-17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Шәхес
8 сентябрь , 07:30

Фидан Гафаров Фәридәсен юксына...

Җырчының 55 ел бергә гомер кичергән хатыны август ахырында гүр иясе булды.

Фидан Гафаров Фәридәсен юксына...
Фидан Гафаров Фәридәсен юксына...

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров, мәрхүмә хатыны Фәридә ханымны юксынып, «Кышкы романс» җырын урыс телендә башкарган.
 

Аның үзәк өзгеч видеосын социаль челтәрләргә алып баручы, шагыйрә, якын дусты Ләйлә Дәүләтова урнаштырган.

«Фидан ага Фәридә апаны сагына… «Бик юксынам», – ди. Искиткеч акыллы, сабыр, матур кеше иде Фәридә апа. Урыны оҗмах түрләрендә булсын.

Фәридә апа Фидан абыйның бердәнбер тормыш юлдашы иде. «Фәридәкәем» дия-дия, матур итеп сөйләшә иде Фидан абый.

Үз гомерендә никадәр хатын-кызның башын әйләндергән Фидан ага бүген үзе генә яши», – дип яза Ләйлә.

Видеоны "Кызыл таң"ның "ВКонтакте" битенә кереп карый аласыз.

Фото: интертат

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в