Быел алар гаилә тормышының 55 еллыгын билгеләп үткән иде.
Бервакыт Фидан Гафаров булачак тормыш иптәше белән танышу тарихын сөйләгән иде. Алар сәнгать училищесының тулай торагында танышкан. Булачак артист кичке аш әзерләү өчен таба эзләп, студент кызлар яшәгән катка төшкән. Ул шунда үзенең Фәридәсен очраткан һәм аңа бер караштан гашыйк булган. Дүрт ел дуслашып йөргәннән соң, икесе дә Башкорт драма театрына эшкә урнашкач, ул сөйгәненә тәкъдим ясый...
Алар бик матур гомер кичерде, ике балага гомер бирде. Фәридә ханым ягымлы, сабыр, изге, киң күңелле хатын булды. Урыны - җәннәттә, рухы шат булсын!
Яраткан артистыбызның авыр кайгысын уртаклашабыз.
фото: Башинформ