“Физкультура укытучысы алынып, башкарып чыга алмаган эш бар микән ул?” – дип шаяртып каршы алды безне Олы Ака авылындагы пилорамасында Әснәф Сәетов. 26 еллык педагог стажы булган пенсиядәге укытучы ни өчен алынган соң бу эшкә?
Элекке “Әй” совхозы пилорамасы берара кулдан-кулга күчеп ала. Инде чираттагы тапкыр хуҗасыз калгач, аны үзе эшләтеп карарга була Әснәф Миңшәриф улы. Бер ярдәмчесе дә бар. Агач төяп ташу өчен кирәкле техникасын да булдырган. Агачны урман арендаторларыннан кайтаралар. Такта яралар, бура бурыйлар. “Заказчылар булуы гына кирәк”, – ди эш башлаган Әснәф абый. Әмма алга өмет һәм ышаныч бар: якын-тирә авылларда яшәүчеләр кирәк материалны ерактан эзләмичә, якыннан гына сатып алу мөмкинлеге булуына бик канәгать.
Әснәф Миңшәриф улының яраткан шөгыле бар – туризм, елга буйлап агып төшүне оештыру. Аның тагын бер хыялы – экскурсовод булу. Һәм Сәетовның ниятен тормышка ашырачагына шик юк. Чөнки ул – физкультура укытучысы.
Резеда НУРТДИНОВА.
Мәчетле районы.