-17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Шәхес
23 сентябрь , 10:00

“Гомер буе милләтемә хезмәт иттем”

Күренекле галим, педагог, җәмәгать эшлеклесе Эдуард ХӘМИТОВка – 85 яшь.  

“Гомер буе милләтемә хезмәт иттем”
“Гомер буе милләтемә хезмәт иттем”

Башкортстандагы фән һәм мәгариф үсешен, милли һәм иҗтимагый тормышны Эдуард Хәмитов шәхесеннән башка күз алдына да китереп булмый. Ул – республикада педагогик кадрларны әзерләүгә, халык мәгарифен үстерүгә бөтен гомерен багышлаган шәхес. 1983-2005 елларда Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетын җитәкләп, ул бу уку йортын илдә иң алдынгылар рәтенә чыгарды, милли мәгарифне яңа, югары классификацияле кадрлар белән баетты. Ул тәрбияләгән шәхесләр бүген республика мәктәпләрендә балаларга тәрбия бирә, фәнни лабораторияләрдә эзләнүләр белән шөгыльләнә, журналистика һәм әдәбият өлкәләрендә хезмәт куя. Һәм һәркайсы Остазларына олы хөрмәт, ихтирам белән карый, аны беркайчан да хәтереннән чыгармый.

Булачак галим 1937 елның 22 сентябрендә Башкортстанның Борай районы Яңа Кизгән авылында дөньяга килә. Әтисе – һөнәре буенча математик, 1936 елда Укытучылар әзерләү институтын тәмамлаган була. Шуннан соң аны Борай районына мәктәп директоры итеп җибәрәләр. Үзе җитәкләгән Яңа Кизгән мәктәбенең башлангыч сыйныфларда укытучы Нурия исемле кыз белән гаилә коргач, озакламый Эдуард исемле уллары дөньяга килә.
– Булачак профессиямне балачактан ук сайладым. Укытучы эшенең бөтен авырлыгын, нечкәлекләрен кечкенәдән үк күреп-татып үстем. Югары сыйныфларда укыганда әтием кечерәк сыйныфларда укучыларның контроль эшләрен тикшерү өчен миңа бирә иде. Мәктәптә дә кеше чишә алмаган математик мәсьәләләрне, тактага чыгып, үзем эшләп күрсәтә идем. Алтын медальле аттестат алырга бер генә “дүртлем” артыграк булып чыкты, – дип хәтерен яңарта бүген Эдуард Шәйхулла улы.
Дөрес, кечкенә чагында ул, башка яшьтәш малайлары кебек үк, авиатор булырга хыялана. Ләкин көтмәгәндә аягын сындыра. Җәрәхәт дөрес төзәлми һәм балачак хыялына чик куя.
Әтисе юлыннан китеп, егет корына кергән үсмер 1954 елда Бөре дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Ул вакытта мәктәпләрдә югары белемле укытучылар җитешмәгән була. Шунлыктан, ул вакыттагы БАССР мәгариф министрының махсус күрсәтмәсе белән, төркемне бер елга алдан, 1958 елның март аенда ук, V курс өчен дәүләт имтиханнарын тапшыртып, республика мәктәпләренә тараталар. “Кызыл диплом”лы Эдуард Шәйхулла улы ректор юлламасы белән Сибай шәһәренә эшкә тәгаенләнә. Тик... аңа бөтенләй башка язмыш әзерләнгән була.
– Әти ул чорда Нуриман районына күченгән иде. Аның янына кайтып, тыныч кына көз җитүен көтеп ятам. Август азагы җитүгә, көтмәгәндә, Бөре пединститутына кабат чакыртып алдылар. “Яхшы студент булдың, сиңа фән юлыннан китәргә кирәк”, – дип, физика кафедрасында ассистент итеп эшкә калдырдылар.
Менә шулай аяк баса Эдуард Шәйхулла улы вуз укытучысының хезмәт юлына.
Бераз вакыт үткәч, яшь галим Куйбышев (хәзерге Самара) дәүләт педагогия институтының аспирантурасына укырга керә. Кандидатлык диссертациясен яклый. 1964-66 елларда шунда ук өлкән укытучы, доцент вазыйфасын башкара. 1966 елда физика-математика факультетының деканы итеп сайлана. Әйткәндәй, ул СССРда сайлау юлы белән вазыйфага килгән беренче декан була. Моңа кадәр аларны билгеләп кенә куя торган булганнар.
Ләкин халык юкка гына: “Торган җирдән туган җир яхшы”, – дип әйтми шул. Галим Башкортстанга кайтырга карар кыла. Җитмәсә, ул вакытта республика гыйльми кадрларга кытлык кичергән була. 1960 елларда Башкортстанда барлыгы 9 профессор булып, шуларның сигезе – медицина, берсе нефть институтларында эшли. Ә Куйбышев шәһәренең педагогия институтында гына да – 32 фән докторы, профессор! Шулай итеп, Эдуард Шәйхулла улы 1966 елда Уфага кайтып, нефть институтына физика кафедрасы мөдире итеп тәгаенләнә.
1967 елда Башкорт дәүләт педагогия институты ачылып, төгәл бер ел үткәч, анда физика укытыла башлый. 1969 елда обком күрсәтмәсе белән галим шунда эшкә күчерелә. Башта – физика кафедрасы мөдире, аннары – факультет деканы, ә 1972-83 елларда БДПИның уку-укыту эшләре буенча проректоры булып эшли. 1983-2005 елларда бу уку йортының ректоры вазыйфасын били. Шушы вакыт аралыгында институтны 50000 чамасы студент тәмамлый.
– Мин аларның һәркайсын йөзгә таный идем. Шуның аркасында хәтта кайбер мәрәкәле хәлләр дә килеп чыккалады, – дип көлемсерәп искә ала бүген Эдуард ага. – Өйгә кайтыр юлым Уфаның Пушкин һәм Гоголь урамнары чатыннан үтә. Шул почмакта сыраханә урнашкан. Анда һәрчак чират, кайчак БДПИда укучы егетләр дә сыйланып чыга. Шуларның берәрсенең чиратта торуын күрсәм (йөз-кыя­фәтләрен таныйм бит инде!), артларына киләм дә басам. Оялып, чыгып китәргә мәҗбүр була тегеләр. Бер уйласаң, педагогик тәрбиянең бер алымы булган инде бу...
Эдуард Хәмитовның ныклап җәмәгать эшчәнлегенә керешүе 1972-73 елларга, БДПИ проректоры булып эшләгән вакытка туры килә. Бу чорда ул Уфа шәһәр Советының ике чакырылышына депутат итеп сайлана, Фән һәм яшьләр эшләре буенча комиссиядә эшли. Башкортстан Югары Советының 12нче чакырылышына сайланып, Мәгариф, фән һәм яшьләр эшләре буенча комитетны җитәкли.
– Гомер буе туган халкыма, милләтемә хезмәт иттем. Күңелемдә татарлык хисе балачактан ук яши иде, – дип искә ала Эдуард ага. – 1960 еллар башы... Без инде Борайда яшибез. Әти – РОНО мөдире. Ул чорда Борай урта мәктәбендә өч унынчы сыйныф бар иде: икесе – татарча, берсе урысча укый. Бөтен эреле-ваклы түрә баласы урыс сыйныфында белем ала. Шулчак әти: “Улым, татар сыйныфына бара­сыңмы, әллә урысныкынамы?” – дип сорады. Минем инде егет корына кергән чак, татарча шигырьләр дә сызгалаштырам, шуңа күрә һич ике­ләнмичә: “Татарныкына!” – дип җавапладым.
...1980 елларда халкыбызның хәл ителмәгән проблемалары хәттин ашкан була. Татар зыялылары, бергә җыелып, аларны хәл итү юллары турында сөйләшә, һәркем бу эшкә кулыннан килгәнчә үз өлешен кертергә тырыша. Шулай итеп, галим милли хәрәкәткә кереп китә.
Эдуард Шәйхулла улы 1998 елда узган Башкортстан татарлары конгрессының I съездында оешманың рәисе итеп сайлана. Үзе әйтүенчә, аңа ышанып бетмәгән кайберәүләрнең, көнләшеп: “Ә син татарча сүләшә беләсеңме соң?” – дип сораганнары да була. “Мин сүләшә белмим, сөйләшә беләм!” – дип җаваплый ул андыйларга. Тегеләр, оялып, тын кала...
Бу авыр йөкне галим җиде ел буена үз иңнәрендә тарта. Бу чорда Конгресс җитәкчелеге татар җәмәгать оешмалары һәм Хөкүмәт арасындагы арадашчы, үзенә күрә бер буфер ролен үти. Популистик өндәү-чакыруларга бирешмичә, салкын акыл белән күп эшләр башкарыла. Мәсәлән, “Нур” театрының төзелешен дәүләт тарафыннан финанслау, мәктәп өчен татар теле дәреслекләрен республикада нәшер итә башлау шундыйлардан була.
Шулай да Эдуард Шәйхулла улы өчен иң әһәмиятлесе БДПИда татар теле һәм әдәбияты бүлеген ачу була. 50 кешелек ике төркемнең берсе татар һәм урыс тел-әдәбияты буенча махсуслашса, икенчесе татар һәм чит телләр укытучыларын әзерли башлый. Соңгысы аеруча мөһим була, чөнки авыл мәктәпләрендә чит телләрне укыту шактый түбән дәрәҗәдә булып, белгечләр җитешми, шунлыктан авыл балалары югары уку йортларының чит телләр факультетларына керә алмыйча интегә. Ике профильле татар-инг­лиз, татар-немец, татар-француз төркемнәрен ачу бу гаделсезлеккә чик куя.
2005-08 елларда Эдуард Шәйхулла улы Русиянең Дәүләт думасы депутаты була. Мәгариф өлкәсен көйләүче күпсанлы закон проектларын эшләүдә катнаша. Соңыннан педагогия университетында ректор киңәшчесе булып эшли.
Педагогия фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Фәннәр ака­демиясенең шәрәфле академигы, БАССРның атказанган фән эшлеклесе, Русия Федерациясенең атказанган югары мәктәп хезмәткәре Эдуард Хәмитов – бүген 120дән артык гыйльми хезмәт, шул исәптән, 11 монография авторы. “Халыклар дуслыгы”, “Башкортстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденнары, 15кә якын медаль белән бүләкләнгән. Аны тулы хокук белән “замана Әбуга­лисинасы” дип атарга мөмкин.
Күркәм юбилее уңаеннан мил­ләтпәрвәр галимебезгә барлык укучыларыбыз исеменнән озын гомер, сәламәтлек, фәнни иҗат өлкәсендә яңа уңышлар телибез!

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
филология фәннәре кандидаты, доцент.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас в