Билгеле җырчы Таһир Асыл Гәрәй Украинадагы хәрби операциягә киткән.
"Җитди карарлар кабул итәргә вакыт җитте. Украинадагы махсус операциядә катнашу минем өчен зур мәртәбә. Без җиңәчәкбез! Барыгызга да иминлек телим", - дип язган ул социаль челтләрдәге сәхифәсендә.
Таһир Асыл Гәрәй 1966 елда Туймазы районында туган. 1985-87 елларда Украинада хезмәт иткән. Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан.
"Яшьлегем чишмәләре" җыры белән танылган җырчы соңгы елларда бәйсез продюсер булып эшләгән.
Фото: социаль челтәрләрдән