-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Шәхес
6 сентябрь , 07:45

Үзе дә яна, башкаларны да яндыра!

Шушы көннәрдә 75 яшен тутырган Миңнегөл Мәсәгутова бүген яшьләр көнләшерлек актив тормыш алып бара.

Үзе дә яна, башкаларны да яндыра!
Үзе дә яна, башкаларны да яндыра!
Редакциягә өермәдәй килеп керә дә, тиз-тиз генә атна эчендә булган яңалыкларын сөйләп, үткәннәрен искә алып, гәзит турында фикерләре белән уртаклашып, олы сумкасын тагып чыгып та китә ул. Ни булды бу, дип аптырап калабыз. Беркөнне Миңнегөл апага ничә яшь соң әле ул, дип бәхәсләшеп тә алдык. Сентябрьдә 75 яше тула инде, димен. Ышанмыйлар. 75 яшьтә кеше Уфаның Дим районыннан зур сумка сөйрәп еш кына шәһәр уртасындагы Матбугат йортына килә аламыни?

Сумка дигәннән, анда – Миңнегөл апаның бөтен тормыш юлы. Ә ул юл бай һәм фәһемле, төрле җиңүләр, истәлекле вакыйгалар, кызыклы очрашулар белән тулы. Сумкада шулар турында язмалар, гәзит-журналлардан материаллар, уникаль фотолар.
Күгәрчен районында туса да, җылы Үзбәкстан кояшы астында үскән ул. Әллә шуңа да һәрвакыт кояштай балкып, нур чәчеп йөри микән бу апабыз, дип уйлап та куябыз кайчак. Шулай да Миңнегөл апаның язмышы күпчелек Башкортстан белән бәйле. Ташкент политехник институтының инженер-технолог дипломын алганнан соң ул туган ягына кайтып төпләнә. Мәләвезнең минераль ашламалар заводында эшли. Чая, үҗәт, тирән, мәгънәле фикер йөртә белүче ханымны ун елдан партиянең шәһәр комитетына оештыру бүлеге мөдире урынбасары итеп алалар. Ул анда партия исәбе
секторы мөдире дә була.
Дөньялар үзгәрү белән 1991 елда яңадан заводка әйләнеп кайта Миңнегөл. Пенсиягә чыкканчы 17 ел шунда хезмәт сала. Аннары, ирен җирләгәч, улы чакыруы буенча Уфага юл тота. Хәзер биредә күп еллар яши инде ул. Мәләвезне “дер селкетеп” тоткан апабыз бүген башкаланың Дим районы халкына “тынгы бирми”. Кайда нинди чара – ул шунда. Кайсыларын үзе башлап йөри. Партия сафларында хезмәт итүе бушка үтмәгән, ул артыннан башкаларны да ияртә, кызыксындыра, әйди, яндыра белә.
Миңнегөл апаның иң яраткан темасы – спорт. Атап әйткәндә – шахмат-шашка спорты. Менә алар турында инде ул сәгатьләр буе сөйли ала. Дим районында шашка ярышлары еш үткәрелә икән, монда Миңнегөл Фәрваз кызының да өлеше зур. Ул – Уфа шәһәре Шашка федерациясенең ветераннар белән эш буенча комитет рәисе, бик күп турнирларны оештыручы да, бәһалаучы да. Әйткәндәй, ул үзе дә оста шашкачы. Бу уен белән балачакта Үзбәкстанның Бохара шәһәрендә яшәгәндә үк кызыксынган. Китапханәдә шашка уйнаучыларны карап торып үзлегеннән уйнарга өйрәнгән. Бүген инде биш тапкыр дөнья чемпионы Тамара Тансыккуҗина белән көч алышырга да дәрманы җитә. Ә бу төр буенча спорт мастерларының исемнәрен яттан белә. Шашкага яшьләр килүенә куана, аларны һәр җиңүе белән котлый, редакциягә алар турында мәкаләләр алып килә.
Тагы да Иҗтимагый совет утырышында җитди проблемаларны хәл итүче дә ул булыр. Икенче карасаң, сайлау участогында янып-көеп йөрер. Уфада сайлау комиссияләре әгъзаларын, сайлауларны оештыручыларны тәбрикләү тантанасында Миңнегөл Мәсәгутова Русия Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Югарыда әйтеп үтүемчә, Миңнегөл апаның бик күп журналистлар көнләшерлек бер гадәте бар: илдә, республикада булган һәм үзе дә катнашкан мөһим чаралар турында материалларны пөхтә итеп туплап бара. Менә сайлау материалларын, фотоларын, бу хакта басылган мәкаләләрне бер альбомга җыйган. Алар буенча республикада сайлаулар, аларның тарихы турында әллә күпме мәгълүмат алырга мөмкин.
Бу ханымның сөйкемлелегенә, тормышны яратуына, активлыгына хәйран калырлык. Зыялылыгы йөзендә кояш булып балкый.
– Ни булса да мин иң элек яхшылыкны күрергә тырышам. Менә бүген нинди матур көн, кәефне күтәрү өчен шул да җитә. Сезнең белән күрешү – минем өчен зур шатлык. Спортны ташламаска тырышам. Ул кешене чыныктыра да, тәртипкә дә, уйларга да өйрәтә. Миңа калса, балаларны бигрәк тә шашка уенына тарту кирәк. Моның өчен әллә ни чыгымнар таләп ителми, ә бала берьюлы аңын да үстерә. Шахмат-шашканы өлкән яшьтәгеләр дә уйный, чөнки ул аларның зиһен төгәллеген саклый, логик фикерләү куәсен арттыра, – ди Миңнегөл Фәрваз кызы.
“Кызыл таң”ның күптәнге дусты ул. “Әнием алдыра иде, кызыклы материалларны миңа бирергә кисеп җыеп бара иде. Аннары үзем шундыйга әйләндем. Оныкларым үскәндә “Әллүки” журналыннан татарчага өйрәнде”, – ди апабыз.
Ул булмышы белән актив көрәшче, дәртле иҗатчы. Һәрвакыт яңа идеяләр белән янып йөри, улының гаиләсенә, оныкларына гына түгел, юлында очраган һәммә кешегә игътибарлы. Бүген дә тормышның уртасында кайнап яшәүче Миңнегөл апага ныклы сәламәтлек, озын гомер, имин картлык телибез.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в