-10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Шәхес
19 сентябрь , 09:50

Алла Пугачева: "Мин ирем белән теләктәш"

Алла Пугачева Юстиция министрлыгыннан үзен иноагент дип тануларын сораган.

Алла Пугачева: "Мин ирем белән теләктәш"
Алла Пугачева: "Мин ирем белән теләктәш"
Элегрәк бу исемлеккә аның ире Максим Галкин эләккән иде. Артистка "Instagram" (бездә тыелган социаль челтәр) битендә тиешле мөрәҗәгать урнаштырган.

"Мине яраткан илемнең иноагентлары сафына кертүегезне үтенәм, чөнки мин ирем, намуслы һәм эчкерсез кеше, Русиянең чәчәк атуын, тыныч тормышны, сүз иреген теләгән чын һәм сатылмас патриот белән теләктәш", - дип язган җырчы.

Махсус операция башлангач, Пугачева гаиләсе белән бергә Израильгә китте, әмма күптән түгел әйләнеп кайтты. Дмитрий Песков, бу фактны шәрехләп: «Пугачевадан Русиягә каршы бер генә сүз дә ишетмәдем, ә аның ире Галкин бик начар белдерүләр ясады, безгә аның белән бер юлдан барырга түгел», - диде.

Озак та үтмәстән Украинада махсус операцияне тәнкыйтьләп чыгыш ясаган Галкин иноагент статусын алды.

Фото: социаль челтәрләр

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в