-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Шәхес
31 август , 10:20

Гаҗәеп язмышлы Катя-Катюша

"Мең михнәтләр аша узып, шушы көннәрдә йөз яшен каршылый ул", - дип яза "Сибайский рабочий" гәзите.

Гаҗәеп язмышлы Катя-Катюша
Гаҗәеп язмышлы Катя-Катюша
Катя Горький өлкәсенең Богородский районы Лакша авылында туа. Аның гаиләсе хәллеләр исәбенә керә, үз тамырлары белән графлар нәселенә барып тоташа. Әтисе Василий Алексеевич Комаровның үз йорты, җире, мал-туары күп була. Зур һәм тату гаиләдә 13 бала туа, җидесе исән кала, шуларның берсе - улы Иван һәм алты кызы була.

Катя исә мәктәптән соң техникум тәмамлый, авыл Советы секретаре булып хезмәт сала, балалар бакчасында эшли. Спорт белән шөгыльләнә, китап укырга ярата.

...22 июньдә Катерина балаларны елгага алып төшә, яшел чирәмдә уйнарга тотыналар, кинәт бер хатын йөгереп килә һәм аңа: "Син монда нишлисең? Тиз генә кайтып китегез! Сугыш башланды!" - ди.


- Разнарядка буенча хатын-кызлардан фронтка алты медикны җибәрергә кирәк иде, ә берсе югары температура белән өйдә ята. Менә мин аның урынына үземне алуларын сорый башладым. "Юк! Анда сине кая куярга?! Буең кыска, ә аякларың 33нче үлчәмле", - диләр, ә мин кычкырып елыйм, - дип искә ала Катя.

Нәтиҗәдә, буе 152 сантиметрлы кечкенә кызны сугышка алалар.

Камалыштагы Ленинградта зенитчылар гадәттән тыш катлаулы шартларда эшли - чатнап торган салкын, ачлык... Музейларны, һәйкәлләрне, сарайларны җимерергә тырышучы фашист самолетларын кыйрата, арыган, авыру балалар белән тулы машиналарны озатып бара алар. Катерина патриотик җырлар, мәзәк куплетлар, биюләр белән хезмәттәшләренең күңелен күтәрә. Кечкенә Катя барысына да зур терәк була...

Сугыш беткәч, ул Баймакта туган яхшы егеткә кияүгә чына, ире белән матур балалар тәрбияли. Сибайда ул 1нче төзелеш идарәсендә бухгалтер булып эшли.

Екатерина Васильевна Попкова II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Ленинградны обороналаган өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

Хәтерлим әле, без "Фронтовые подруги" клубы белән шәһәрнең балалар бакчаларына һәм уку йортларына йөргәндә балалар аңардан сугыш михнәтләре турында сөйләвен сорый иде."Без тырышып укыдык, кечкенәдән тырышып эшләдек, спорт белән күп шөгыльләндек. Вөҗдан, бурыч, намуслылык, өлкәннәргә хөрмәт, аналарга мәхәббәт һәм намусның нәрсә икәнен һәрвакыт аңлап яшәдек. Шуңа да михнәтләргә каршы торырга көчебез булды", - дип җаваплый иде ул.

Августның соңгы көннәрендә Ватанны саклаучы бу кечкенә гүзәл затка 100 яшь тула! Ул - Русиянең чын герое. Аңа хөрмәт һәм зур дан!

Наталья КОДАКОВА,
"Фронтовые подруги" клубы җитәкчесе.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас в