-10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Шәхес
31 август , 08:35

Михаил Горбачев вафат

Кичә 92нче яшендә озакка сузылган каты авырудан СССРның беренче Президенты Михаил Горбачев вафат булды.

Михаил Горбачев вафат
Михаил Горбачев вафат

1985 елның мартында 54 яшьлек Михаил Горбачев КПСС Үзәк Комитетының Генеральный секретаре итеп сайлана. 74 яшьлек Черненкодан соң ул бик яшь җитәкче булып күренә.

Шул ук елда Горбачев реформа программасы турында игълан итте, соңрак аны "үзгәртеп кору" дип атадылар. Советлар Союзында хәбәрдарлык сәясәтен игълан ителде, нәтиҗәдә, 1990 елда дәүләт цензурасы бетерелде. Шәхси эшкуарлыкны законлаштырдылар, тышкы сәясәттә "яңа фикерләү" игълан иттеләр.

Замандашлары ул үткәргән реформаларның нәтиҗәләрен төрлечә бәяли: күпләр фикеренчә, нәкъ менә бу үзгәрешләр СССР таркалуга этәргеч булды. 80нче еллар ахыры - 90нчы еллар башында үзгәртеп коруны тормышка ашыруда каршылыклар нәтиҗәсендә җәмгыять тормышының барлык өлкәләрендә кризис көчәйде.

Горбачевның тышкы сәясәттәге төп казанышларының берсе атом-төш коралсызландыруы дип санала, шулай ук аның башлангычы белән совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару башлана.

Горбачев Берлин стенасының җимерелүендә һәм Германияне берләштерүдә төп рольләрнең берсен уйнады. Шуңа да карамастан, көндәшләр аның башлангычларын Көнбатыш алдында тез чүгү дип бәяләде: Көнчыгышка НАТОның киңәйтелмәвенең телдән гарантияләрен алгач, дәүләт башлыгы әлеге вәгъдәләрне рәсми рәвештә законлаштырмаган, дигән шелтәләр яңгырады.
 
Сүз дә юк, ул илдәге хәлне үзгәртү өчен бик күп эшләде. 

Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел булсын!

Фото: rg.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в