

Русиягә кайткан Алла Пугачева кешеләрнең башларында "тәртип урнаштырырга" җыенуын белдерде.
Планнар турында ул РЕН ТВга хәбәр итте. Телеканал хәбәрчесе примадоннадан аның нәрсә белән шөгыльләнергә планлаштыруын сорады. "Тәртип урнаштырырга", — дип җавап бирде СССРның халык артисты. Кайда тәртип урнаштырачак, дигән сорауга Пугачева: «минем башымда, сезнең башыгызда», - дип ачыклык кертте.
Легендар җырчы шулай ук Русиядә беренче көн генә булмавын раслады.
Яз көне Пугачева ире, телевидениедә тапшырулар алып баручы Максим Галкин һәм балалары белән Израильгә киткән иде.
Фотр: мк.уфа