+13 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Шәхес
31 Августа 2022, 03:10

Хәбиров "китмим", диде...

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Донбасста эшкә китә, дигән имеш-мимешләрне шәрехләде.

Хәбиров "китмим", диде...Хәбиров "китмим", диде...
Хәбиров "китмим", диде...
Бу сорауны аңа Украинадагы махсус операция зонасына җибәреләчәк иреклеләр батальоннары белән очрашуда бирделәр. Чиновникның җавап өземтәсен «Республика live» программасы бастырып чыгарган.

- Мин сезне махсус операциядән кайткач каршы алырмын дип уйлыйм. Без шундый эштәбез: сез - хәрбиләр, мин - дәүләт хезмәтендә. Җитәкчелек безгә каядыр барырга куша икән, без барачакбыз, әмма шәхсән үзем сезгә шуны әйтә алам: мин хәзер 2030 елга кадәр Башкортстанны үстерү стратегиясен эшләү белән шөгыльләнәм. Әлегә планнар шундый. Сезне каршы алачакмын, бүләкләячәкмен, кочаклаячакмын, – дип ышандырган Радий Хәбиров.

Фото: кп.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас