+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
8 август 2022, 09:15

София Ротаруга - 75 яшь!

Әле кайчан гына илдә ике җырчы бар иде: Алла Пугачева белән София Ротару. Фанатлары бер-берсе белән бәхәсләшеп бетә иде...

София Ротаруга - 75 яшь!
София Ротаруга - 75 яшь!

Менә инде икесе дә 70 чиген узды. Ә София Ротаруга кичә 75 яшь тулды!

Элекке юбилейлар фонында җырчы өчен монысы тыйнак кына уза, дип фаразларга була. Соңгы вакытта София Михайловна Италиядә яшәсә дә, туган көнендә Украинаның Маршинцы авылына кайткан.

Матур сан булган 75 тирәсендә бернинди рәсми активлык та көтелмәячәк, югыйсә, узган елда ук Русиядә дә, Украинада да күпләр алда торган датаны күтәренке хисләр белән көтә иде.

Ләкин заманалар үзгәрде. София Ротару, Украинадан китеп, имеш-мимешләргә караганда, бүген Италиядә вилла арендалап тора икән. Әмма туган көнендә җырчы социаль челтәрдә үзенең туган Маршинцыга әйләнеп кайтуы турындагы фотосурәте белән уртаклашты. "Көч алу урынына килдем", — дип яза җырчы. Тагын да, бүген бәйрәм итү вакыты түгел, дип өстәгән.

Ничек кенә булмасын, яраткан җырчыбызны матур юбилее белән котлыйбыз!

Фото: Лилия Шарловская

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: