+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
2 август 2022, 10:20

Шатуновка һәйкәл куелмаячак...

Башкортстанда Юрий Шатуновка һәйкәл куелмаячак. Ә менә ак розалардан аллея...

Шатуновка һәйкәл куелмаячак...
Шатуновка һәйкәл куелмаячак...
Бу хакта Күмертау мэры Олег Фроловтан билгеле булды, дип яза «Аргументы и факты». Әмма һәйкәл урынына музыкантның төп хиты хөрмәтенә роза аллеясе булдыру карары кабул ителгән.

- Һәйкәл куюдан шәһәр Советында фикер алышу нәтиҗәләре буенча баш тартырга карар кылынды. Шулай ук ул безнең шәһәр кешесе булмаган һәм хәтта беркайчан да бирегә килмәгән. Әмма ак роза аллеясе булдырылачак, - дигән Фролов басмага.

Бүгенге көндә урындагы хакимиятләр аллея өчен яраклы урын сайлый, ә аны киләсе елда ачарга планлаштыралар.

Исегезгә төшерәбез, Юрий Шатунов 2022 елның 23 июнендә 48 яшендә вафат булды. Музыкант Күмертауда туган һәм биредә балачагын үткәргән.

Фото: кп.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: