Краснокама районының Николо-Березовка авылында Өлкәннәр көненә багышланган “Хуҗабикә” конкурсында таныштык без аның белән. Хәер, без аның белән күптән таныш идек, чөнки Фәйрүзә ханым гомер буе район үзәгендәге китапханәдә эшләде. Ул пенсиягә чыккач, югалткан идем. Шуңа да аны күрүемә бик тә шат булдым. Ә ул хәтта яшәреп тә киткән кебек!
– Оныклар белән бит мин, ә алар картаерга ирек бирми! – дип шат елмайды ул, һәм тезеп китте. – Иң зурысына хәзер инде 28 яшь, анысы үзаллы. Әле минем карамакта өчәүләр, икесенә –13, берсенә 10 яшь. Оныклар белән икенче сулыш ачыла: күпме яңалыкларга өйрәтә алар! Менә компьютер белән оста кулланырга да, электросамокатта йөрергә дә алар өйрәтте. Хәзер бик рәхәт, паркка чыксак, үзләреннән калышмыйм!
– Самокатта? – дип аптыравыма Фәйрүзә ханымның исе дә китмәде.
– Әйе, прогулкага чыксак, аларда – тәгәрмәчле техника: кемдә – велосипед, кемдә – ролик, кайсында – электросамокат. Артларыннан өлгереп тә, карап җитешеп тә булмый. Шуңа да былтыр оныгым: “Нәнәй, әйдә сине дә өйрәтәбез!” – дигәч, шатланып риза булдым. Хәзер рәхәтләнеп йөрим, кайчак иңдәге 70 ел онытылып та китә, – дип көлә Фәйрүзә ханым. – Заманнан калышырга ярамый. Андагы барлык яхшылыкны алырга да алга җилдерергә!
Фәйрүзә ханымның сөйләгәннәрен тыңлаган саен, аңа карата соклану, хөрмәт арта.
– Урамга чыксак, оныклар тизрәк әле кафега, әле пиццериягә йөгерә. Шуннан пицца, “фри” бәрәңгесе, кибеттән чипсы алып, күпме акча түгәләр, шунда күпме чират торырга кирәк. Җитмәсә, ул ризыкларның сыйфатын да белгән юк. Шуңа күрә бу ризыкларны пешерергә үзем өйрәндем. Хәзер инде минем пиццаларны, фриларны рәхәтләнеп суктыралар! Пиццаның ингредиентларын балалар яратканча салам, югыйсә, кыярын, томатын чүпләп утыралар. Мин исә сыр белән колбасаны эре кыргычтан уам да, майонез, бераз соус белән бутыйм, шулай камыр өстенә ягам. Мондыен яратып ашыйлар. Ә фрины башта Интернеттагы рецепт буенча эшләп маташтым, анда бик авыр өйрәтелгән, май да күп китә. Мин исә үземчә, бик җиңел эшләргә өйрәндем. Тәүдә бәрәңгене кабыгы белән пешерәм, аннары озынча итеп турап, тозлап, майда кыздырам. Шумовка белән майга тыгып алсаң да була. Кирәк дип тапкан кеше тәмләткечләр куша ала. Мин исә оныклар яраткан соус сатып алам да шуңа манып ашыйлар.
Менә шундый бик булдыклы, үзенчәлекле кеше, оныклар дип җан атып торучы нәнәй ул 71 яшьлек Фәйрүзә Александровна.
Аның шулай урысча отчество белән йөрүенең дә үз тарихы бар. Әтисе Акмөхәммәт Вәлиуллин, акча эшләргә дип читкә чыгып киткәч, юлда сумкасын урлаганнар, барлык документлары да шунда югалган. Барып җиткән урынында документларын тергезгәндә исем-фамилиясен сорагач, ул үзен “Александр” дип яздырган, чөнки иптәшләре аның исемен әйтә алмый җәфаланган һәм “Сашка” дип йөрткән. Шулай итеп, гаиләдәге “Акмөхәммәтович”лар янында сугыштан соң туган Фәйрүзә Александровна барлыкка килгән.
Иске Бөртек авылында үсеп, мәктәп тәмамлап, китапханә техникумы дипломы белән туган авылына эшкә кайта ул. Берничә елдан соң яшь белгеч район үзәгенә эшкә урнаша һәм гомер буе шунда эшли, аның мәдәният өлкәсендәге эш стажы – 38 ел! Шул арада алма кебек ике кызын – Ләйсән белән Эмманы да үстерә.
– Заманалар төрлечә иде бит, кием юк чакта да аптырап тормадык, җеп сатып алып, кызларга кофталарны үзем бәйләп кидерә идем, хәтта колготкиларны да үзем бәйли идем, – ди Фәйрүзә ханым. – Хәзер инде әллә ни бәйләмим, кибеттә кием күп, телевизор алдында утырганда гына, куллар буш тормасын, дип, оекбашлар бәйлим.
Өлкәннәр көне алдыннан мин Фәйрүзә ханымнан аның планнары турында да сораштырдым.
– Мин бит китапханәдә комплектация бүлегендә эшләдем, эчтәлекләрен өйрәнеп, шундый яхшы китаплар кайтарта идем. Пенсиягә чыккач укырмын әле, дип, шуларның исемлеген төзеп бардым. Менә, Ходай кушса, насыйп булса, шуларга тотынырга иде, китап укырга бик яратсам да, эшләгәндә вакыт җитмәде, – дип елмая ул.
Менә шундый алар – өлкән буын кешеләре. Аларда әле дәрт тә, дәрман да ташып тора. “Телевизор алдында утырганда куллар тик тормасын”, дип, бәйләмен дә куймый алар, “бакча – ял гына бит ул!” дип, бакчасын да карый, оныкларны тәрбияләү дә – алар өчен шатлык, җәмәгать эшләренә, өмәләргә чыгу – аралашу. Кая чакырсаң да, авырсынмыйча, көрәген, тырмасын күтәреп, иң беренче алар бара.
Рәхмәт сезгә, өлкән буын кешеләре, безгә үрнәк булып, озын-озак еллар яшәргә язсын сезгә!
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Краснокама районы.