«Сәлам, дуслар, безнең белән барысы да яхшы. Казбек безнең копилкада! Икебез дә тауны яуладык, ә мин чираттагы дөнья рекордын куйдым. Безнең өчен борчылып торган, безгә ышанган һәр кешегә зур рәхмәт», - дип яза Рөстәм үзенең телеграм каналында.
Вакыт-вакыт көчле җил альпинистларга шактый кыенлыклар да тудырган. «Монда һава торышы бик тиз үзгәрергә мөмкин. Казбек шуның белән данлыклы инде ул», - ди Рөстәм.
Рөстәм маршрутны тулысынча кулларында үтә.«Башка кешеләр 2,5 сәгать эчендә уза торган юлны үтәр өчен миңа 6 сәгать кирәк», - ди блогер.
Чираттагы җиңүен белән, Рөстәм!
фото: телеграм-канал