-17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Шәхес
13 август , 09:45

Сәхнәләрдә күбәләктәй очты

Башкортстанның халык артисты Марс Сафиуллинның тууына 70 ел тулу уңаеннан.Кулга каләм алырга сәбәп-форсат табылып кына тора бит ул. Хәер, күңел кушканда, исән-имин булганда туган ягымның танылган кешеләре хакында нигә язмаска?! Авылдашым, замандашым Марс Сафиуллин да – шундыйларның берсе.

Сәхнәләрдә күбәләктәй очты
Сәхнәләрдә күбәләктәй очты

Аның сәхнәләргә күбәләктәй очып чыкканын күргәнегез булгандыр, мөгаен. Ул биегәндә читек табаннарыннан очкынар сибелгәндәй була, йөрәкләр җилкенә, күңелләр талпына. Юк, бу бер дә фәстереп әйтү түгел, ә чынында шулай иде.
Дөнья күләмендә танылган Фәйзи Гаскәров исемендәге Башкорт дәүләт халык биюләре ансамбле солисты Марс Сафиуллин дип тыйнак кына әйтү дә күп нәрсәләр турында сөйли түгелме?! Егерме елдан артык республика сәнгатенә хезмәт итү чорында аның күз алдында шушы коллектив Халыкара, Бөтенрусия конкурслары лауреаты исемнәренә лаек булды. Алай гына да түгел, ансамбльгә шулай ук Салават Юлаев һәм Г. Сәләм премияләре дә бирелде. Бу зур казанышларда Марс Галим улының да хезмәте бәяләп бетергесез. Чыгышлар ясаганда аның иҗади осталыгын, өзеп-өздереп басуларын карап, мөкиббән бирелеп, берчә сокланып утырган чаклар шактый булды заманында. Хәтта горурланып та куя идем. Ә нигә горурланмаска?! Ул бит әле минем авылдашым (Бишбүләк районының Кыңгыр-Мәнәвез авылында туган), бер чорда бер мәктәптә белем алдык, җәмәгать эшләрендә актив катнаштык. Әле булса хәтеремдә: 7 “Б” сыйныф укучылары Ильяс Габдрәхимов һәм Марс Сафиуллин башкарган “Матрос биюе” КВНда югары бәя алган иде. Алар җырлаган шаян “Балыкчы” җыры бүген дә балачакның кайтавазы булып яңгырый сыман.
Сәнгатькә гашыйк егетне хыял-омтылыш Стәрлетамак мәдәни-мәгърифәт училищесына алып килә. Анда ул төрле милли биюләрнең нечкәлекләрен өйрәнә. Махсус уку йортын уңышлы тәмамлагач, Марс Совет Армиясенә алына. Яраткан шөгылен биредә дә ташламый, сәнгать дөньясы белән кызыксынучы солдат-сержантларга төрле биюләр өйрәтә. Хәрбиләр алдында уңышлы чыгыш ясаганы өчен ул берничә тапкыр часть командованиесенең рәхмәтенә лаек була.
Туган якларын сагынып кайткан яшь солдат, озын-озак ял итмичә, Бишбүләк районы Мәдәният сараенда сәнгать җитәкчесе вазыйфасында эшли башлый. Төрле түгәрәкләр оештырып җибәрә. Училищеда алган белемнәрен авыл яшьләренә ихлас өләшә, алар белән бергә үзе дә өйрәнә.
1972 елның ноябрендә Уфада үзешчәннәрнең республика смотры була. Анда Марс Сафиуллин да катнаша, мари, грузин халыкларының биюләрен зур осталык белән башкара һәм җиңүгә ирешә. Жюри әгъзасы, ул чакта Башкорт дәүләт халык биюләре ансамбленең сәнгать җитәкчесе, күренекле балетмейстер, заманында бөек Рудольф Нуриев белән Ленинградта бергә эшләгән Хашим Мостаев икенче көнне Марсны филармониягә чакырып ала һәм монда эшкә килергә тәкъдим итә. Бу аның өчен көтелмәгән хәл була. Туган ягына канатланып эшкә кайткан егет бер айдан республикабызның зур сәхнәсенә аяк баса. Профессиональ артист өчен мөһим булган бию композицияләрен үзләштерүдә аңа остазы, БАССРның атказанган артисты Марсель Мәҗитов, бию сәнгатенә өйрәткән беренче укытучысы Зәйтүнә Заманова олы ярдәм күрсәтәләр. Бию осталыгының серләренә төшенүдә яшь артистка БАССРның халык артистлары Хисбулла Зөбәйдуллин, Рим Әбделманов, шулай ук Җәүдәт Бикбирдин, Әнвәр Фәхретдинов дөрес юнәлеш бирәләр.
Марсның беренче гастрольләре Украина, Литва, Латвия якларына була. Өч айдан артыкка сузылган гастрольләр аның күңелендә бию сәнгатенә булган мәхәббәтне арттыра төшә. Шул ук елда ул гомерендә беренче тапкыр чит илдә — Франциядә була. Бетмәс-төкәнмәс тәэссоратларга баеп, туган ягына сагынып, ашкынып кайта ул.
Җаен туры китереп, җәй айларында Кыңгыр-Мәнәвезгә дә бер-ике көнгә кайтып килә. Ни дисәң дә, үсмер чакларда күңелләрдә онытылмаслык хатирә булып калган шаулы сабантуйлар, болыннарда чыңлаган чалгы тавышлары, кичләрен авыл өстенә таралган сихри гармун моңнары һәрвакыт үзенә дәшеп тора...
“Бөтен нәрсә шул газиз туган җирдән башланадыр, мөгаен, – дип еш кына әйтә торган иде Марс Галим улы.— Миңа калса, туган як бизәкләре, аның кабатланмас моңнары бию сәнгате белән бергә үрелеп баргандыр да. Алар иҗади хезмәтемә илаһи көч, дәрт өстәде. Шунсыз мөмкин дә түгел. Һәр башкарган биюем тамашачы күңеленә онытылмаслык бер моң булып барып җитсә, чиксез шатланыр идем”.
Марс бигрәк тә үзе куйган “Тиле яшьлек”, райондашы Минзыя Насыйбуллина-Ханнанова белән берлектә иҗат иткән “Шаян кызлар” биюләрендә табигыйлекне, тормышчанлыкны чагылдырырга тырышты. Бу биюләрне төрле илләр сәхнәсенә куеп, сәнгать сөючеләрне күптапкырлар сокландырдылар.
Ансамбльдә озак еллар эшләү дәверендә Марс егермеләп илдә башкорт, татар, урыс һәм башка халыкларның сәнгатен уңышлы пропагандалый. Испаниядә, Финляндиядә, Шри-Ланкада, Италиядә һәм башка илләрдә булырга туры килә. Биюче чит илләрдә гастрольләрдә йөргәндә аларның мәдәниятенә, бигрәк тә бию сәнгатенә игътибар итә. Испан, грек, Африка, һинд, болгар, монгол биюләрен отып-өйрәнеп кайту, республикабыз тамашачыларының күңеленә дәрт-дәрман өстәү—тынгысыз эзләнүләр нәтиҗәсе. Димәк, халык иҗаты, аның энҗеләре, ераклардан якынга, күңелдән-күңелгә күчә. Шуңа да Марс Сафиуллин бию аша кешеләр күңеленә канат куюны, халык сәнгатен халыкка җиткерүне үз максаты итеп санады. Бию күңелне яшәртә, бию аша дуслар табыла. Аңа заманында Һиндстаннан, Италиядән килеп торган хатлар шулар турында сөйли.
Биюче легендар ансамбль белән илебезнең төрле төбәкләрендә чыгыш ясады. Кайда гына булмасын, башкалабызның, шулай ук башка шәһәрләрнең мәрмәр сарайларындамы, авылның кечкенә клубларындамы, Марс һәр биюне бөтен булмышын, күңелен салып башкарды. Шулай булмыйча, мөмкин дә түгел. Чөнки бүгенге таләпчән тамашачы профессионаллардан күпне өмет итә. Марс шуңа да һәр такт-элементка, һәр хәрәкәткә сак карады, теге яки бу халыкның биюен бербөтен, аны нәкъ балетмейстер куйганча, төгәл итеп җиткерергә тырышты.
Заманында РСФСРның атказанган артисты Рәшидә Туйсина белән “Зарифа”, “Гөлнәзирә”, шулай ук “Тау марилары”, “Төньяк амурлары”, “Гопак” һәм башка биюләрне башкарганда да бу моментларны күз уңында тотты, үзенә һәрчак таләпчән булды. Тормыш юлында нинди генә киртәләр очраса да, Марс һөнәренә хыянәт итмәде.
Шулай, 1988 елның декабрендә филармониядә дәртле грузин биюен биегәндә Марсның тез капкачы ярыла, әмма йөрәге ярсып, дәрте ташып торган егет каушап калмый, идәннәрне дер селкетеп биюен дәвам итә. Шулай да яра үзенекен итә. Бу вакытта аңа дуслары ярдәм итә, күңел канатын ныгытып җибәрә. Ул үзе белән бергә эшләгән танылган биюче һәм курайчы Риф Габитовны, БАССРның халык артистлары Гүзәл Абсаттарованы, Рим Әбделмановны һәрвакыт ихтирам белән искә ала иде.
Башкортстанның халык артисты Марс Сафиуллин төшенкелеккә бирелмәде, янә сәхнәдә утлар уйнатты. Шат йөзле, ихлас тамашачылар яраткан артистның бию ритмына кушылып, дәррәү кул чалтылар.
1988 елда Марс Сафиуллин туган авылыбызга Башкорт дәүләт халык биюләре ансамбленең зур составын автобуслар белән алып кайта. Алар арасында минем белән кайчандыр университетта бергә укыган, бер бүлмәдә яшәгән, Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, танылган биюче Риф Габитов та була. (Мин аны студент чагында бер тапкыр авылга алып кайткан идем). Ул шушы килүендә безнең йортыбызны эзләп табып, инәкәй янына килеп, концертка чакыру билеты китереп биргән. Инәкәй исә, үз чиратында, ачлы-туклы йөргән артистларга күпереп пешкән икмәген, сөтен, катыгын, каймагын биреп җибәргән.
...Марс замандашым биюче генә түгел иде. Ул Уфа “Нур” татар дәүләт театрында репетитор, шулай ук Уфа дәүләт сәнгать институтында преподаватель вазыйфаларын да башкарды. Мин аның сыздырып баянда, моңлы итеп курайда, фортепьянода, шулай ук кубызда уйнаганын да хәтерлим. Бу һөнәрләрен ул үз вакытында авылдашларга да күрсәтеп калды. Шулай, үз башлангычым белән 1996 елның 4 мартында танылган шагыйрь, җырлар авторы, Башкортстанның, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рамил Чурагуловны, Башкортстанның атказанган артистлары Фәридә һәм Роберт Тимербаевларны, әлбәттә, Башкортстанның халык артисты Марс Сафиуллинны туган авылым Кыңгыр-Мәнәвезгә алып кайткан идем. Ул чакта инәкәй дә исән-сау иде әле. Ул дусларымны ихлас каршы алды, мул ризыклары белән сыйлады. Әлбәттә, алар туган йортымда куна да калды. Тансык концерт исә авылдашларым өчен күркәм, бер матур бәйрәм булып истә калды.
Шул ук вакытта Усак-Кичү, күрше Мәнәвезтамак авылларында да чыгыш ясарга туры килде. Һәр җирдә безне ихлас каршы алдылар. Хәзер инде боларны сагынып сөйләргә генә калды. Бу исә, күрәсең, танылган артистның, авылдашыбыз Марс Сафиуллинның туган яктагы соңгы талпынышы, соңгы балкышы булгандыр...
Гадәттә, кешенең күркәм сыйфатлары, ниндидер сәләт гаиләгә дә йогынтысыз калмый. Әйткәндәй, кече уллары Илнур Уфа дәүләт сәнгать институты каршында махсус балалар музыка мәктәбендә, соңрак Мәскәүдә белем алды. Ул да фортепьянода, баянда уйный. Өлкән уллары заманында спорт белән мавыкты. Ә инде тормыш юлдашы Суфия Шәрифулла кызы Корбангалиева-Сафиуллина белән таныштырып торасы да юктыр. Ул — Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында танылган актрисаларның берсе, шулай ук җырчы да, Башкортстанның халык, РСФСРның атказанган артисты. Бер үк вакытта инде күп еллар Уфа дәүләт сәнгать институтында укытучылык эшен дә уңышлы алып бара.
Бу дөньяда эшләп туеп та булмый кебек. Ә гомер кояшы исә акрынлап баюга таба якынлаша. Иң мөһиме — ул заяга үтмәгән, җирдә үзеңнән соң ниндидер якты эз калган. Дөнья матур ул, ямьле ул, максат куеп, аның кадерен белеп, яшисең килеп яшәгәннәргә...

Әнвәр Сөләйманов,
журналистика ветераны.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас в