

Төс-башка шактый яшь күренсә дә, һөнәри хезмәт чоры 35 елга якынлашкан аның, муниципаль дәүләт эшчәнлегенә бәйле өстәмәләрне дә кушсаң, рәсми пенсия яшенә дә күп калмаган кебек. Сүз дә юк, район дәрәҗәсендә күренекле урын тоткан Солтангулов кебек белгечләргә эшләргә дә эшләргә әле. Бу җәһәттән әйтәсе килгән фикер исә шуннан гыйбарәт: мәкалә героеның гомер агышында һәм эшчәнлегендә хәзер үк матур гына нәтиҗәләр бар, иң мөһиме, алар туган төбәге үсешендә ачык чагылып тора.
Айдар Солтангулов районның мәгариф бүлеге җитәкчесе вазыйфасында эшләгәндә якыннан танышып киттек без. Төбәктә мәктәп командаларының туристлар слетына әзерлек бара иде, мәгариф бүлеге башлыгы “Кызыл таң” хәбәрчесен әлеге чарага алдан чакырды. Әйткәндәй, кайбер районнарда бу чорда онытылып барган туристик хәрәкәткә Әлшәйдә һәрчак ныклы игътибар бирелә. Бүген без туризмның мәгариф даирәсеннән күтәрелеп, тоташ республикада әйдәүче тармакка әверелеп баруына шаһитбыз. Укучылар туризмын оештыру буенча Әлшәй мәктәпләрендә ул чорда ук бай тәҗрибә туплануы төбәктә мәгариф өлкәсенең перспективага йөз тотуына куәт. Әмма район мәгариф бүлеге җитәкчесе “Әлшәй тәҗрибәсен” республика дәрәҗәсендә яктырту белән генә чикләнмичә, бу өлкәдә тупланган проблемаларны да күтәрде. Шушы максатта турслетта катнашучы мәктәп директорлары, шулай ук яшьләр туризмын оештыручы укытучылар катнашлыгында “түгәрәк өстәл” үтте. Эшлекле сөйләшү турындагы мәкалә исә җәмәгатьчелектә уңай тәэсир калдырып, балалар туризмын республика дәрәҗәсендә үстерүгә этәргеч бирде.
2007 елда район хакимиятенең мәгариф бүлегенә җитәкче вазыйфасына тәгаенләнгән Айдар Солтангулов, гомумән, төбәкнең белем бирү өлкәсендә байтак максатлы эшләре белән танылу алды. Шуңа да аның 2019 елда Әлшәй районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары итеп үрләтелүе табигый кабул ителде.
Ә бит ул язмышын укытучы һөнәренә багышларга карар итә. Айдар Солтангулов 1967 елның 22 июлендә Әлшәй районы Ибрай авылында туган. Туган авылы һәм Раевка мәктәпләрендә укып, урта белем алгач, 1984 елда Башкорт дәүләт университеты филология факультетының башкорт теле һәм әдәбияты, урыс теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Айдар өчен алдан ныклап уйланылган адым була бу, чөнки әлеге нияткә нигезне әнисе – 1964 елдан башлап, гомере буена дип әйтерлек Ибрай авылы башлангыч мәктәбендә мөдир вазыйфасында эшләп, лаеклы ялга чыккан укытучы Фәнүзә Нигъмәтбай кызы салуы табигый. Бу юнәлештә Раевка 1нче мәктәбенең башкорт теле укытучысы Тайфә Шакир кызы Габитованың йогынтысы да тоемлы булуын билгеләргә кирәк. Нәкъ менә ул 10нчы сыйныфны тәмамлаган укучысы Айдарны Уфага алып барып, БДУга экскурсия оештыра. Үсмернең нәкъ менә укытучы һөнәрен сайлавына, уены-чыны белән әйткәндә, янә дә бер “саллы” гына сәбәп тә була, әлбәттә. Аның әтисе Тимерхан Хәлит улының гомере хезмәттә авыл хуҗалыгы тармагында үтә. Төрле вазыйфалар биләсә дә, алы-ялы гына булмый, озайлы отпуск турында әйтәсе дә түгел. Ә менә укытучыларның озын җәй буена дип әйтерлек ял итәргә мөмкинлеге бар. Шушы сәбәпләр җыелмасы язмышында төп юнәлеш ала да инде аның. Алгарак китеп шуны да билгелик: филфак студенты Айдар Солтангуловның белемгә омтылышы факультет җитәкчелегенә уңай тәэсир итеп, ул махсус рәвештә аспирантура программасы буенча укуга күчерелә.
Ләкин “юаштан юан чыга”дигәндәй, башланып кына торган язмышка көтелмәгән хәл-вакыйгаларның йогынты ясавы да ихтимал. Әфганстанга Советлар Союзы гаскәрләренең чикләнгән контингенты кертелү һәм сугышта Башкортстан яугирләре һәлак булу БДУның филология факультеты студентлары арасында патриотик тойгыларның шактый нык күтәрелешенә китерә. Нәтиҗәдә алты студент егет, укуларын өзеп, ил сагына басарга карар итә, исәпләре Әфганстан сугышында якташлар өчен дошманнан үч алу. Изге ният кылган студентлар арасында Айдар Солтангулов та була. Ләкин яшьлек дуамаллыгына бирешкән 6 яшь ватанпәрвәрне турыдан-туры яуга җибәрү турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Шәхсән икенче курс студенты Айдар Солтангулов 1986 елның июлендә СССР Кораллы Көчләренә чакырыла, ике еллык хәрби хезмәтне Себер хәрби округында Красноярск краенда үтә. Совет Армиясеннән 1988 елның маенда кайту белән БДУда укуында тергезелеп, белем алуны читтән торып дәвам итә.
Рәсми рәвештә һөнәри хезмәт эшчәнлеге дә шушы елны башлана. Атап әйткәндә, аның “Хезмәт кенәгәсе”ндә 1988 елдан 1994 елга кадәр Дәүләкән районының Дүртөйле урта мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы, укыту-тәрбия буенча директор урынбасары булып эшләве теркәлгән. Бу очракта, ни өчен туган районында түгел, дигән сорау туарга мөмкин. Ә бу исә географик яктан бик җиңел аңлатыла, чөнки Дәүләкәннең Дүртөйлесе Әлшәйнең Ибрай авылы янәшәсендә генә диярлек урнашкан. Дүртөйленең янә бер өстенлеге – биредә шушы дәвердә генә яңа мәктәп сафка баса, ә яшь укытучы өчен монысы инде барыбер уңайлырак.
Айдар Тимерхан улы белән күпчелектә райондагы рәсми чаралар һәм һөнәри бәйрәмнәрдә генә очрашып аралашырга туры килсә дә, аның тормыш юлы һәм хезмәт эшчәнлеге турында электән хәбәрдар идем. Бу җәһәттән шуңа игътибар иттем: ниндидер билгесез көчләр тәэсире аркасындамы, язмышында күп нәрсә уңай һәм, тәүге карашка, җиңел генә бирелә аңа. Мәсәлән, шәһәр статусына ия булган Дәүләкәндә Айдар Солтангулов җитәкче вазыйфа баскычлары буенча да шактый тиз күтәрелә. Әйтик, 1994 елда мәктәп-интернат директоры булып тәгаенләнә. 2000 елда исә Дәүләкән шәһәре һәм районының мәдәният, кино, спорт һәм туризм буенча идарә җитәкчесе итеп билгеләнә, бер ел эшләгәч исә, хакимиятнең мәгариф бүлеге җитәкчесе вазыйфалары йөкләтелә. Вазыйфалар буенча үсү, беренче чиратта, шәхеснең башкарылган эшкә җаваплы каравына, бу өлкәдә табигый сәләтенә бәйле булуын яхшы беләбез. Моңа өстәп, чагыштырмача яшь булуына карамастан, Айдар Солтангулов эшне җигелеп дигәндәй тарта, зур җаваплылык тоеп башкара. Нәкъ шушы сыйфатлары өчен ул Әлшәйнең күршесе Дәүләкәндә зур абруй казана да инде.
Әмма тормыш сынауларсыз гына булмый. Халыкта “чит җирләрдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан булу хәерле” дигән әйтем бар. Бу хакта нечкә күңелле Айдар да байтак уйлангандыр. 2000нче еллар башында Дәүләкәндә җитәкчелеккә яңа кадрлар килде. Югарыда телгә алынган билгесез көчләр тәэсире менә шунда үзен янә сиздерә дә инде: Айдар Солтангулов туган-як тарафлары Әлшәйгә эшкә кайтырга була. Ә монда аның эшлеклелек сыйфатларыннан электән үк яхшы хәбәрдарлар, шуңа да якташка ныклы ышаныч күрсәтелүе гаҗәп түгел – 2003 елда Айдар Солтангуловка Әлшәй районы хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе вазыйфасын үтәү тапшырыла. Тоташ алганда, хәзер Айдар Тимерхан улы районда иң бай тәҗрибәле муниципаль җитәкчеләрдән санала, ул икенче класс муниципаль киңәшче чинына ия. 2002 елда Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен “Дәүләт һәм муниципаль идарә” белгечлеге буенча тәмамлаган.
– Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин кебек олы йөрәкле шәхес, киң даирәдә фикерләүгә ия, шул ук вакытта һәркемгә игътибарлы җитәкче белән очраштырган өчен язмышыма рәхмәтлемен, – ди Айдар Тимерхан улы. – Гомумән, аның кул астында эшләвем белән горурланам, чөнки Дамир Радик улы җитәкчелегендә Әлшәй районы, Башкортстанның икътисади һәм социаль үсешкән төбәгенә әверелеп, моны тормышның барча өлкәләрендә һәрчак раслап тора. Әлшәй районы хакимияте башлыгының элекке урынбасары, хәзер мәрхүм Закуан Әхмәтовны да остазым саныйм. Алар миңа эшчәнлектә юнәлеш биреп кенә калмыйча, тормыш юлымда ныклы терәк тә булды.
Айдар Солтангуловның озайлы фидакарь хезмәте лаеклы бәһаланган – ул “Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы” һәм “Русия Федерациясенең гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре” исемнәрен йөртә. 2016 елда аңа “Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре” дигән исем бирелде. Моннан тыш, Русиянең Оборона, Башкортстанның Мәгариф, Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыкларының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Җимешле хезмәт эшчәнлегендәге тотрыклылыкка ярашлы, Айдар Солтангуловның гаилә тормышы да ипле һәм үрнәкле. Җәмәгате, Иске Акколай авылында туып-үскән, хәзерге чорда районның Үзәк китапханәләр челтәрендә хезмәт салучы Лилия Шәйхәй-дәр кызы белән алар өч бала тәрбияләп үстереп, кызларының икесен олы тормыш юлына чыгардылар һәм биш онык куанычын күреп гомер кичерәләр.
Айдар Тимерхан улына карата “Кызыл таң” гәзите редакциясе җитәкчелегенең үзгә якын һәм ихтирамлы мөнәсәбәтен дә билгеләп үтәсе килә. Вакытлы матбугатка язылу чорында “Кызыл таң” гәзитенә, “Әллүки” һәм “Тулпар” журналларына игътибарлы булуы озак еллар дәвамында һәрдаим сизелеп тора. Истәлекле гомер бәйрәме уңаеннан ихлас котлап, хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар телибез, Айдар Тимерхан улы!
Фәнүр Гыйльманов,
Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.