+15 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Шәхес
21 Октября 2022, 08:16

"Мин Америкага кайтмыйм"

Ашыгып кына Уфа үзәгеннән китеп барганда ялан аякларына сланецлар кигән бу егет янында туктап калдым...

"Мин Америкага кайтмыйм""Мин Америкага кайтмыйм"
"Мин Америкага кайтмыйм"

"Сталлонемы? Шварценеггермы? Кем әле бу?!" дигән уйлар узды спорттан бик ераклары белән шыплап тулган баштан. Минем ни уйлаганны чамалады, чукынчык, елмаеп җибәрде. Иии, үзебезнең Джеф бит бу, җанашкай! Монсонны әйтүем. Минем күз тагын ялан аякларда. Чәнти бармагына кадәр төсле тату белән чуарланган бит әле үзләре! Ә өстендә - калын спорт костюмы, башында - калын гына башлык. Уфада октябрь алай да! Үзеңнең аяк савытыңны салып бирерсең, билләһи! Ничек ярдәм итәргә соң әле? Инглизчәсе дә искә төшми, арышыңны ургыры!

"Гуд бааай" дия яздым. Алай да искә төште! "Good morning", мин әйтәм. Көн төшкә җитте дә бит, башкасы искә төшми. Ул "Добрый день", дип елмайды. "Вам не холодно?" дигән булам. Ул, "юк" дигәнне аңлатып, башын селки. Юк, барыбер җылытасы килде үзен, ул да каршы килмәде, шулай итеп кочаклаштык... һәм селфи ясадык! Такси көтеп тора икән, янында - спорт сумкасы. Ул - инглизчә, мин татарчалы инглизчә "нәнәй күрми, мин танымыйм" телендә бераз аралашып тордык. Ул биредә гаиләсе белән яшәве, дуслары күп булуы, Башкортстанны яратуы, Русиядә яшәргә җыенуы турында сөйләп өлгерде. Их,"Яндекс" таксиның кирәкмәгән чакта бик тиз йөрүе! Үземнең хәлләрне сөйләп тә өлгереп булмады...

Кем танымый, бу - Джеффри Уильям Монсон, 1971 елның 18 гыйнварында АКШның Миннесота штатындагы Санкт-Паул шәһәрендә туган. Джефф Монсон буларак танылган, Америка һәм Русия актеры һәм спортчысы. Ул катнаш көрәштә һәм джиу-джитсуда берничә тапкыр дөнья чемпионы булган.

Джефф Монсон Башкорстанның Спорт көрәше федерациясе вице-президенты вазыйфасын башкара. 2021 елның гыйнварында Уфада джиу-джитсу һәм грэпплинг мәктәбе ачты.

"Без мәктәпнең филиалларын Уфада гына түгел, Башкортстанның башка шәһәрләрендә һәм авылларында да ачачакбыз, дип әйткән идем инде. Чөнки балаларның, олыларның эшләргә һәм күнегүләр ясарга мөмкинлекләре булырга тиеш", - ди Джефф Монсон.

Джефф Монсонның Нефтекамада грэпплинг мәктәбе барлыкка киләчәк. Күптән түгел ул ДХРның Мариуполь шәһәрендә дә эшләячәген белдерде.

Әйтүебезчә, танылган ММА чемпионы АКШка әйләнеп кайтырга теләми, ул, Башкортстанда һәм бөтен Русиядә бушлай спорт мәктәпләре ачып, үсешен дәвам итәргә тели.

Барлык ниятләреңә дә ирешү өчен сәламәт була күр, аякларыңны сакла инде, Джеффри-җанашкай!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас