+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
7 сентябрь 2022, 12:50

“Табынга бервакытта да шешә куймадык...”

Тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллану проблемасы белән малай үстергән күп гаиләләр очраша торгандыр инде ул. Сәхнә йолдызлары бу мәсьәләне ничек хәл итә икән? Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинованы тыңлап карыйк әле:

“Табынга бервакытта да шешә куймадык...”
“Табынга бервакытта да шешә куймадык...”
— Ир бала үстерүчеләр мине аңлар. Малайларның үсмер чорда яшьтәшләре белән сыра йотып карарга теләкләре булып ала. Бездә ул җиңелрәк хәл ителде. Табынга бервакытта да шешә куймадык. Әтиләренең чәркә тотып утырганын балаларның күргәне юк. Мин, гомумән, “әти белән чәкәштереп эчү” дигәнне кабул итә алмыйм. Тыелган икән, ул сызыкны үтмә. Спиртлы эчемлекләрне авызыңа да якын китермәскә кирәк, дип гел әйтеп торам. Кабып карыйсың икән, ул икенчесенә үрелдерәчәк. Аннан да матур нәрсәләр белән дөнья тулы, дим. Әтиләре юк-юк та: “Хәзерге аракының сыйфаты начар, аеруча яшьләргә начар тәэсир итә, чөнки организмнары мондый агулануга әзер түгел”, – кебек сүзләрне дә сеңдерә тора. Әтиләреннән куркып торалар, тыңлыйлар, — дип белдергән ул бер әңгәмәсендә.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: