мәгать эшчәнлегендә дә үз вазыйфаларына зур җаваплылык белән карады, үзен оста оештыручы итеп күрсәтте, туры сүзле, таләпчән, белемле, гадел кеше булып кала белде. Ул туган җирне чиксез яратып, андагы кеше­ләрнең тормышын, авылның киләчәк язмышын кайгыртып яшәде. Хезмәт­тәш­ләре анда бары тик хезмәт сөючән­лек, компетентлык һәм профессионаллык сыйфатларын бәяләде. Аның тырыш һәм намуслы хезмәте Хөкүмә­тебез тарафыннан югары бәяләнде һәм танылды. Ул бик күп дәү­ләт бүләкләренә лаек булды: II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орденының медале, күп­санлы төбәк һәм ведомство бүләк­ләре. Әле күптән түгел генә Русия Президенты Владимир Путин Ринат Закировны Почет ордены белән бүләкләде. Указда “Ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күп еллар намуслы эшләгән өчен” диелгән.
Ринат Закир улы Туган җирендә үз көче, тырышлыгы белән башкаларга үрнәк булып эшли дә, яши дә белде. Бу очраклы түгелдер, чөнки аңа кечкенәдән үк әти-әнисе тарафыннан хезмәт сөючәнлек, намуслылык, тәр­типлелек, максатчанлык кебек иң кыйм­мәтле гомумкешелек сыйфатлары салынган, алар вакыт узу белән ныгыган һәм үсә барган. Шушы югары сыйфатлар аның улында, оныкларында да дәвам итә.
Ринат Закир улы белән Зифилә Касыйм кызы уллары Венерны тәртипле, эшсөяр итеп үстерделәр. Уллары өчен алар — яраткан әти һәм әни, оныкалары Алсу һәм Рената өчен — сөекле картәти һәм нәнәй. “Атадан күргән ук юнган”, дигәндәй, Венер әтисе юлыннан китте. Бүгенге көндә гаиләсе белән Мәскәүдә яши, банк системасында эш­ли.
Ринат Закир улын 75 яшьлек күркәм юбилее белән ихлас тәбриклим һәм сәламәтлек, гаилә бәхете телим.

Рим ӘХМӘТОВ,
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре,
Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас