+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Шәхес
7 октябрь 2022, 02:55

Рөстәм Нәбиев гаеплеме?

Булмас ла. Рөстәм андый егет түгел.

Рөстәм Нәбиев гаеплеме?Рөстәм Нәбиев гаеплеме?
Рөстәм Нәбиев гаеплеме?

Татарстан журналисты Нияз Рахман танылган блогер Рөстәм Нәбиевны мошенникларны рекламалауда гаепләгән.

Рөстәмнең социаль челтәрләреннән күреп, Нияз җиңел акча табу ысулы тәкъдим итүче хатын-кыз белән язышкан һәм аны фаш иткән. «Яраткан блогерларыгыз лохотроннар рекламалый», – дип яза Нияз сторисларында.

Смсларның скриннарыннан күренгәнчә, Ольга Нияздан шәхси счетына 50 мең сум күчерүен сорый һәм бер атна дигәндә 230 мең сум табыш алачагын вәгъдә итә.

«Әлеге хатын миңа үзенең паспорт фотосына кадәр җибәрде. «Бернәрсә өчен борчылмагыз, барысы да яхшы булачак», – ди. Тик 50 меңнән ничек 230 мең сум ясап була ул – монысы бик зур сорау. Акча күчергән очракта, андый кешеләр бик тиз юкка чыгачак. Мошенниклар бүгенге көндә бик күп. Акчаларыгызны теләсә кемгә күчерә күрмәгез», – дип кисәтә Нияз Рахман.

Бу хакта "Интертат"  язган.

Бер дә ышандырмый бит әле. Рөстәм акча эшләү өчен дусларын алдау юлына басмас. Монда кемдер нәрсәнедер аңлап бетермәгән...

 

Фото: соцчелтәрләр

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас