+20 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Шәхес
20 Июля 2022, 10:00

Күңелләрне юатучы, елмаерга өйрәтүче

Искиткеч көчле һәм гүзәл ханым Рәшидә Солтанова күркәм юбилеен билгели.

Күңелләрне юатучы, елмаерга өйрәтүчеКүңелләрне юатучы, елмаерга өйрәтүче
Күңелләрне юатучы, елмаерга өйрәтүче
Рәшидә Солтанова — Башкортстанда киң билгеле хатын-кыз­ларның берсе. Популярлыгы буенча аны танылган актрисалар белән генә чагыштырып буладыр. Әйткәндәй, Рәшидә Искәндәр кызы үзе дә ике фильмда төшкән. Тик шулай да ул актриса гына түгел, аның билгеләнеше икенчерәк. Аның сәләте тагын да югарырак һәм игелеклерәк. Бу сәләт кеше хокукларын һәм кыйм­мәтләрен, ир-атларның, хатын-кызларның һәм бала­ларның гомерен һәм сәламәтлеген яклаудан гыйбарәт. Заманында ул аларны парламент трибунасыннан да, сайлаучылар белән очрашу барышында да яклады. Ләкин бу гына да түгел әле.

Тормыш булгач, ниндидер хәвеф-хәтәр һәрвакыт булып тора. Әнә шул чакларда Рәшидә Солтанова теләсә кайсы мизгелдә илебезнең теләсә кайсы почмагына ташланырга һәм бәла-казага юлыккан кешеләргә конкрет ярдәм күрсә­тергә әзер булуын күрсәтте. 2004 елның 1 сентябрендә Бесланда булган коточкыч теракт вакытындагы вакыйгалар моңа дәлил. Башкортстан Хатын-кызлар берлегенең ул чордагы җитәкчесе Рәшидә Искәндәр кызы терактта зыян күрүчеләр өчен кыска гына вакыт эчендә шактый акча туплавын һәм аларны фаҗига урынына илтүен, республика хатын-кызларының кара көйгән йортлар буйлап йөреп, фаҗигадән сыгылып төшкән осетин хатыннарының кайгысын уртаклашуын күпләр хәтерлидер. Ә аннары Мәскәү хастаханәләрендә дәвала­нучы Беслан балаларына Уфа укучылары рәсемнәрен һәм башкорт балы салынган аюларны алып килделәр.
“Балаларыбызның ирененә тагын елмаю кунды, сез аларны елмаерга өйрәттегез, безнең күңел­ләребезне йомшарттыгыз һәм юаттыгыз, сезнең алда баш иябез”. Бу — Бесланнан Башкортстан Хатын-кызлар берлегенә килгән хат­ларның берсеннән юллар.
Менә шушы иңнәренә ирләр күтәрәлмәстәй йөк салган гүзәл генә түгел, көчле дә зат бүген 75 яшьлек юбилеен каршылый. Шул­кадәр күпкырлы, кызыклы, һәрвакыт яшь булып кала белгән шәхескә, әлбәттә, бу яшьне берәү дә бирмәс. Биографиясенә күз салсак, Рәшидә Солтанова 1947 елның 19 июлендә Учалы районының Нәүрүз авылында туган. Башкорт дәүләт университетын һәм Мәскәүдә КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Иҗти­магый фәннәр академиясен тәмам-лаган.
Хезмәт эшчәнлеген 1969 елда Уфадагы 1нче мәктәп-интернатта укытучы булып башлый. 1969-79 елларда ВЛКСМның Башкортстан өлкә комитетында лектор, инструктор, бүлек мөдире булып эшли. Аннары – Мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының өлкә комитеты рәисе, Уфаның Киров райкомы секретаре, “Мәрхәмәт” хәйриячелек җәмгыяте идарәсе рәисе, Башкортстан Министрлар кабинеты Эшләр идарәсенең социаль-гуманитар бүлеге мөдире, республиканың ЗАГС идарәсе башлыгы. Тагы да Башкортстан Республикасының өченче чакырылыш Дәүләт җые­лышы-Корылтай депутаты – Мәга-риф, фән, мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе урынбасары.
Җәмәгать эшләре: Башкорт­станның Хатын-кызлар берлеге рәисе, “Бердәм Русия” пар­тия­сенең төбәк бүлекчәсе сәяси советы президиумы әгъзасы, Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Кеше хокуклары буенча Иҗтимагый совет әгъзасы, Бөтен­дөнья башкортлары корылтае бюросы әгъзасы. “Башкортстан Республикасында күрсәт­кән хезмәт­ләре өчен”, Салават Юлаев орден­нары кавалеры, Башкортстан Рес­публикасының атказанган мәдә­ният хезмәткәре, Муса Мортазин исемендәге премия лауреаты, Русия Президентының Рәх­мәт хаты, тагын да бик күп исемнәр, медаль­ләр, грамоталар иясе.
Рәшидә Солтанова, кайчандыр республика Хөкүмәтендә һәм парламентында югары вазыйфалар биләп торуына карамастан, нигез­дә, хатын-кызлар хәрәкәтен оештыручы һәм рухландыручы булып кала. Ул демографияне яхшырту, гаилә һәм аналарны яклау, гаилә статусын күтәрү, эчкечелеккә һәм көч куллануга каршы, ата-ана сөюен­­дә үскән балачак өчен көрә­шә.
Вазыйфасы буенча Рәшидә ханымга бик күп Бөтенрусия һәм халыкара чараларда катнашырга туры килә. Мәсәлән, 2000 еллар ахырында Русия һәм Кытай хатын-кызларының “Гаилә һәм җәмгыять” дигән икенче форумында чыгыш ясавын искә төшерик. Әлеге чыгышы дөньядагы бүгенге хәлләргә дә аваздаш.
“Гаилә — кешелек уйлап тапкан иң яхшы нәрсә, — ди ул. — Без ба­рыбыз да, иң беренче чиратта, әниләрбез, һәм безгә киләчәк буыннарга иҗтимагый һәм рухи элем­тәләрне, гомумкешелек кыйммәт­ләрен тапшыру бурычы йөкләнгән. Без, хатын-кызлар, кайдадыр кан кою, сугыш хәрәкәтләре алып барылу, терактлар ясалуга тыныч кына карый алмыйбыз. Теләсә кайсы сугышта, барыннан да элек, иң яхшы, сәламәт, көчле һәм киләчәккә өмет белән караучы ир-атлар — милләтнең иң яхшы генофонды үлә. Димәк, балалар тумаячак, аларның оныклары да дөньяга килмәячәк”.
Рәшидә Искәндәр кызы бүген, дөнья белән кырыс, агрессив ир-атлар сәясәте идарә иткән чорда, алар бер-берсен ишетергә теләмә­гәндә, нәкъ менә бөтен планета хатын-кызлары берләшергә һәм агрессиянең теләсә нинди чагылышына каршы торуның куәтле көчен булдырырга тиеш, дип саный. Ул алга таба барлык дәүләтләр һәм бөтен җир халкы экологиянең глобаль проблемаларын, катаклизмнарны, табигый һәлакәтләрне булдырмау, дөньяны ярлылыктан, СПИДтан, наркоманиядән һәм башка кимчелекләрдән коткару проб­лемалары белән генә шөгыль­лән­сен иде, дип тели.
Рәшидә Солтанова күпбалалы гаиләләргә анык ярдәм күрсәтүе белән дә киң танылу алды. Бервакытны миңа Кырмыскалы районында 10 балалы гаиләдә булырга туры килде. Озак еллар алар торак мәсьәләсен хәл итәлми интеккән, аннары Рәшидә ханымга мөрәҗә­гать иткәннәр. Аның ярдәме белән гаиләгә Кырмыскалы районы үзә­ген­дә бер бина бирелде. Алар анда ремонт ясап, менә дигән оя корды. Кече кызларына Солтанова хөрмә­тенә Рәшидә дип исем кушулары да хәтердә. Иманым камил, ре­с­публиканың һәр районында ул ярдәм иткән гаиләләр бихисаптыр. “Мин беркайчан да артыгын планлаштырмыйм, хәл итә алмаган эш­ләргә алынмыйм. Һәм мөмкин булмаганны вәгъдә итмим. Булдырал­масаң, кешеләрне өметләндерергә кирәкми дә”, — ди ул үзе. Әмма Рәшидә Солтанова өчен мөмкин булмаган нәрсәләр бик аз булгандыр.
Бервакыт ул биш-алты бала тәрбияләүче берничә күпбалалы гаиләне 16 көнгә “Ар ташы”на алып чыкты. Дүрт зур “Икарус” автобусы. “Башкортстанның Курочкино тавы һәм Чесноковка гына түгеллеген без сезнең ярдәм белән генә аңладык. Таулар бар икән, күлләр, елгалар, кырлар бар икән”, — диләр аңа. “Күпбалалы гаиләдән булган 12 яшьлек бер кызны әле дә хәтер­лим, ул миңа гомерендәге беренче курчакны бүләк иткәнемне әйтте. Бу гаиләдә 13 бала тәрбияләнә иде. Ә бер елны Корбан бәйрәмен­дә без җиде сыер суйдык. Аларны шул көнне үк өләшергә кирәк иде, чөнки суыткычлар юк. Мин бу ит белән төрмәгә кадәр барып җиттем, моңа ничек җөрьәт итүемне бүген дә аңламыйм”, — ди Рәшидә ханым.
Күп еллар элек Башкортстанда гаилә, ана, бала культы булдырыл­ды, гаиләне һәм балаларны социаль яклауга юнәлтелгән максатлы программалар эшли. Бу— Башкортстан Башлыгы һәм Хөкүмәте, Дәүләт җыелышы-Корылтай даими үткәрә торган дәүләт сәясәте. Монда кайчандыр шушы эшләрнең уртасында кайнаган, бүген дә республикам, халкым дип янган, һәр­вакыт яшь, энергияле, битараф бул­­маган һәм тынгысыз Рәшидә Сол­танованың да өлеше бик зур. Бәйрәмегез белән, Рәшидә Искән­дәровна!

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас