Уңган егет читтән бәхет эзләми, туган авылында төпләнә. Үзе кебек эш сөючән, ягымлы Юлия исемле кызга өйләнеп, матур итеп дөнья коралар, ике бала үстерәләр.
Рәүф әлеге көндә “Борай” җәмгыятендә эшләп йөри. Юлия почта тарата, авылдагы өлкәннәрнең хәлен дә белүче ул, яше-картына ярдәмчел, сайлау комиссиясе эшендә дә катнаша.
Рәүф яшьтән тимердән төрле эшләнмәләр ясау белән мавыга. Хәзер инде аның оста куллары койган гүзәллек үрнәкләре үзенең йорт-ихатасын һәм тоташ авылыбызны бизи. Бар күңелен, сәләтен салып эшләгән эскәмияләр үзенең йорт алдында, бакчасында, ишегалдында гына түгел, ә Тукташ чишмәсе янында да, Елгаръяк зираты янында да тора. Аның кулы белән тимерчыбыктан зәвыклы итеп үрелгән гөлләр, чәчәкләр өчен савытлар да авылыбызның күп йортларында әллә кайдан игътибарны җәлеп итеп утыра. Бакчада ял иткәндә кулланыр өчен ясаган тимер мичләре дә күпләребезнең ихатасында. Беренче оныклары – кыз бала дөньяга килгәч тә, картәти статусына ия булу шатлыгыннан Рәүф бик матур таган эшләп куйды.
Ул авылны төзекләндерү эшләрендә һәрчак башлап йөри, кирәкле материалын да таба, таләп ителгән әйберне “ә” дигәнче эшләп тә куя. Күмәк хуҗалыкта, арытаба “Победа” җәмгыятендә хезмәт салды. Авылда үткәрелүче өмәләрдән үзе дә, уллары да бер дә калмый. Елгаръяк ягында зиратка зур, матур капка әзерләп, урнаштырып куюы белән Рәүф Хаҗиев авылдашларының тагын бер зур рәхмәтенә лаек булды. Зиратны зурайтып, яңа коймалар тотуда катнашкан актив авылдашлар арасында, әлбәттә, Рәүфнең җәмәгате Юлия дә бар иде.
Бар якка да булдыклы Хаҗиевлар. Җәйге эссе көннәрдә печәнен дә күпләп чабып җыялар, бакчаларында яраткан яшелчәләрен дә үстерәләр, каралты-кура тутырып маллар да асрыйлар. Тукташ чишмәсенең тирә-ягын да нәкъ менә алар гаиләсе чистартып тора. Бакчаларында чия, слива, торн куаклары үсә. Киң күңелле Рәүф һәм Юлия уллары белән Тукташ чишмәсе янына да бу куакларны утыртып куйдылар.
Авылдан читтә урнашкан Тукташ чишмәсе суының тәме күп кенә техникалы авылдашларыбызны үзенә чакырып тора. Яше-карты белән берләшеп, киңәшләшеп, Рәүф киләчәктә бу чишмәнең суы бетмәсен өчен торба куеп, тирә-ягын тагын да ямьләргә иде дигән планнар белән яши.
Көчле рухлы, тырыш, сабыр, бердәм, тату авылдашларым белән горурланам!
Роза Габделхакова,
китапханәче.
Борай районы,
Кузбай авылы.
Фото: Роза Габделхакова.