-17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Шәхес
5 август , 09:50

Ир асылы халкым, дип яши!

Борай районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевка – 60 яшь.Кайбер кешеләрнең тормыш юлын күздән кичергәндә бөтен эшләренең дә уңай килеп торуына куанасың. Минем танышларым һәм дусларым арасында андыйлар күпчелекне тәшкил итә. Аларның берсе – Борай районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев.

Ир асылы халкым, дип яши!
Ир асылы халкым, дип яши!
Мин аны КПССның Тәтешле райкомында бергә эшләгән вакытыбыздан башлап беләм. Аны, Әмиров исемендәге колхозның баш агрономын, райкомның оештыру бүлегенә инструктор вазыйфасына китерделәр. Мин бу вакытта райкомның идеология буенча секретаре идем.
Рушанның Әмиров исемендәге хуҗалыкта гомере буе дигәндәй баш агроном йөген тарткан Кадим абый Гәрәевның улы икәнен белә идем. Шуңа, Аксәет урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Башкорт авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына укырга керүе күңелемдә бу егеткә карата ихтирам хисе уятты. Чөнки Тәтешле районында табигать шартлары бик кырыс. Туфракның уңдырышлылыгы да әллә ни мактанырлык түгел. Әтисенең нинди авыр шартларда эшләвен улы күреп үскәндер, билгеле. Шулай булуга карамастан, башка җиңелрәкне түгел, ә нәкъ агроном һөнәрен сайлаган. Институт тәмамлап кайту белән Әмиров исемендәге колхоз кебек районда иң эреләрдән саналучы хуҗалыкка баш агроном вазыйфасына тәгаенләүләре дә очраклы хәл булмады. Югыйсә, институт дипломы тотып кайтып, бригада агрономы булып эш башлаганнарны да күп күрдем.
Һәр сүзен уйлап сөйләүче, һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы тыйнак егет колхозда озак эшләмәгән кебек, партия райкомында да озак тоткарланмады. Райком бюросы аны комсомол райкомының беренче секретаре вазыйфасына тәкъдим итте. Ә район яшьләре аны үзләренең җитәкчесе итеп бертавыштан сайлады. Мин бу үзгәрешләр өчен бик куандым. Чөнки Рушан Кадим улы өчен эшнең зуры яки бәләкәе юк. Ул һәр эшкә бердәй җаваплылык белән тотына. Ә халык белән эшләүдә бу бик мөһим.
Комсомол райкомында эшли башлавының беренче көннәрендә үк Рушан Гәрәев үзенең булдыклылыгын янә бер тапкыр исбатлады – ВЛКСМ өлкә комитетыннан өр-яңа “Нива” автомобиле алып кайтты. Тәтешленең юлсызлыгы шартларында райком аппараты хезмәткәрләре өчен зур ярдәм булды ул.
Безнең буынга, кызганычка каршы, КПССның да, ВЛКСМның да гади тел белән әйткәндә, ябылуын кичерергә туры килде. Комсомол райкомы ябылганнан соң Рушан Гәрәевны район хакимиятенең яшьләр эшләре буенча комитеты җитәкчесе итеп тәгаенләде-ләр. Тарихка “кыргый” атамасы белән кереп калган 90нчы еллар башында эшләде ул биредә.
– Молодец, энем, үзеңә бик тыныч, җылы урын таптың! – Бервакыт, телемнән кем тарткандыр, Рушан Кадим улына шундый сүзне ычкындырдым бит.
Ә ул кызып та китмәде, ачуланмады да:
– Ә Сезнең эш өстәлегезгә берәр тапкыр граната кертеп салганнары бармы?
– Ю-ук...
– Ә минекенә берничә тапкыр салып, куркытырга, шул юл белән районны басып алырга маташып карадылар... Шулай булгач, кемнең эше тынычрак булуы хакында уйлап карарга кирәк...
Тәтешле районы Пермь өлкәсе белән чиктәш. Свердловск өлкәсе дә ерак түгел. СССР таркалгач, ул якларда оешкан җинаятьчелек котырынып чәчәк атты. Янәшәдә генә Тәтешле районы халкының тыныч кына яшәве аларга тынгылык бирми. Район яшьләрен төрлечә куркытулар башлана.
– Бертуган Илдар абыем ул вакытта Мәскәүдә яши иде. Ул анда көрәшнең карате, таэквондо кебек төрләре белән шөгыльләнеп, ярыйсы гына уңышларга иреште. Абыйны Тәтешлегә кайтырга чакырдым. Рәхмәт аңа, сүземне екмады. Ул кайткач, районда таэквондо федерациясен оештырдык һәм яшьләр бик теләп көрәшнең бу яңа төре белән шөгыльләнә башлады.
Безнең яктан кискен каршылык булгач, “чакырылмаган кунаклар” да сирәгрәк килә башлады. Ә соңрак алар, гомумән, безгә дуслык һәм хезмәттәшлек тәкъдим итеп килде, – дип искә ала ул хәвефле елларны Рушан Кадим улы.
Тырышлыгы, тынгысызлыгы белән яшьләр арасында зур абруй яулап өлгергән Рушан Гәрәевны тагын да авыррак участокка – район юл ремонтлау-төзү идарәсе җитәкчесе вазыйфасына тәгаенләделәр.
Анда ничек эшләгәнен сөйләп тормыйм. Ләкин шунысын беләм, Тәтешленең ДРСУ коллективы республикада иң алдынгылар сафына чыкты. Бүген дә иң тигез, иң караулы юлларның Тәтешле районында булуына иманым камил!
Рушан Кадим улының идарәдәге эшчәнлеге югары бәяләнде – аңа “Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесе” дигән мактаулы исем бирелде.
Ләкин тормыш Рушан Гәрәевка тагын да зуррак, тагын да авыррак, тагын да җаваплырак эш-вазыйфа әзерләгән икән. 2008 елда аны Тәтешле районы хакимияте башлыгы вазыйфасына тәгаенләделәр. “Сам”нар киткәндә, кагыйдә буларак, аның кәнәфиенә “зам”нардан берәрсе менеп утыра. Тәтешледә исә бу язылмаган кагыйдәне бозып, хакимият башлыгын юл төзү-ремонтлау идарәсеннән китерделәр.
Әйтергә кирәк, Тәтешле районы җитәкчелеккә Рушан Гәрәев килгәнчегә кадәр дә республикада алдынгылар исәбендә иде. Шуның өчен аңа икеләтә тырышлык салып эшләргә туры килде. Нәтиҗәдә, 2011 елда район тарихында күрелмәгән күләмдә продукция җитештерелде һәм, 100 гектар җиргә исәпләгәндә, продукция җитештерү күрсәткече буенча район республикада беренче урынга чыкты.
Моннан нәкъ дистә ел элек безнең гәзит редакциясе “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” дигән гаять зур чара үткәрде. Аны 2012 елның 6 февралендә “Нур” татар дәүләт театрында Тәтешле районы ачып җибәрде. Гадәттә “беренче белен төерле булучан”. Ә Тәтешле уңганнары шулкадәр югары әзерлек белән искиткеч бай программа алып килеп, башкала халкын таң калдырды. Чөнки Рушан Кадим улы бу эшкә үзе җитәкчелек итеп, “Кызыл таң” редакциясендә эшләүче һәр якташыбызга кыйммәтле бүләкләр дә тапшырды. Чара арытаба да шундый ук югарылыкта дәвам итте. “Нур” театрында барлыгы 36 район вәкилләренең очрашуы үтте.
Тәтешле районына Рушан Гәрәев барлыгы 12 ел җитәкчелек итте. Бу вазыйфадагы тырышлыгы да дәүләтебез тарафыннан югары бәяләнде – күкрәгендә Дуслык ордены балкыды.
2020 елның сентябрендә Рушан Гәрәевның тормышында кискен борылыш булды. Республика җитәкчелеге аны Борай районы хакимияте башлыгы вазыйфасына тәкъдим итте.
Рушан Кадим улының яңа вазыйфада эшли башлавына ике ел да юк әле. Әмма шушы кыска гына вакыт эчендә дә Борай районында да ул үзен булдыклы җитәкче буларак күрсәтеп өлгерде. Билгеле булуынча, авыл хуҗалыгы буенча республика 5 климатик зонага бүленгән. Төньяк урман-дала зонасына барлыгы 14 район керә. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күрсәткече буенча 2020 елда зонада Тәтешле районы беренче урын яулаган иде. Узган ел нәтиҗәләре буенча исә Борай районы җиңүче булды һәм республиканың иң алдынгы 5 районы исемлегенә керде.
– Гомерем буе Тәтешле районында эшләгәнлектән, Борай районына шикләнебрәк килгән идем. Ләкин авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илвир Нурмөхәммәтов белән беренче күрешеп сөйләшкәннән соң ук барлык шик-шөбһәләрем таралды. Ул җаны-тәне белән авыл хуҗалыгына бирелгән кеше. Шунысы куанычлы, райондагы 11 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 53 крестьян (фермер) хуҗалыгы, 6 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы җитәкчеләренең зур күпчелеге аның фикердәшләре. Алардан тыш 14 хуҗалык сөт, 18 хуҗалык ит җитештерү белән шөгыльләнә, 3 хуҗалыкта сарык үрчетәләр, – дип санап китте әңгәмәдәшем.
12 авыл биләмәсенә берләшкән 95 авылда 11 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык теркәлгән. Борай районында барлыгы 22 меңнән күбрәк кеше яшәвен исәпкә алганда, борайлыларны ялкаулыкта гаепләргә беркемнең дә теле әйләнмәстер.
Быел электән ташландык хәлдә булган 7 мең гектар, ике елда исә барлыгы 10 мең гектар җир чәчү әйләнешенә кертелгән. Ике елда барлыгы 200 миллион сумлык 60ка якын берәмлек яңа техника сатып алынган. Аларның күпчелеге куәтле тракторлар, йөк автомобильләре һәм чәчү комплекслары.
– Районда тырыш, хезмәт сөючән халык яши. Шуңа авыл хуҗалыгы тармагының мөмкинлекләре бик зур. Киләчәктә аларны файдалы эшкә җәлеп итү белән шөгыльләнәчәкбез, – дип әңгәмәне йомгаклады Рушан Кадим улы.
Резидә һәм Рушан Гәрәевлар гаиләдә кызлары Лилияне һәм уллары Тимурны үстерделәр. Бүгенге көндә алар икесе дә гаиләләре белән Уфада яшиләр. Бәхетле дәү әти белән дәү әни исә оныклары Рамзан һәм Мәликәнең уңышларына куанып яшиләр.
Якын дустым, хезмәттәшем һәм фикердәшем Рушан Кадим улына күркәм юбилее уңаеннан сәламәтлек, авыр һәм җаваплы эшендә уңышлар, гаиләсенә иминлек телим!

Рим ӘХМӘТОВ,
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты.


Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас в