

Бик кирәк булсам...
Арагызда гел булмам,
Китәрмен бер көн...
Китүемне бәлки әле
Сизмәс тә беркем.
Мин булырмын сез белмәгән
Чит-ят якларда.
Бәлки, кайтып та йөрермен
Мин кайчакларда.
Югалтмагыз, арагызда
Бик сирәк булсам...
Шигырьләремнән табарсыз,
Бик кирәк булсам.
Шагыйрьнең кызы таш кую эшендә ярдәм иткән Хөкүмәткә, Мәдәният министрлыгына, ташны ясаучыларга рәхмәтләрен җиткерде, дип яза Татар-информ.