

Хәбибназар Мөхәммәткәфи улы Сатлыков, ягъни Хәбибназар әл-Үтәки 1862 елның 12 сентябрендә Уфа губернасының Стәрлетамак өязенә караган (хәзерге Гафури районы) Үтәк авылында туып-үсә. Сатлыковлар гаиләсендә тәрбияләнгән биш ул һәм өч кыз арасында иң өлкән бала була. Укуга һәвәс зирәк малай башлангыч белемне имам һәм мөдәррис вазыйфаларын башкарган әтисенең мәдрәсәсендә ала.
Хәбибназар арытаба хәзерге Авыргазы районына караган Балыклыкүл авылындагы ахун Хөснетдин Ждановның мәдрәсәсендә белем эсти. 1873 елдан укуын Стәрлетамакта дәвам итә. Мондагы мәдрәсәдә аңа урыс теле һәм математикадан атаклы мәгърифәтче Мөхәмәтсәлим Өметбаевтан сабак алу насыйп була. Мәгърифәтче, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗәнинең мәдрәсәсендә белемен камилләштерү максатында Хәбибназар 1879 елда Казанга юллана. Алган белеме белән канәгатьләнеп калмый, остазының киңәшен тотып, ул ерак юлга чыгып китә – Бохара һәм Хива мәдрәсәләрендә гыйлем эсти.
Тиздән төпле белемле егет Казанга әйләнеп кайтып,
Ш. Мәрҗәни мәдрәсәсендә укытучы буларак шәкертләргә сабак бирә башлый. Уку йорты хуҗасы белән якыннан аралашып яшәү, аның кул астында эшләү булачак дин әһеленә зур йогынты ясый. Остазының тирән фәлсәфи уй-фикерләрен йотлыгып тыңлаган егетнең күңелендә, их, аңа охшарга иде, дигән уй туа. Күп тә үтми ул Мәрҗәнинең ышанычлы ярдәмчесе, тугры дустына әйләнә. Хәбибназар тирән гыйлемле остазының йогынтысында фән белән дә җитди шөгыльләнә башлый.
1889 елда яраткан мөгаллиме, рухи таянычы Шиһабетдин Мәрҗәни дөнья куйгач, күп укудан күзе начар күрә башлаган Хәбибназар әтисе чакыруы буенча туган авылына кайтып төпләнә. Бу вакытта инде ул дин белгече генә түгел, югары мәдәни мәгърифәтче, галим-философ, язучы буларак та танылу алган була. Төпкелдә яшәүгә карамастан, озак еллар барча төрки дөньясында киң билгеле булган Ризаэддин Фәхреддин, Зәйнулла ишан Рәсүлев, Мөхәмәтсәлим Өметбаев, шәех Габдулла хәзрәт кебек күренекле дин әһелләре һәм зыялылар белән аралашып, хат алышып яши.
Хәбибназар Сатлыков гыйльми эзләнү һәм язучылык эше белән дә актив шөгыльләнә: “Мифтах әл-тәварих”, “Нәвадир тәрҗемәче” (мәдрәсә шәкертләре өчен 216 хикәя һәм хикәят тупланган дәреслек), “Мәҗмугаи мөһиммә” (Үтәк һәм якын-тирә авылларның, шулай ук Стәрлетамак шәһәренең тарихы), “Эчкечелеккә каршы” кебек китаплар нәшер итә. Аның башкорт һәм казах тарихы турындагы кулъязма китабы да мәдрәсәдә уку әсбабы рәвешендә кулланыла.
Мөдәрис һәм имам-хатыйб буларак, Хәбибназар мәдрәсәдә, дин сабакларыннан тыш, дөньяви фәннәрне укытуга да игътибарны көчәйтә, башка тарафлардан гыйлемле мөгаллимнәрне эшкә чакыра. Мәдрәсә җиде бинада урнашкан була. Китапханә һәм уку залы оештыру дини уку йортының абруен тагын да арттырып җибәрә. Монда укырга килергә теләүчеләр артканнан-арта бара, шәкертләр саны 300дән артып китә.
Авылдашларының көнкүрешен дә хәстәрләп яши дин әһеле. Шәһәрдән алмагач, чия агачлары алып кайта, халыкка тарата, һәммәсен дә бәрәңге, яшелчә-җимеш үстерергә үгетли.
Хәбибназар әл-Үтәки гомере буе Көнчыгыш философиясе белән кызыксына, ислам тарихын җентекле өйрәнә, гарәп һәм фарсы әдәбиятын тәрҗемә итә, язмалары “Вакыт” гәзитендә һәм “Шура” журналында дөнья күрә. Аның турында академик Гайса Хөсәенов “Хәбибназар хәзрәт – узган гасырдагы дин әһелләре һәм мөдәрисләр тормышы һәм эшчәнлегенең күп уртак якларын ачык чагылдырган иң күренекле шәхес”, дип юкка гына язмый.
Алты ел буе Хәбибназар абзыйсы кулында белем алган Әхмәтзәки Вәлиди шул ук “Хатирәләр”ендә менә нәрсә ди: “Мин Үтәк мәдрәсәсендә гарәп теле һәм әдәбиятын өйрәндем. Абзыем “Фикһе” исемле мөселман юриспруденциясен һәм “Каләм” исемле Коръән әйтеше гыйлемен өйрәтте. Мин математика белән дә мәшгуль булдым һәм абзыем Истанбулдан кайтарган китапларны укый идем. 18 яшемә кадәр Үтәктә күп нәрсәгә өйрәнә алдым”.
Соңыннан ул болай дип яза: “Минем абзыем Мәрҗәнинең иң яхшы шәкертләренең берсе була. Ул мине үз остазыннан үзләштергән алымнар һәм ысуллар белән тәрбияләде”. 1919 елда, Әхмәтзәкинең ярәшкән кызы Нәфисә белән никахлашу кичәсендә Хәбибназар шәкертенең уңышларына чиксез сөенеп: “Сине үстерүем өчен шатмын”, – ди.
Русия мөселманнары арасында зур абруй казанган Хәбибназар хәзрәт Сатлыковның Башкортстан Диния нәзарәтенең мөхтәсибе булып эшләп алуы да күп нәрсә турында сөйли. Ләкин саулыгы какшап китү сәбәпле, рухани туган авылына кайтып китәргә мәҗбүр була.
Берничә ел үтүгә илне ачлык һәм ваба авыруы ялмап ала: ачлык, каты чирдән бик күп гомерләр кыела. Яман шеш белән интегүче Хәбибназар әл-Үтәки 1921 елның 25 июнендә нибары 59 яшендә якты дөнья белән хушлаша. Бу вакытта еракта йөргән Әхмәтзәки Вәлидов атасыннан шундыйрак эчтәлекле хат ала: “Мәрхүм абзыең Юрматы илендә әүлиядәй кадер-хөрмәттә яшәде, шуңадыр да аның җеназасына кешеләр диңгездәй агылды – соңгы елларда, бигрәк тә Совет чорында, мондый хәлнең булганы юк иде әле...”
Күренекле мәгърифәтче, атаклы дин әһеле, философ, Көнчыгыш әдәбиятын яхшы белгән әдип, тарихчы һәм тәрҗемәче Хәбибназар әл-Үтәки чагыштырмача кыска гомер кичерсә дә, аның башкарган эшләре соклангыч, гыйльми хезмәтләре һәм китапларының кыйммәте бүген дә югары бәһалана.
Кызганычка каршы, Совет власте хөкем сөргән 70 ел буе бик күп руханилар һәм инсаннар белән беррәттән, Хәбибназар Сатлыков исемен дә телгә алу кискен тыела. Аның гаиләсе, туганнары һәм онык-туруннарына золым чорында гына түгел, үткән гасырның 90нчы елларына кадәр җәбер-михнәт кичереп яшәргә туры килә.
Хәбибназар әл-Үтәкинең өч баласы була. Олы кызы Рабига 14 яшендә генә чирләп дөнья куя. Әхмәт улы Ырынбур педтехникумында белем ала, арытаба Чиләбе өлкәсенең Конашак районындагы мәктәптә укыта. Каһәрле 1937 елда аны “халык дошманы” дип кулга алалар һәм 1941 елда атып үтерәләр. Әсгать исемле улы исә, “кулак” мөһере сугылып,1929 елда ук хәзерге Белорет районы биләмәсенә озатыла. 60нчы елларда аклангач кына, Сатлыковлар гаиләсе туган ягына әйләнеп кайту бәхетенә ирешә.
– Мин нахакка рәнҗетелгән әтиемнең гаиләсендә сөргендә, сугыш барган вакытта туганмын. Әйтәсе дә түгел, күп газап чикте безнең нәсел, аеруча укырга кергәндә, эшкә урнашканда авыр булды, – дип әрнеп сөйләде безгә Гафури районының эчке эшләр бүлегендә озак еллар җаваплы вазыйфа башкарган Наил Әсгать улы Сатлыков.
Кадерле абзыйсы башкарган зур эшләрнең һәм гыйльми хезмәтләренең әһәмиятен яхшы аңлаган Әхмәтзәки Вәлиди “Хатирәләр”ендә: “...бәлки, аның тормыш юлын һәм иҗади мирасын өйрәнүче булыр”, – дигән сүзләрне дә терки. Бу җәһәттән аның уй-теләген академик Гайса Хөсәенов гамәлгә ашырды: Хәбибназар әл-Үтәкинең фәнни һәм әдәби иҗатының бер өлешен тикшереп, гаять зур эш башкарды. Бүгенге гыйльми хезмәткәрләр, дин белгечләре һәм аспирантлар арасында аның бай мирасын тикшеренүгә тотынучылар булса, фәнебез, һичшиксез, тагын да яңа табышлар белән баер иде.
Ниязбай СӘЛИМОВ,
Башкортстан Республикасының Милли архивы директоры урынбасары, филология фәннәре кандидаты.