-10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Шәхес
9 сентябрь , 11:40

Ике районга берәү бит ул...

Рәфис Хаҗетдиновны краснокамалылар да, тәтешлелеләр дә бары тик җылы хатирәләр белән телгә ала.

Ике районга берәү бит ул...
Ике районга берәү бит ул...
Бөек Ватан сугышыннан соң 1947 елда туып, Тәтешле районын социаль-икътисади үстерүгә лаеклы өлеш кертеп, югары исемнәргә һәм дәүләт бүләкләренә лаек булган абруйлы ил агалары арасында Рәфис Хаҗетдинов та бар. Ил агалары, дим, чөнки быел алар 75 яшьлек олуг юбилейларын билгели.

Рәфис 1947 елның 8 сентябрендә Бәдрәш авылында Сәлимә һәм Зыяфетдин Хаҗетдиновлар гаиләсендә беренче бала булып туа. Үзеннән соң дөньяга килгән энесенә һәм өч сеңлесенә абый булып үсә. Авыл җирендә гаиләдәге иң өлкән бала әти-әнинең зур ярдәмчесе бит инде ул. Шуңа Рәфискә тормыш арбасына бик иртә җигелергә туры килә һәм район үзәгендәге урта мәктәптә 11 сыйныф тәмамлау белән ул Свердловск (хәзерге Екатеринбург) шәһәренә чыгып китә һәм “Уралмаш” заводына слесарь өйрәнчеге булып урнаша.
Ләкин биредә озак эшләргә насыйп булмый. Унсигез яше тулган егетне хәрби хезмәткә чакыралар. Туган ил алдындагы изге бурычын тугандаш Белоруссиянең башкаласы Минск шәһәрендә үти. Кечкенәдән хезмәттә чыныгып үскән егетне биредә дә бик тиз күреп алалар – БМП ( боевая машина пехоты) командиры итеп тәгаенлиләр. Соңрак взвод командиры урынбасары вазыйфасын башкаруны да йөкләтәләр. Хәрби хезмәт вакыты тәмамланыр алдыннан 3 айлык курс тәмамлап, “кече лейтенант” званиесенә лаек була.
Хәрби хезмәттән соң егет туры туган авылына кайта һәм ул вакыттагы “Октябрь” колхозында эшли башлый. Бер елдан соң хуҗалык идарәсе аны колхоз стипендиаты итеп Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының зоотехния факультетына укырга җибәрә.
Институтта уку еллары сизелмичә үтеп тә китә. Дипломлы белгеч 1974 елда Бәдрәшкә кайта. Колхоз идарәсендә аны токымчылык буенча зоотехник итеп тәгаенлиләр.
Узган гасырның 70нче еллары урталарында Краснокама районы канат ныгыта башлады. Хәләф Сафин җитәкчелек иткән Ленин исемендәге колхозда үсеш аеруча югары булды. Аскын районында туып-үскән колхоз рәисе яшьләрне авыл хуҗалыгына җәлеп итү белән аеруча нәтиҗәле шөгыльләнде. Колхоз исәбенә йорт төзетә дә тирә-як районнарга белгечләр эзләп чыгып китә. 1976 елда ул Тәтешле районында Рәфис Хаҗетдиновны эзләп таба. Нәтиҗәсе шул – Рәфис Зыяфетдин улы, Раздольега килеп, колхозда баш зоотехник булып эшли башлый. Колхоз коммунистлары аны партбюро секретаре итеп сайлый.
— Хәләф Сафинга бүген дә рәхмәтлемен, — ди Рәфис Зыяфетдин улы. Шулай ук Лотфулла Кадыйровка, Иван Васюткинга, Мәхмүтҗан Идрисовка һәм Индус Бәхтиевка да бик рәхмәтле ул. Алар белән бергә эшләүне үзе өчен зур бәхет булды, дип исәпли.
Шунысын да искә төшереп үтү урынлы булыр: Хәләф Сафинның авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән хезмәтен халык югары бәяләде – ул СССР Югары Советы депутаты булып сайланды.
1979 елда Рәфис Хаҗетдиновны “1 Май” колхозындагы сыер малы симертү комплексы начальнигы вазыйфасына күчерделәр.
1983-1987 елларда Рәфис Зыяфетдин улы “Маяк” колхозында партком секретаре йөген тартты. Аннары “Победа” колхозы рәисе итеп сайладылар. Биредә ул 7 ел эшләде.
Рәфис Зыяфетдин улы Краснокама районында барлыгы 18 ел хезмәт салды. Яңа Актанышбаш авылы сылуы Халидә белән гаилә корып, өч бала үстерделәр. Район җитәкчелеге аны иң авыр участокларга эшкә җибәрде. Шуңа иң өлкән кызлары Айгөл Шушнурда туган иде, Ринат исә — Яңа Каенлыкта, ә төпчекләре Айсылу Редькинода якты дөньяга аваз салдылар.
Рәфис Зыяфетдин улы белән Халидә ханым балаларын да үзләре үрнәгендә хезмәт сөючән, булдыклы итеп тәрбияләделәр. Айгөл республикабыз башкаласында салым инспекциясендә эшли. Ринат әтисе юлыннан китте, хәтта кайбер өлкәләрдә аннан уздырып та җибәрде дияргә була. Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлап, агроном белгечлеге алды. Аннары шунда ук аспирантура тәмамлап, “фән кандидаты” гыйльми дәрәҗәсенә иреште. Район авыл хуҗалыгы идарәсендә баш агроном булып эшләде. Әтисе кебек, кайда авыр – ул шунда! Айсылу бүген Прага шәһәрендә яши, халыкара туризмны үстерә, шуның белән илләр һәм халыклар арасында дуслык, хезмәттәшлекне үстерүгә булышлык итә.
Миңа 2017-21 елларда Краснокама районы гәзите редакциясендә хәбәрче булып эшләү насыйп булды. Халык арасында еш йөрдем, күп кешеләр белән очраштым. Кайда гына булсам, кем белән генә сөйләшсәм дә якташым, аның гаиләсе турында мактау сүзләре генә ишеттем. Озак еллар районның авыл хуҗалыгы идарәсендә баш агроном булып эшләгән Флүс Якупов хезмәттәше турында аеруча яхшы фикердә.
Егерме елга якын читтә яшәсә дә, Рәфис Хаҗетдинов туган авылы белән элемтәне өзмәде. Кайтып, әти-әнисенең, авылдашларының хәлен белешеп торды. Туган колхозында җитәкчеләрнең еш алышынуы, шул сәбәпле хуҗалыкның хезмәт күрсәткечләре түбән тәгәрәве борчый иде аны. Өстәвенә, авылдашлары да: “Кайтып, колхоз дилбегәсен үз кулларыңа ал инде!” – дип күңелен җилкендереп тордылар.
Әтисе мәрхүм булып, әнисе ялгыз калгач, Рәфис Зыяфетдин улы авылга кайтырга кирәк, дигән ныклы карарга килде. Авылдашлары аны “Октябрь” колхозы рәисе итеп сайлады. Бу вазыйфада ул 15 ел, лаеклы ялга чыкканчы эшләде.
Туган туфрак Рәфис Хаҗетдинов өчен бик тә уңдырышлы булды. 1997 елда аңа “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Ә 2007 елда Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Рәфис Зыяфетдин улы белән аның йортында август аеның кояшлы бер көнендә очраштык. Йорт яшеллеккә күмелеп утыра. Капкадан керү белән ямь-яшел бакчага эләктек. Нинди генә агачлар үсми биредә! Себер кедры да, Маньчжурия чикләвеге дә, пирамидаль тупыл да, туя да, тагын әллә нәрсәләр...
— Иң зур горурлыгым — менә шушы имән. Ул бит теләсә кайда үсми. Ә менә мин утыртканы үсте. Әйе, бал кортлары үрчетү белән дә шөгыльләнәм, — диде Рәфис Зыяфетдин улы, карашымның агачлар арасындагы умарталарга төшүен абайлап алып. — Бик нык үрчеп киткәннәр иде. Узган елда беразын сатып җибәрдем. Яшь барган саен аларны тәрбияләү дә авырлаша. Алай да егерме умарта тотарлык хәл бар әле...
Умарталарны да, рамнарны да йорт хуҗасы үзе ясый икән. Быел июль-август айларында көннәр коры һәм эссе торды. Мондый шартларда бал кортларына да су эчерү таләп ителә икән. Моның өчен хуҗа, ярты литрлы пыяла банкалар ярдәмендә махсус җайланма ясап, аны һәр умартаның алдына урнаштырган һәм көн саен аларга су өстәп торган.
Ул арада Халидә Гавәс кызы безне өйгә, табын янына чакырды. Ул Краснокама районы кызы икән. “1 Май” колхозында эшләгәндә танышканнар. Халидә колхоз бухгалтериясендә эшләгән.
— Идарәгә отчет бирергә килгән идем, яшь кенә бухгалтер кызга бер күрүдә гашыйк булдым. Озакка сузмыйча гаилә кордык. Бик яратышып өйләнгән идек, бик яратышып яшибез! – ди хуҗа зур горурлык белән.
Рәфис Зыяфетдин улын бер хуҗалыктан икенчесенә күчергәндә Халидә ханым да зарланмыйча-сукранмыйча язмышка буйсынган. Бухгалтер да, баш икътисадчы да булып эшләргә туры килгән аңа. Урта мәктәптән соң ул Иваново шәһәрендәге җиңел сәнәгать техникумын тәмамлаган булган. Ә яңа шартларда эшләү төпле белем таләп иткәч, читтән торып Башкортстан дәүләт авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетын тәмамлаган. “Маяк” хуҗалыгында эшләгәндә “Районның иң яхшы икътисадчысы” булып та танылган.
Ә гаилә Тәтешле районына яшәргә кайткач, Халидә Гавәс кызы Бәдрәш урта мәктәбенә укытучы булып урнаша. Мәктәптәге эш, әлбәттә, махсус белем таләп итә. Һәм ул Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Читтән торып уку бүлеген, әлбәттә. 2001-09 елларда ул мәктәп директоры урынбасары йөген дә уңышлы тарта.
— Ике районда да халык белән киңәшләшеп, уртак тел табып эшләдек. Шуңа халык минем эшемнән, мин аларныкыннан канәгать булдык. Хезмәт нәтиҗәләребез дә һәрвакыт куанычлы булды, — дип әңгәмәбезгә йомгак ясады Рәфис Зыяфетдин улы.
Бу урында нәрсәдер өстәп әйтү артык булыр, минемчә.

Рим ӘХМӘТОВ,
Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре,
Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в