-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Шәхес
6 август , 22:00

“Алтын җирдә ятмас” дигәннәре хак ул...

Ильяс Нургалиевка карата бу сүзләр тулысынча туры килә.

“Алтын җирдә ятмас” дигәннәре хак ул...
“Алтын җирдә ятмас” дигәннәре хак ул...
Өлкән буын яхшы хәтерли торгандыр, Крупская исемендәге колхозга кайчан гына, нинди генә мәсьәлә буенча килсәң дә, Ильяс Шәрифгалиевич, үзебезчә әйтсәк, Ильяс абый каршы ала торган иде. Очрашкач та ул иң тәүдә колхоз ашханәсенә барып, тамак туйдырып алырга тәкъдим итә, өстәл артында утырган вакытта нинди мәсьәлә белән килүеңне ачыклап, сиңа көнендә кайтып китү мөмкинлеге булуын, яки Шулганда кунып калу хаҗәте булачагын чамалый. Мәсьәләң көнендә хәл итәрлек булмаса, колхозның кунакханәсенә урнаштыра, кичкә кайтып китү мотлак булса, сине ничек озату хәстәрен күреп куя.

Ә бит Крупская исемендәге колхоз районда иң эре хуҗалыкларның берсе иде. Шуңа килүче-китүче һәрвакыт күп булды. Шулай булуга карамастан, Ильяс абый беркемгә дә караңгы чырай күрсәтмәде, һәркемне якты йөз белән каршы алып, барлык мәсьәләләрне хәл итеп барды.
Яшерен-батырын түгел, ул елларда республика башкаласыннан да кунаклар еш килә иде. Аларны да еш кына Шулганга алып барып кунак иттек.
Колхозның башкаларга күрсәтеп мактанырлык уңышлары да бар иде шул. Биредә районда беренче булып токымлы таналар үстерү оештырылды. Шуннан соң фермалардагы көнгә 3 литр сөт бирүче бестужев токымлы сыер­лар кара-чуар токымлы бура кадәрлеләр белән алыштырылды. Районның орлыкчылык хуҗалыгы да Крупская исемендәге колхоз җирле­гендә оештырылды.
Колхоз авылларында социаль мәсьәләләр дә уңышлы хәл ителде. Шулганда – урта, Кашкак һәм Гәрәбаш­та сигезьеллык мәктәпләр эшләде. Хуҗалык үзәгендә мәдәният йорты, авылларда клублар, китапханәләр халыкның ялын күңелле һәм эчтәлекле итеп оештыру белән шөгыльләнде. Гомумән, халык мул тормышта яшәде.
Соңгы елларда төрле сәбәпләр белән колхоз рәисләре еш алышынды. Ильяс абыебыз гына үз урынында алыштыргысыз булды.
Әгәр исән булса, шушы көннәрдә Ильяс Нургалиевның 85 еллык олпат юбилеен билгеләр идек. Ул 1937 елның 29 июлендә Сабанчы авылында туган. Кызганычка каршы, бу авыл күптән юк инде. Балалык еллары Бөек Ватан сугышы чорына туры килә. Әтисен фронтка алгач, яшәү тагын да авырлаша. Шуңа Ильяска тормыш арбасына бик иртә җигелергә туры килә. Ундүрт яше тулар-тулмастан аны колхозның төзүчеләр бригадасына эшкә тәгаенлиләр. Ләкин ул еллардагы күп малайлар кебек, Ильяс шофер булырга хыяллана.
1959 елда Ильяс Нургалиевны Совет Армиясенә чакыралар. Ватан алдындагы изге бурычын ул илебезнең Ерак Көнчыгышында ракета гаскәр­ләрендә үти.
Хәрби хезмәттән соң 8 ел туган кол­хозында шофер булып эшли. Ул вакытта хуҗалыкта нибары ике йөк машинасы була. Шуңа шоферларга игътибар да, ихтирам да зур була. Яшь егет үзенә йөкләтелгән бурычларны зур җаваплылык белән башкара. “Алтын җирдә ятмас” дип, халык бик белеп әйткән. Ильяс Нургалиевның да тырышлыгын, гомум эш өчен зур җаваплылык тоюын тиз күреп алалар. Шуңа 30 яшендә аның Шулган авыл Советы башкарма комитеты рәисе вазыйфасына сайлануы беркем өчен дә көтелмәгән хәл булмый.
Ул елларда партия комитетлары җитәкче кадрлар әзерләү белән җитди шөгыльләнә, бу мөһим эшнең анык системасы бар иде. Авыл Советы башкарма комитеты рәисе булып ике ел уңышлы эшләгәннән соң Ильяс Нургалиевны Чиләбедәге урта партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. Ике ел уку чоры сизелми дә үтеп китә. 1971 елда Ильяс Нургалиевны КПССның Тәтешле райкомына оештыру бүлеге инструкторы итеп тәгаенлиләр.
Райкомда эшләп йөрсә дә, Ильяс Шәрифгали улы күңеле белән һәрчак авылдашлары янында була. Моны Крупская исемендәге колхозның ул вакыттагы рәисе Әхнәф ага Шәймөхәм­мәтов та күреп тора һәм авылга кайтырга тәкъдим итә. Шулганлылар Ильяс Шәрифгали улын бертавыштан яңадан авыл Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлый.
Крупская исемендәге колхоз коммунистлары 1975 елда Ильяс Нургалиевны үзләренең лидеры итеп сайлады. Ул беренче көннән үк җиң сызганып эшкә тотынды һәм районда иң зурлардан исәпләнүче партия оешмасы һәрвакыт алдынгылар сафында булды. Хуҗалык игенчеләре һәм тер­лекчеләре зур уңышлар яулады. Азык-төлек муллыгы өчен көрәшнең алгы сызыгында, әлбәттә, коммунистлар булды.
Ильяс Шәрифгали улының фидакарь хезмәте һәрвакыт лаеклы бәя­ләнде. Бу хакта гаилә архивындагы күп­санлы Мактау грамоталары сөйли. Алар арасыннан берсе – Башкорт АССРы Югары Советы Президиу­мының Мактау грамотасы – Ильяс абый өчен иң кадерлесе иде. “Колхоз производствосында һәм партия органнарында күп еллар яхшы эшләгәне өчен” дип язылган бу югары бүләкне аңа 1987 елда 50 яшьлек юбилее уңаеннан тапшырганнар иде.
Ильяс абыйның гаилә архивындагы документлар арасындагы бер Мактау грамотасы минем күңелемә аеруча якын булып тоелды. Мәкаләм героена аны “Кызыл таң” гәзитенә язылуны оештыруда актив катнашканы өчен тапшырганнар. Мактау грамотасына гәзитнең ул вакыттагы мөхәррире Ремель Дашкин кул куйган. Электән гәзит-журналларга язылуны оештыру, чыннан да, бөтенхалык эше иде бит. Шуңа гәзитебезнең тиражы 100 мең данәдән артык иде.
Архивта КПСС Үзәк Комитетының “Правда” һәм республикабызның “Совет Башкортостаны” гәзитләре редак­цияләре тарафыннан бирелгән шундый ук эчтәлекле Мактау грамоталары да булуы куандыра.
Ул чорда хезмәт алдынгыларын чит илләргә туристик сәяхәткә юллама белән бүләкләү дә киң таралган иде. Ильяс абый социалистик илләрнең барысына да барып кайтты шикелле. Ә Тәтешле районы хезмәт алдынгы­ларының Һиндстанга туристик сәяхә­тендә без бергә булдык. Анда да башкалар кебек иркенләп ял итеп кенә йөрү тәтемәде. Ильяс абыйны – төр­кемнең старостасы, ә мине партгруппа җитәкчесе итеп сайладылар.
Ильяс Шәрифгали улы Крупская исемендәге колхозның партком
секретаре булып 1991 елга кадәр, барлыгы 17 ел эшләде. Заманында шундый ук йөкне 4 ел үз иңнәремдә тарткан кеше буларак, Ильяс абыйдан никадәр сабырлык, никадәр түземлек таләп ителгәнен мин яхшы аңлыйм. Өстә­венә, ул чорда хуҗалыкта берничә рәис алышынды. Алар арасында төрле холыклы кешеләр бар иде. Ләкин Ильяс абыебыз үз кыйбласына тугры калды, һәрвакыт халык мәнфәгатьләрен өстен куйды.
Әгәр Борис Ельцинның указы ни­гезендә КПССны таркатмасалар, Ильяс абый партком секретаре вазыйфасында тагын да эшләгән булыр иде әле.
Миңа еш кына: “КПСС сафларында 19 миллион әгъза бар иде, ә ни өчен Ельцин указына каршы һичьюгы 19 кеше дә чыкмады?”– дигән сорау бирәләр. Чөнки партиянең югары эшелоннарында утыручы җитәкчеләр КПССны җәза бирүче органга әверел­дерде. Алар арасында Ильяс абыебыз кебек чын коммунистлар бик аз бул­гандыр, бәлки, бөтенләй булмагандыр да. Минем төпле фикерем шундый: Ленин бабабыз большевиклар партиясен фикердәшләр берлеге буларак оештырган. Ләкин соңгы елларда ул бөтенләй онытылган иде.
Ильяс абый кебек хезмәт сөючән кеше эшсез утырамы соң инде? Юк, әлбәттә! Партия таркалгач, аны Акбулат сельпосы рәисе вазыйфасына чакырдылар. Биредә ул 5 ел, лаеклы ялга чыкканчы эшләде. Шушы кыска гына вакытта Ильяс абый сәүдә өлкә­сендә дә үзен булдыклы җитәкче буларак күрсәтеп өлгерде. “Башпотребсоюз”ның Мактау грамотасы – моңа ачык дәлил.
Миңа Ильяс абыйның йортында да еш булырга туры килде. Аларның Рәдифә апа белән татулыгы, бер-берсен ярты сүздән аңлаулары сокландыра иде. Ярты төн уртасында килеп керсәк тә хуҗабикәдән сукрану сүзе ишетмәдем. Тиз генә самавырын яңар­тып, табын корып җибәрә иде.
Нургалиевлар гаиләсендә өч бала – уллары Илшат белән Илсур һәм кызлары Индира үсте.
Кызганычка каршы, Ильяс абыебызга бу матур көннәрне күрү насыйп булмады. 2010 елның гыйнварында ул безнең арабыздан китте. Бу сурәт­ләмәмне мәрхүмнең якты рухына бер дога булып барып ирешсен иде, дигән изге теләк белән яздым. Амин!

Рим Әхмәтов,
Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре,
Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты.
Тәтешле районы.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в