-18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Шәхес
20 сентябрь , 07:25

"Күңелдә тетрәнү, әйтеп бетермәслек әрнү калды..."

"Әниемне шул хәлгә төшермәсәм ярар иде, - дип уйладым", - дип язган Марат Кәбиров.

Язучы Марат Кәбиров үзенең сәхифәсендә “Бердәнбер һәм кабатланмас” әсәре һәм Илсөя Бәдретдинова башкаруындагы “Ана бәете” дигән җырның тарихы турында язган. Аларны икесен дә бер герой берләштергән икән.

“Уфада яшәгән чакта “Оскар” студиясенә баргач, шунда эшләгән Илфак Шиһапов миңа хәер сорашып йөрүче бер карчык турында сөйләде. Аның бер улы чит илдә, икенчесе Мәскәүдә, өченчесе Себердә, иң кечесе Казанда икән. Өлкәннәренең бер хәбәре дә юк, ә кечесе алкоголик, хәтта өйдәге нәрсәләрне сатып эчү дәрәҗәсенә җиткән.

Бу мине бик дулкынландырды, шул әбине күреп сөйләшәсем килде һәм без Илфак белән Казанның Восстание урамына киттек. Илфак үз эше белән кайдандыр урап килгәнче мин әбине күзәтеп йөрдем. Ягымлы, нурлы карчык инде ул, сабый бала кебек яклаучысыз үзе…

ЦИлфак килгәч, янына барып бераз сөйләшеп тордык… Күңелдә ниндидер тетрәнү, әйтеп бетергесез әрнү калды. “Үз әниемне шул хәлгә төшермәсәм иде, картайган көнендә кадер-хөрмәттә яшәтә алсам иде,” – дип тә уйладым. Тагын әллә ниләр уйлап бетердем. Бу карчык татарның үзе булып та тоелды. Татарның да бит инде бер өлеше Себердә, бер өлеше чит илләрдә…

Беркадәр вакыттан соң “Бердәнбер һәм кабатланмас” романы барлыкка килде. Ә Илфак Шиһапов “Ана бәете” дигән җыр язды. Аны Илсөя Бәдретдинова башкара. Сез дә тыңлап карагыз әле, – дип, ул җырның үзен дә куйган.

Фото: "Шәһри Казан"

"Күңелдә тетрәнү, әйтеп бетермәслек әрнү калды..."
"Күңелдә тетрәнү, әйтеп бетермәслек әрнү калды..."
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в