+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Шәхес
17 октябрь 2022, 04:55

“Көзләремдә торам назлардан”

Ветеран-укытучы Флүрә Газизованың яңа китабы дөнья күрде.Дүртөйле районы үзәк китапханәсендә шушы исем астында ветеран-укытучы Флүрә Газизованың “Көзге моң” дип атал­ган китабының исем туе оештырылды. Чарага шагыйрәнең иҗатташ дуслары, туганнары, шигърият сөюче яшьләр һәм өлкәннәр җыелды.

“Көзләремдә торам назлардан”“Көзләремдә торам назлардан”
“Көзләремдә торам назлардан”
Флүрә Рәис кызы – бөтен гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган шәхес, һөнәре буенча математика, физика укытучысы. “Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы” төгәл саннар дөньясында кайнаса да, күңеле белән һәрчак шигърияткә, әдәбиятка тартыла. Шигырь, хикәя язу – җан таләбем, ди ул бүген дә.
Дүртөйле районының Яңа Биектау авылында гомер кичерүче Флүрә Газизованың исеме шигырь сөючеләргә яхшы таныш: аның иҗат җимешләре республика матбугатында еш басыла. “Кызыл таң” гәзитендә “Дөнья бу...” рубрикасында басылучы язмалары да гәзит укучыларыбыз тарафыннан бик яратып кабул ителә. Поэзия өлкәсендә дә, прозада да җитди эшли автор. Бу хакта аның төрле елларда үзнәшер юлы белән ташка бастырган китаплары ачык сөйли. “Мин – Биектау кызымын”, “Тал чишмәсе”, “Мизгелләр”, “Сөюемне җырга салам” исемле шигъри һәм чәчмә әсәрләре тупланган җыентыкларын әдәбият яратучылар бик җылы кабул итте. Балалар өчен автор “Чәчәкләр әлифбасы”, “Яз кояшы” исемле җыентыкларын бастырып чыгарды. Күптән түгел дөнья күргән “Көзге моң” китабында да өр-яңа шигырьләре белән беррәттән хикәяләрен, балалар өчен кызыклы әкиятләрен тәкъдим итә автор.
– Флүрә Рәис кызының иҗаты ихласлыгы белән әсир итә, – дип билгеләде Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы, шагыйрә Фәния Габидуллина. – Җәмгыятебез рухи азыкка аеруча мохтаҗ булган заманда аның тормыш мәгънәсе, югары кыйммәтләр хакында уйландыручы әсәрләре беркемне дә битараф калдырмый. Балалар өчен язган иҗат җимешләре исә авторның сабыйлар күңелен аңлый белүен, мавыктыргыч, кызыклы әкиятләре аша йөрәкләренә изгелек орлыклары салырга омтылуын күрсәтә.
Флүрә Газизова – чынбарлыкны киң колачлаучы, кеше күңеле хасиятләренә үтеп керә белүче шагыйрә. Ул һәркемне борчыган уй-фикерне гади, шул ук вакытта гаҗәеп тәэсирле итеп әйтеп бирә, – диде чыгышында Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы Рафаил Хафизов. – Гомумән, Флүрә Рәис кызының китаплары тормышта яңадан-яңа моңнар барына, үзенең аларны табарына инанып яшәүченең йөрәк авазы ул.
– Флүрә апабыз – авылыбызда үткән һәр мәдәни чараның йөзек кашы, – диде Яңа Биектау авылы мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәлия Сафиуллина. – Ул һәртөрле тематик чараларны шигъри күчтәнәчләре белән бизи, кирәк икән, скетчлар язып бирә. Озак еллар ул “Сүнмәс йолдызлар” фольклор ансамбленең актив әгъзасы булды. Тормыш юлдашы Хәбибҗан абый белән алар – авылыбызның иң хөрмәтле шәхесләре. Без аларны Ак әби, Ак бабай дип йөртәбез. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, егәрлеләр, һәр чарага диярлек үзләренең онытылмас чыгышлары белән ямь өстиләр.
Флүрә Газизованы яңа китабы дөнья күрүе уңаеннан авылдашлары, моңдашлары ихлас тәбрикләде. Журналист Хәмит Нәбиев, язучы Мөдәрис Мөсифуллин, “Дулкын” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары Әнисә Ягъфәрова, Клара Сәфәрова һәм башкалар авторның иҗатына һәм табадан гына төшкән җыентыгына югары бәя бирде, аның яңадан-яңа иҗади үрләр яулавын теләде. Район китапханәсе каршында эшләүче “Раушан” хатын-кызлар клубы әгъзалары сәнгатьле итеп “Көзге моң”нан шигырьләр укып ишеттерде. Китап бәйрәмен Дүртөйленең “Кәеф” ансамбле егетләре җыр-моңнары бизәде.
– Бетмәс-төкәнмәс хәзинә чыганагы булган туган җирне, туган табигатьне ярату, туган телебезне саклау – иң изге бурычыбыз. Шул төп төшенчәләргә күбрәк игътибар итүем сезнең дә йөрәк һәм күңел ихтыяҗларыгызга туры килер дип өметләнәм. Иң мөкатдәс хисләрдән генә тукылган моңнарым җаныгызга яктылык, изгелек, иман нуры һәм дуслык тойгылары өстәсә, мин бик шат булыр идем, – диде “Көзге моң” авторы, кичәне йомгаклап.
Һәр мизгелнең үзгә
матурлыгы:
Көзләр кайтыш түгел
язлардан.
Язларымда булсам
ярсу дәртле,
Көзләремдә торам
назлардан!

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.

Фото: М.Латыйпова.
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас